Мин дизертир бугай, командир! (Такташ)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Мин дизертир бугай, командир!
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Мин дизертир бугай, командир!


(N нче укчы татар полкына багышлыйм)

Чакруыңны көтмим,
Мин үземне
Мобилизовать иттем, командир!
Бүген сезнең белән бер аякка
Басып йөрер өчен рөхсәт бир!
Күптән инде шулай бер аякка
Йөргән юк, —
Бүген беләсең...
Тфү!
Тагын, ялгыш качкан суккин сынны
Тотып алып килгән шикелле,
Йөрәгем бүген мине
Сезнең янга
Арестовать итеп китерде...
Мин дезертир бугай...
Командир!
Җырчы исемен тагып йөрсәм дә,
Сезгә җыр кирәген белсәм дә,
Бүгенгәчә,
Алдыбызда торган бурычларның
Онтылмаска тиеш җирләрен,
Окопларда җырлап искә алырга
Җырга салып язып бирмәдем!..
Безнең халык шулай, —
Күп сөйлибез,
Пролет-шагыйрь исме даулыйбыз,
Ә үзебез эшкә килгән чакта,
Әллә кая китә алмыйбыз!
Бүген иртүк торып,
Мин үземне
Мобилизовать иттем, командир!
Сезнең белән бергә,
Бер аякка
Басып барыр өчен рөхсәт бир!
Дөрес,
Киемнәрем минем шинель кебек
Матур булып өскә ятмыйлар,
Аяклар да әнә!
Күз алдында,
Адым саен ялгыш атлыйлар!
Кулга мылтык алсам
Әле,
Пулялар да
Кеше хуры итеп бетәрләр;
Кирәк җиргә барып эләкмиче,
«Сөт эзләргә» очып китәрләр...
Ә бит
Көрәш якын,
Канлы Европада
Зур хәзерлек моңа сизелә,
Шуның өчен бүген арагызга
Урын эзләп килдем үземә!
Әле
Сугыш башланмаган,
Әле
Тыныч тора сезнең сафыгыз;
Ә шулай да
Мине бүгеннән үк
Доброволец итеп алыгыз!


?