Суперребус (Ринат Нуруллин)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Ринат Нуруллин
СУПЕРРЕБУС[үзгәртү]
(Шигъри башваткыч)
Якуб бирде бер ребус,
Чишә алмый йөрибез.
Дәфтәрдән куш бит йолкып,
Карандаш белән Якуб
Язды: Я³ = КУБ.
- Монда һәр хәреф саен
Куегыз, - ди, - үз санын...
Ташладык футбол тубын,
Саныйбыз саннар кубын.
Ә нишли соң Якубың?!
Ә Якуб җиргә ятып
Хихылдый эче катып.
...Өметләр синдә, дустым! -
Бездә дә бәйрәм булсын,
Чиш Якубның ребусын.
Кулланылган әдәбият[үзгәртү]
1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.