Ни бәядә? (Ринат Нуруллин)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Ринат Нуруллин

НИ БӘЯДӘ?[үзгәртү]

(Шигъри башваткыч)


Хәниф килгән кибеткә,

Мөниф килгән кибеткә.

Компьютер өчен алмакчы

Алар CD-тәлинкә.


Хәнифнең - йөз сум җитми,

Мөнифнең - бер сум җитми,

«Капитал»ларын кушу да

Мәсьәләне хәл итми.


Башваткычның хәйләсен

Килә иде беләсем.

Кайсыгыз әйтә алыр соң

Тәлинкәнең бәясен?


Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

1.Нуруллин Р.Г. Альпинист үрмәкүчләр: шигъри башваткычлар / Ринат Нуруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 88 б. – 5000 д. – ISBN 978-5-298-01656-8.