Су иясе (миф)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Су иясе нинди генә су булмасын шунда тора. Кирәк кечкенә елга булсын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда тора бирә. Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләр-сымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар.

Ул бик юкка гына ачулана да йә тегермән буаларын ерып җибәрә, йә булмаса бер җирдә балыкчыларның балык тотканын күрә дә ул тирәдән бар балыкны куып җибәрә, йә булмаса су якынындагы кешеләрне, терлекләрне тотып су астына тарта да шунда буып үтерә.

Су иясе кайчагында базарларга чыгып йөри, анда тәмле ашамлыклар, татлы җимешләр сатып алып, шунда ашый, аның акчасы бик күп, ди. Су иясе бик аңгыра була икән. Ул бер нәрсәне дә абайлап бетерә алмый, ди. Бер тапкыр бер агай су янында ашап-эчеп ял итәргә утырганда чабаталарын чишеп кагып куйган да кашынып утыра икән. Судан су иясе килеп чыккан да:

— Ни эшләп утырасың, агай? — ди икән. Агай әйткән:

— Комнан аркан ишеп утырам,— дигән. Су иясе:

— Ул аркан белән ни эшләмәкче буласың? — дигән. Агай әйткән: — Менә шушы күлне күккә асып куеп киптермәкче булам,— дигән. Шуннан соң су иясе бик курыккан да: — Безнең тора торган урыныбызны бетерә күрмәсәнә, ни теләсәң шуны бирәм, күпме акча теләсәң шул чаклы акча табып китерәм, тик оябызны гына туздыра күрмә! — диеп елаган. Агай әйткән:

— Ярар алайса, менә шушы бүрек тулганчы акча китерсәң киптермәм, калдырам,— дигән. Шуннан соң су иясе күл төбенә акча алырга киткән. Агай исә шул арада бер тирән чокыр казып аның өстенә бүрегенең түбәсен тишеп тотып торган. Су иясе килеп чыккан да акчаны бүреккә салган. Акча бүрекнең төбенә дә ягылмаган. Шуннан яңадан китеп алып килеп салган, алай да тулмаган. Әллә ничә тапкыр төшеп чыгып акча салгач кына чокыр да, бүрек тә тулгач кына, су иясе тынычлап күл төбенә төшеп киткән.

Су иясе хатыныннан бик көнләшә, ди. Хатыны яшь булып су читенә ай яктысына чыгып алтын тарак белән озын чәчен тарый башласа, менә тотына ди ачуланырга, менә тотына ди судагы бар җәнлекләрне куарга, менә тотына ди су тегермәне буаларын ерырга. Шул чагында су коенган кешене очратса, су астына тартып алып үтерми калмый, ди. Ул хатынымның йөзен ирләр күрә дип бик курка, ди, коена торган ирләрдән бик көнләшә, ди.