Сабантуйда (шигырь)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Валит Ильясов

Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз
Тулы исеме Ильясов Валит Искәндәр улы
Һөнәре язучы, шагыйрь

Бозма безгә бәйрәм,чырай сытып,

Янап йөрмә монда,ил куркытып.

Узалмадың булгач - узалмадың,

Син беренче төгел—артка калдың.

Атың дөрес чапты, ул тырышты,

Ни бар көчен җыеп,ул узышты.

Гэеп синдә генә,атта төгел,

Мөмкинлектән чыкмый—уйный куңел.

Һәр бер сабантуйда—тик бер батыр,

Калган көрәшчеләр—җиңми кайтыр.

Өмет дигән кала—җиңелгәнгә,

Башка сабантуйлар булыр әлдә.