Минзәлә балы

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Валит Ильясов

Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз
Һөнәре язучы

Кече кырлай -декабер, бетеп килә тик, карда яумады, суыкларда килмәде, аз почык яуган карда киңәндереп өлгермәде, өстенә яңгыр, яуып эреп бетте.

Көндә кыска, җирдә кара, көңел төшенке, юлбарыс елы китеп барышлый мыскыллаган кебек керделе—чыктылы кылана.

Анарга алмашка килә торган мәче елы, оло кардәшеннән, юлбарыстан мәрхәмәтлерәк булыр да, яңгырлар вахытында явыр, игенчеләр уңышны мул җыяр диеп уйланыла.

Тик телевизерда да, газетларда да куян елы, кролик елы диеп тукылар.

Әлегә кадәр берседә кызыксынмый иде, кайчан, кем елы, кем кемне алмаштыра.

Ә хәзер бөтенесе белгеч булды, иң кимендә экстраценес—күрәзәче.

Ике бозауга салам бүләлмәсәдә, дөняның кайчан бетәсен белә, сүли, авызын ябалмысың.

Ихтиярлары үз гоняхлары үзләренә, берчесен дөресләп булмый.

Ел турында сүләп китүемнең сәбәбе бер, мин үзем мәче елында туганмын, әллә инде куян елындамы? Роза апам сүләгәнчә мин яңа ел каршысында дөняга килгәнмен.

-Без өлкән сыныф укчылары көндез чыршы бизәп тора идек, күршегез Мәрзыя килеп әйтте,

-Апаң малай туган диеп, кыскасы мин яңа ел бәйрәменә өлгергәнмен, тик өйдә туганга бәйрәм алны көннәре булганга, селсоветка барып кенәгәгә теркәүче булмаган, бәйрәмнән соң гына язганнар.

Минем кайчан туганымны, Роза апам Минзәләдән укып авылга эшләргә кайткач кына сөйләде. Ул мәктәпне тямамлап Мизәләгә киткән иде, андагы медущилечыны бетереп кенә авылга кайтты .

Укуы дәвамында авылга килеп йөремәде, Мизәлә кая да, безнең авыл кая, әнием сеңелесен исенә төшергән чакларда, кош булып очсаңда, тиз генә Минзәләгә җитәлмәсең диеп авыр сулаганы исемдә.

Ник соң Мизәләгә, ник соң еракка, ник дисәң анда безнең Сәйдә апабыз, табиб булып эшли иде.

Хәлле торганга, Роза апамны үзенә алып укытты, авылда ул вахытта төгел укырга, яшәргәдә чиксез кыен, колхозчыларга бер тиендә түләми, өстәвенә сөйкемле хокемәтебез кычкыртып налог түләтә.

Биш—алты яш булгандыр үземә, бөгенгедәй хәтеремдә, май урталары, алмагачлар чәчәктә.

Мин күршедә торган оло яштәге малайлар белән, сыр астына, кыр суганы җыярга, өйдәгеләрдән, өлкәннәрдән сорамый киткән идем.

Төш тирәләрендә аннан кайттык, кем күпме җигандыр, белмим, мин түбәтәй эченә җыган

Суганым, пәжеп, ләпшегән, минем учыма сыярлык кына калган, кызганыч күренеш, өстәвенә минем ни кирәкне бирделәр, бәлки күберәктә эләгер иде, мондый башбаштаклык өчен, тик мине әрләп торганда, кабакның, капкасы ачылды да ,капка уемында Роза апам басып калды.

Төш кайта булганга кояш аның артында тора кебек, мин астан өскә караганга, апам кояш нурларыннан пәйдә булган фәрештәгә охшый, шул кадәр матур булырда инде кыз кеше,

Килде фәрештәм, коткарды әрдән.

Роза апам килгәч минем эшләр уңайланган идедә, бәхет озакка сузылмады.

Кызлар үсеп җиткәч кияүгә чыга торган гадәтләре бар, Роза апамда кияүгә чыгып, читкә китте ,

Туй алдыннан, аз гына вахыт табып, миңа Минзәлә турында, анда яшәгән татар халкы , табигате, чишмәләре, бал кортлары ничек бал җиганнары, бал кортлары турында үзем соралып сүләттем, чөнки Минзәлә балы, мин авыз иткән ашамлыклардан иң татлысы булганына шигем юк иде. Тик миңа иң күбендә бер бал кашыгы гына эләгә, чәй эчкәндә, бушка аны бал кашыгы диеп әйтмәгәннәр, бик кечкенә, бик аз, бал сыя үзенә.

Безнең якларда бал кортлары яши алмый, балда җыялмый, бал дигән безгә тансык.

Шул сүзләренә ялгап, апам Сәйдә апа турында сөйләде, ничек Идел арты далаларыннан

Минзәләгә барып җиткән, кайчан һәм ник ары барган.

Аның бала чакта энесе белән авылдан китүләренә ил башына төшкән бәля, ачлык, сәбәп була.

1921 елның җәендә үк, кырларда бер ни усмәгәннеге күренә, Идел артының көняк—көн чыгышында табигат болайда уңышка саран, королык, тик бу тавык елы, гадәттән тыш явымсыз булып чыга, королык ачлыкка төп сәбәп саналсада, тик күршедә торучы немец авылында да,

Шул ук Новоузенск өязенә кергән Киевка, Олоновка авылларында да ул хатле халык ачлыкка җафаланмый, үлем—үтем булмый диярлек.

