Озынборын оныклары (Ринат Нуруллин)
Внешний вид
Ринат Нуруллин
ОЗЫНБОРЫН ОНЫКЛАРЫ
[үзгәртү](Шигъри башваткыч)
- Кая болай, Озынборын,
Ашыгасың кичкырын?
Әллә инде эшсезлектән
Таба алмыйсың урын?
Бәллүр Канат бирде җавап,
Борын очын боргалап:
- Оныкларымны сыйларга
Алып кайтамын салат.
Туксаннан ук артмаса да,
Җитмештән артык алар -
Балаларым саны хәтле
Һәр баламда бар бала!
...Шулай дигәч, Бәллүр Канат
Ашыгып очты кабат...
Аның ничә оныгы бар,
Әйтеп бир әле санап?!
Кулланылган әдәбият
[үзгәртү]1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.