Район исеме (Ринат Нуруллин)
Ринат Нуруллин
РАЙОН ИСЕМЕ
[үзгәртү](Шигъри табышмак)
Айкап йөрсәң тел диңгезен
Фикер ятьмәсе белән,
Могҗизалы сүзләр чыга
Тел диңгезе төбеннән!
Төскә кушсаң сыекчаның
Чәй кайната торганын,
Шулар янына өстәсәң
Мал-мөлкәт күп җыйганны,
Татарстандагы районның
Атамасын табарсың.
Ул районның исемен әйт,
Даны илгә таралсын.
Кулланылган әдәбият
[үзгәртү]1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.