Монафикъка (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Монафикъка
АВТОР Габдулла Тукай

Монафикъка


(Сюжет русчадан)

Җиһанның эссесен, салкын, бозын күрдем, карын күрдем;
Ниләр күрсә бөтен үксез — барын күрдем, барын күрдем.

Хәзер шатлык, уен-көлке телим инде җитәрлек күп;
Сабый чакта гариб башым җәфа чикте, җитәр, бик күп.

Сөрәм, котрып, тәмам тилреп, фани дөнья сафасын мин;
Кире алсын явыз тәкъдир үзе салган хафасын, дим.

Теләп шөһрәт вә хөрмәт, күккә бер чаклар очу күрдем,
Һава юктан көчем беткәч, тагын җиргә төшү күрдем.

Аяклымын, канатлымын — чабыш күрдем, менү күрдем,
Сөбатлымын, хәятлымын: үземдә бер голү күрдем.

Шаярма, дошманым, пешкән, җитешкән пәһлеван берлән;
Монафикъ! яхшы саклан! Аударым бер көн ояң берлән!


?