Сорыкортларга (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Сорыкортларга
АВТОР Габдулла Тукай

Сорыкортларга


Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!

Вә һәрберсе — губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр;
Тамак туйгач төкер-какыр, — бөтен эч май гына, май-май!

Чыгып искене бушатыр, бушаткач сузылып ятыр;
Көнен сартир, төнен сартир — менә һиммәтләре, ай-һай!

Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен;
Авызлары ачык бик киң, ниең бар: «Дай сюда, дай-дай!»

Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак;
Әйа корсак, вәйа корсак, җиһанны капладың, вай-вай!

Боларның һәрбере Каф яки Кавказ таулары микъдар;
Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай* бабай]

Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак;
Тотып ярсак боларны без заман үткәрми, картаймай.

Ярыйк, дустлар, ярыйк, дим, чөнки безнең бәхтебез шунда;
Шулар йоткан безем икъбалемезне бер дә кызганмай.

Җитәр инде, җитәр инде, давайте, сызганыйк җиңне;
Салып ташлыйк киемне: һич өмид юк җиңне сызганмай.

һөҗүм кирәк ишаннарга — сорыкорт, гөмбә башларга;
Бетер! Сындыр, кырып ташла, мәгальурра вә билбанзай!

Пәйгамбәрдән калан дин урнына килгән чегәннәрдән
Үзенә башка бер дин, кайдадыр исламымыз, һай-һай!


?