Муллалар (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Муллалар
АВТОР Габдулла Тукай

Муллалар


Йөриләр бу кешеләр сөйрәлеп һәрдәм бәлешләргә;
Теләнми нишләсеннәр: кабилият беткән эшләргә.

Күңелдә утлары сүнгән, вә вөҗдан майга капланган:
«Әгузе» дип кенә төшмәс, муенга шәйтан атланган.

Менә шул чаклы ялкау, шундый хәйваннар да рухани!
Түбәнлек бу, кабул итмәс үзенә изге рух аны!


?