Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре
АВТОР Габдулла Тукай

Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре


1

Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак
Падишаһ ачты "Мөнафис" нам канат.
Җыйла халкы шул канатның астына,
Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.

2

Һәр күренгәндә шимальдән ак болыт,
Без көтеп тордык өмидләр, шат булып, —
Дип аны: ул падишаһ һәм тәхтедер,
Дип: шушында без татарның бәхтедер,
Дип: гариб башларга энҗүләр төшәр,
Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр.

 3

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

 4

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!

 5

Падишаһ, бу көнге парлак бәйрәмең
Котлыйдыр йөзләрчә мильон адәмең.
Җыйла халкың ак канатың астына,
Ихтирамән затыңа, зур нәслеңә, —
Төшсен әзрәк, дип, күләнкә безгә дә,
Бәлки, кипмәсме бу яшь, дип, күздә дә.
Һәрвакыт: "Юкмы мөнафис?" сүзләре,
Тилмерә эзләп җиңеллек күзләре.
Бер сүзең — мең канлы коллар гафведер,
Бер ишарәң — мең җинаять мәхведер.
Зур "Мөнафис" берлә җанлансын халык,
Бар моңын, барлык зарын өстән салып.

 *

Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак
Падишаһ ачты "Мөнафис" нам канат.
Җыйла халкы шул канатның астына,
Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.


?