Рамазан гаетендә иблиснең шәйтаннарына хитабы (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Рамазан гаетендә иблиснең шәйтаннарына хитабы
АВТОР Габдулла Тукай

Рамазан гаетендә иблиснең шәйтаннарына хитабы


Инде динне ташлыйлар,
Уразада ашыйлар;
Оялмыйча алладан,
Ничек гает ясыйлар?..

Барсы качып ашады,
«Көндез сәхәр» ясады;
Тәкъва, суфи байларның
Чиктән узды фәсады.

Без, шәйтаннар, богауда
Гомер иттек бу айда.
Кодрәт бавын өзәргә
Без шәйтанда көч кайда?!

Без тик тордык богауда.
Ник аздылар бу айда?
Гөнаһ эшне юк файда
Инде безгә сылтауда.

«Шәйтан аздырган» имеш!
«Юлдан яздырган» имеш!
Кире татар, иң элек
Вөҗданың берлән килеш!

Хитаб — эндәшү, мөрәҗәгать.
Фәсад — бозыклык.


?