Суык (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Суык
АВТОР Габдулла Тукай

Суык


1

Рус мәүлүде үтеп китте, көннәр суык,
Колакларда, борыннарда өрлә куык;
Җылы мичсез кибетләрдә сатучылар
Малын сата, бии-бии кулын уып.
Байлар кигән тиен толып, төлке толып,
Үз фикренчә, Печән базар күрке булып;
Куллар сузу, ялангачлык, ертык җилән
Күрнә аңар кызык булып, көлке булып.
Хулиганнар груһлана казенкага,
Суык чөнки — сызлый арка һәм җилкә дә;
Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та,
Бик нык суга гөнаһы юк бутылкага, —
Диеп аңар: "Эчеңдәге суың чыгар,
Аның белән безне җылыт, безне сугар;
Эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт,
Көчле хәмер! Синең кулда зур ихтыяр".
Шәкерт белән школьниклар тиз-тиз атлый,
Йөгрә алар, колакларын саклый-саклый;
Дошман шәкерт, школьниклар арасында
Бу хәл — суык мәҗбүр иткән иттифакъ, ди.

2

Юлга чыксаң — җилләр каршы, туры була,
Буран чыкса — адаштыргыч юлы була;
Кинәт кенә җиккән атың туктап кала,
Җаның курка: карак очрый, бүре була.
— Монда кара, явыз, усал, мәлгунь бүре!
Тамагыңа күсәк белән лом кергере;
Мужикларның тырма теше кеби тешең
"Мәгыйшәтче" мие мислендә чергере!
Нигә соң син мискин мәҗбүр мужикларны
Талавыңда беләлмисең хәд-чикләрне?
Мужик әллә сиңа азык булып туып,
Җирән атын сиңа булсын дип җиккәнме?!

3

Суык инде; Кабан күле чынлап катты:
Юргаларга башлар инде байлар аты;
Көн юргала, төн юргала, тик юргала, —
Узалмассың "акыллы баш" Ишморатны.
Әүкатлене тешли алмый салкын, суык,
Черек күлдә, берсен-берсе куып-куып,
Җегет белән кызлар йөри шаркылдашып,
Боз өстендә тимераяк берлән шуып.

4

Никтер кичә озак йөрдем урамда мин,
Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин;
Җылныр өчен берәү белән сугъшыйм, димен,
Юлда торып, кеше сайлыйм сугарга мин.
Күрдем шунда: берәү бара таза гына,
Өсте-башы чибәр генә, яңа гына;
Читкә генә карап барган чагы иде,
Мин "чалт!" итеп менеп төштем яңагына.
Сиздем шунда: тәнем җылнып китте, кызып,
Дөп! дөп! итә мине сыйлап төшкән йозрык;
Явыз тагын артык җылтып куймасын дип,
Без бәндәгез бик тиз генә торып "сыздык".
Читкә киткәч, гайрәтләнәм мин абзыйга:
"Тукта әле, бирермен, дим, мин аузыңа!"
Тагы килеп абзам берне бирмәсен дип,
Атлыйм үзем артка һаман аз-аз гына.

5

Рус кардәшләр бигрәк каты кыйлды бәйрәм,
Бик күп семья башы эчеп улды әрәм;
Былтыр, хәер, безнең кайсы бәйрәмдәдер,
Татарлар да үлде эчеп берән-сәрән.
Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә,
Эчә халык хәләл дип тә, хәрам дип тә;
Кытайский әфлисуннар яшьнектә, — дип,
Эчми үткән яшьлек гомре әрәм, — дип тә.

Халык җыры

 Кытайский әфлисун
 Килә, диләр, яшьнектә;
 Картайгачдин үкенерсең,
 Типтереп кал яшьлектә!


?