Мужик йокысы (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Мужик йокысы
АВТОР Габдулла Тукай

Мужик йокысы


(Шагыйрь мәшһүр Кольцовның шигыреннән
тәрҗемә вә икътибас ителмештер)

Ник йоклыйсың, мужик?
Яз җитте, һәм үсте
Чирәмнәр йортында;
Тор, уян,күтәрел!

Үз-үзеңә кара:

Кем идең, кем булдың?

Нәрсә бар милкеңдә?

Ындырда юк орлык,
Иген юк урырлык;
Атың бар бик начар,
Өч тәңкә торырлык.

Игенең урмаган,
Кибәнең куймаган,
Син үзең дә ялкау,
Хатының «булмаган».

Исеңнән чыгарма:
Сине бай вактыңда
Дустларың мактады
Алдыңда, артыңда;

Син кайда барсаң да,
Урның иде түрдә,
Акчасыз күп артык
Тыныч яту гүрдә.

Синдә мал беткәнне
Дустларың белделәр;
Алдыңда, артында
Кул чабып көлделәр.

Урмаган арышың
Ята кырда ятим;
Хәтерең калмасын,
Бер-ике сүз әйтим:

Урмаган арышың —
Берьеллык табышың;
Аны җил коядыр,
Чыпчыклар җыядыр.

Инде кыш та керде,
Игенне бетерде;
Чаналар астында
Ак карлар шытырдый.

Үзендә ялкаулык,
Хатнында аңкаулык;
Кайда кышка азык
Ачлыктан сакларлык?

Күршеләр йөк төяп
Калага саттылар
һәм, җыйгач күп запас,
Бот сузып яттылар.

Җиктеләр пар аттан,
Өй салып нараттан;
Синең йортта аш юк
Туярлык таракан.

Синең өй балчыктан,
Бөкрәйгән карчыктай;
Кимреп иске ипи,
Ашыйсың тансыктай.

Хатының, балаң ач,
Ашарга булмагач;
Бу көнне күргәнче,
Өеңне ташлап кач.

Күршеләр бай булды,
Ашлары май булды;
Син,ялкау, йоклагач,
Янчыгың сай булды.

Иттеләр өмәләр,
Җыйдылар гөмбәләр;
һәр михнәт соңында
Рәхәтле көн дә бар.

Тик яткач, Ходаем
Бирми мал сәбәпсез:
Бишмәтең таланган,
Күлмәгең сәдәпсез.

Хак сүзне әйткәнгә,
Киң күңлең тарайса,
Урныңнан кузгалма,
Йоклый күр, алайса.


?