Раббыма (шигырь)
Күренеш
| Валит Ильясов | |
| Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз | |
| Тулы исеме | Ильясов Валит Искәндәр улы |
|---|---|
| Һөнәре | язучы, шагыйрь |
Я, Раббым сиңа җитмәде,
Укыган догаларым.
Шуңадыр, гадәттәгечә,
Алдынгы булалмадым.
Уздылар,таптап киткәндәй,
Бер бөҗәк яралгысын.
Я Ходам, нәрсә өчен мин
Дөньяга яралдым соң.
Юк сүзем каршы әйтергә,
Мин риза биргәнеңә.
Күңлемдә нәрсә булганын,
Син генә белгәнеңә.