Мифология

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Wikipedia-logo.png
Википедиядә? бу тема буенча мәкалә бар:


МӘДӘНИ МИРАСНЫ САКЛАУДА МИФОЛОГИК АҢ[1]

Фәрһад Наиль улы Фәткуллин

Татарча Википедия волонтёры, НП Викимедиа РУ (Мәскәү) һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең әгъзасы.

Материал автор тарафыннан Creative Commons Zero (СС0) лицензиясе буенча бастырыла, башка әсәрләрдә авторны күрсәтмичә кулланыла ала.

Кешелекнең бар мәдәни мирасын теләгәнчә куллану вәкаләтләре һәм аларны яшәтү җаваплылыгы һәр кешегә йөкләнгән дөньяда яшибез.[2][3] Тикшеренүдә “Гамәлдәге 7000+ телнең һәм меңнәрчә буыннар туплаган мәдәни белемнең тотрыклы киләчәген ничек тәэмин итеп була?” сорауга җавап бирелә.

Кулланучыларның иң әһәмиятле көндәлек кирәкләренә җавап бирүче телләр һәм мәдәниятләр генә сакланылганын күрсәтә фәнни әдәбият анализы.[4] Кирәкле сервисларны үзе сайлаган телдә ала алуы аркасында гына үз күптеллелеген яшәтүгә мотивация була шәхесләрдә. Күпмәдәниятлелекне яшәтә алуыбыз өчен, бар матди булмаган мирасны охшаш килеш гомумкешелек мәдәният өлешенә әверелдерү зарур. Булмаса күңелдән һәм хәтердән югала.[5]

Белем икътисады чоры глобаль җәмгыять цифрлы Вавилонда яши – монда мәгълүмат чыганаклары күләмле, кабул ителгән карарлар һәм кылынган гамәлләр нәтиҗәлелеге тиз ачыклана. Элек изге дип саналган традицион тәртип бар юнәлешләрдә нәтиҗәле ысуллар белән алыштырыла.[6] Шәхесләр дөньяга карашларын алыштыра, аерым этномәдәни һәм милли җәмгыятьләр дә, гомумкешелек социум да бер дә туктамаган трансформациядә яши.

Җәмгыять үзе дә матди булмаган концепция, коллектив мифлар тудыру нәтиҗәсе.[7] Бар бәйле вәзгыять аерым кешенең эчке дөньясында урын ала. Шәхескә аңлы килеш һәм, аеруча, аңсыз үткән процесслар йогынты ясый. Бу шартларда мифик дөнья феноменнарының тәэсире белән таныш булу шәхси ресурларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итә, мәгълүмати басым шартларында психологик комфортны саклый һәм мәгълүмати куркынычлылык инцидентларына китерми.

Дөньяга тәэсир итү өчен төрле сәяси, дини, идеологик, иҗтимагый һәм икътисади агентлар еш мифларны тудыру ысулын куллана. Бәйле карашлар системалары кемлекләр формасын ала. Боларның колына әверелгән кешеләрнең очрашуы еш матди дөнья низагъларына китерә. Гомумән алганда, мифологик аңыбыз шәхесләр өчен файдалы. Бар яшәгән мифларны һәм яңаларны тудыру сәләтен кешеләргә үз мөмкинлекләрен үстерүдә куллану тәкъдим ителә. Бу ысул хәзер алдынгы спортсмен, җитәкче яки сәясәтчеләрнең шәхси нәтиҗәлелекне үстерүче ритуалларны булдыру өчен актив кулланыла.[8]

Бүгенге челтәрле җәмгыять вәкилләрне уртак физик, физиологик һәм социаль кануннарга буйсынучы гомумкешелек мәдәни бассейн популяциясе дип күрү дөрес. Википедия күп телле онлайн-энциклопедиясенең ел эчендә иң куп укылган мәкаләләр төзмәләре бар телләрдә охшаш төр темаларның популяр булуын күрсәтә.[9] Җирле ММЧ, социаль челтәрләр, социаль-мәдәни һәм институциональ тәртипләр һәм мифик кыйммәтләр аерым мәкаләләрнең популярлыгына тәэсир итә. Моңа карамастан, төр ягы структурасы бер. Нәселе, яшәү иле, кулланылган теле һәм җирле мәдәни карашлар заманча шәхеснең мәдәни кемлеген билгеләүче төп фактор булып тормый дип санарга нигез бар. Хөрмәт ителгән тарихи чыганаклар да шәхеснең мәдәни феноменнарга карата әһәмиятлерәк булуын күрсәтә, димәк боларны үз кирәкләренә буйсындыруы урынлы.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясенең "8.Шәхес һәм җәмгыятьнең үзара виртуаль хезмәттәшлегенең психологик аспектлары" юнәлешенә тапшырылган тезислар
  2. «Замечание общего порядка № 21. Право каждого человека на участие в культурной жизни (пункт 1 а) статьи 15 Международного пакта об экономических, социальных и культурных правах». // 43 сессия Комитета по экономическим, социальным и культурным правам Экономического и Социального Совета ООН (2-20.11.2009). - пп. 73-76. [Электронный ресурс] - URL: https://tbinternet.ohchr.org/_layouts/15/treatybodyexternal/Download.aspx?symbolno=E/C.12/GC/21 (14.02.2022)
  3. Международная конвенция об охране нематериального культурного наследия от 17 октября 2003 г. [Электронный ресурс] - URL: https://unesdoc.unesco.org/ark:/48223/pf0000132540_rus (14.02.2022)
  4. «Как и зачем сохранять языки России» (2012). Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. [Электронный ресурс] - URL: http://blogs.helsinki.fi/minor-eurus/files/2012/12/kakizachem1.pdf (14.02.2022)
  5. Кулланучы:frhdkazan (Фәрһад Фәткуллин). «Россия халыклары телләрендә Википедияләр» онлайн-проектының «Лингвомәдәни ягымлылык» гамәлләр планы, [Электрон ресурс] - URL: https://w.wiki/Y2c (14.02.2022)
  6. Фархад Фаткуллин . «Татарскую Википедию и компанию в хорошие руки татарстанцев и прочих татар». [Электрон ресурс] - URL: https://w.wiki/4mNy (14.02.2022)
  7. Топорков А. Л. Мифы и мифология XX века: традиции и восприятие // Человек и общество: поиски, проблемы и решения. 1999. [Электрон ресурс] - URL: http://www.ruthenia.ru/folklore/toporkov1.htm (14.02.2022)
  8. Джим Лоэр (Jim Loehr) һәм Тони Шварц (Tony Schwartz). The Making of a Corporate Athlete. // Harvard Business Review. - 2001. - №1. [Электрон ресурс] - URL: https://hbr.org/2001/01/the-making-of-a-corporate-athlete (14.02.2022)
  9. Список самых популярных статей в Википедии по языкам https://pageviews.toolforge.org/topviews/ (14.02.2022)
  10. Коръән, Бәкара сүрәсе (2): 30-35 аятьләре.