Ә безнең авылда халык кырыла, ник дисәң 1921 елны авыл Новоузенский өязеннән, Дәргач өязенә күчерелә, Новоузенскидан да военный коммунизм законнары белән, продразвестканы авылдан талап алалар, Дәргачтанда шул ук күләмдә килеп талылар, бу талауга каршы торган өч мулланы, алып китеп, соркалык елгасында атып үтерәләр.

Мәчетләрне ябалар, аяк терәп авылны яклавычы булмый диярлек, чөнки граҗданнар сугышына

400 артык ир—егет авылдан алына, шулай итеп якларгада, эшләргәдә кеше калмый.

Калганнаргада чәчәргә орлык, сукаларга мал булмый.

Авыл мөшкел хәлгә кала, хокумәт тарафыннан ярдәм бик кичегеп килә, дәүләт тарафыннан

ПОМГОЛ оешмасы кирәк рызыкның 10%гына бирәлә, тик чит илләр ярдәме генә Американың

Эдгард Гувер җитәкчелегендәге АРА*оешмасы, Фритьоф Нансенның ярдәм комитеты күп кешегә, бала чагага, тере калырга мөмкиннек бирә.

Алар ашханәләр ясап, 15 яшкә тике булган балаларны, бала имезә торган аналарны, ашаталар, башкаларгада кукурузлата паек бирәләр.

Ата анасы ачлыктан үлгән, я тере булыпта баласын ашатырга мөмкиннеге булмаганнарның, балаларын, илнең уңыш җыялган төбәкләренә озаталар, аларның бик азысы гына авылга кире кайталган, күбесенең язмышы билгесез, тере калганнармыдыр?

Шул озаткан балалар арасында Сәйдә апада энесе Юсеф белән авылдан китә, аларны озатканда Җамалия апалары химик карандаш белән беләкләренә исем фамиляләрен язып куя, бер сүздә урысча белмәгән балаларны, Саратовка тике авыл кешләре озатып баралар.

Саратовтан эшалон белән озаталар, эшалонда озатып баручылардан авыл хатыннарыда була, балаларны Тула, Коломен шәһәрләренә һәм тирәләрендәге авылларга урнаштыралар.

Апалы энеле ни күмәгәннәрдер, тик ходайның әмере, тере калалар.

Сәйдә апаны мәктәпне бетергәч Саратов өлкәсеннән булганга, Саратов мединститутына җибәрәләр, ул институны 1942 елны бетерә һәм фронтка китә.

Сугыш беткинчә полевой госпиталда, хирург булып эшли, сугыш беткәч Мәскәү комиссиясе аны Татарстанга җибәрә.

Шулай итеп ул Минзәләгә килеп җитә. Сәйдә апа безнең яктагы татар хатын—кызларыннан беренче булып югары белемле медицина белгече булып укып чыга, аның турында айрым яссаңда ярар иде, тик хәзергә шул сүзләр белән чикләнәм.

Сәйдә апа ахтык елларда тормошлар җиңеләйгәч, ел саен безнең авылга килеп, кунак булып киткәндә Минзәләнең урманнары, таулары, чишмәләре шул хәтле матур табигате булганныгын һәр килгән саен сүли иде, безгә кызык, ул Казаннарча сөйли, шондый күркәм җирдә торсам да, баре бер шул кырларга, даларга ирегәм, бала чагымнан моннан киткән булсамда, барсы ядемдә, әти белән печән чабарга барганнарым, кояшның кыздыруы, кече йомранның—сусликның**сызгыруы, колагыма әллә кайдан, ерактан ишетелә кебек, мич тактасы кебек такыр, аның кебек үк янып, кевеп беткән, идел арты далалары онотылмый үзенә тарта.

Ел саен килгәндә, апабыз, безгә Минзәлә балы алып килә, үзләренең умарталары булганга кәрәзле балда, болай банкага салыпта, алып килә, ул вахытларда кавырсын банка капкачы булмаганга, банканы чәй кургашы белән ябып, ризинка белән кыстырган килеш.

Хәзердә исемә төшсә, йөзем кызарып китә торган бер вакига, үзен онотырга бирми.

Без ике малай, өйдә икәү генә калдык, төн, кыш, әтидә, әнидә өйдә юк,

Керасин лампасы түбәдән элмәккә эленгән салынып тора, без карават астына кердектә, анда сакланган кабаклар артында, бер ярты литырлык банка таптык, чәй кагызы белән япкан, резинка белән кыстырган, икебездә белеп торабыз, бу бал, Минзәлә балы, әни аны даруга диеп кенә тота, нишлисең нәүсе, бала чак, ачтык, балның исе өйгә таралды, лампа исендә җиңде, шул хәтле хуш исле, түзмәдек, берәргенә кабарга булдык, син бер кап, мин бер кап, балны шактый киметтек, калганын ябып куйдык, сеңелем касталангач, әнием хыянәтебезне ачты, кирәксез эш эшләгәнебезне үзебездә белдек, тик түзеп булмады.

Еллар үтү белән балның кара бодай балы булуында ачыкладым, балны сатып алыргада мөмкиннегем арты .

Төрле бал ашап карадым, башкырт балында, тау балларында, тик Минзәлә балын исе беләндә, тәме беләндә, узучы бал булмады, Миңа очрамады.

Казанның мең еллыгыннан соң, Казанда (Выстовка мировой техники)оештырдылар, шул күргәзмәгә миндә барган идем, Казан базарларыннан бал эзләдем, андый бал табалмадым.

Чын бар базарда Минзәлә балы, тик мин эзләгән бал төгел, күрәсең ул бал минем бала чагымда калган,

Кем белә өметсез шайтан гына, бәлки әле туры килер, Минзәлә балы белән чәй эчәргә.

Сәйдә апаны искә алырга.