Эчтәлеккә күчү

Мокамай (Такташ)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Мокамай
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Мокамай


Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар...
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары –
Андагыдай шаулый торганнар...

Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең...
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син менәдмәдең,
Калдың,
Югалдың...

Әкияттәге ике бала кебек –
Икебез дә кара борынлы,
Зурлар кебек, кулны артка куеп,
Йөри идек таптап болынны...
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме “җафа чигеп” яшәдек...
Кем уйлаган шушы шаярулар
Синдә кәсеп булып калыр дип,
Уйнап башланган эш тормышыңны
Һәлакәткә алып барыр дип...
Хат язсам да хәзер соңга калдым,
Укымассың минем хатымны,
Ләкин минем бурчым, Мөхәммәтҗан,
Йөлу синең яман атыңны!
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең...
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син менәлмәдең...
Калдың, югалдың...
Үткәннәрем авыр әкият минем, -
Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм...
Син яшәргә хаклы кеше идең,
Син яшәргә җирдә теләдең.
Тик син ачлык тырнагыннан,
Түбәнлектән
Чыгу юлын гына белмәдең...
Ә бит
Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,
Син остарак миннән үрәйдең,
Минем матур итеп үрәлмәүне
Булдыксызлыгымнан күрәйдең...
Ник соң бу болай булды әле,
Ничек һәлакәтең күрмәдең,
Ник, Мокамай, соң син тормышыңны
Чабатаңдай матур үрмәдең!!.
Син гомереңне усал исем белән,
Канлы пычак белән чикләдең;
Әллә ничек булды синең гомер,
Син, Мокамай, әллә нишләдең!..
Ә бит безнең гомер матур урманнарда
Май аедай матур башланды;
Әкияттәге ике бала кебек,
Икебез ике якка ташланды...
Синең тормыш авыр әкият булды,
Ул әкиятең соңгы битләрен
Син зур исем, мәңге онытылмаслык
Эшләр белән бизәп китмәдең...
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең,
Тик белмәдең тормыш баткагыннан
Ялгыз чыгу мөмкин түгелен...
Син белмәдең,
Кешеләр җирдә тормыш баткагыннан
Чыгу юлын бергә эзлиләр;
Ялгыз калып, ачтан үлмәс өчен
Күмәк тормыш җирдә төзиләр...
Үткәнемне әкият итеп сөйләгәндә,
Чаглып китсә синең күләгәң,
Юк, Мокамай, һичбер вакытта да
Сине усал итеп сөйләмәм...
Син ярлы идең, ләкин эш сөя идең,
Синең яхшы иде күңелең, -
Син белмәдең сыйнфый бөлгенлектән
Алай чыгу мөмкин түгелен...

Мокамай – кушамат. Дөресе – Мөхәммәтҗан.
Ул Сыркыды авылының Бәкер исемле иң ярлы бер кешенең баласы иде.
Соңгы елларда авылда, арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, җыенда
кыйналган һәм идән астына ябылып, шунда үзен-үзе суеп үтергән. – Һ. Такташ искәрмәсе.


?