Милиционер (Такташ)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Милиционер
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Милиционер


Урам шундый матур...
Эх син, милиционер!
Ап-ак карлар ява башыңа,
Мылтыгыңны тотып, әкрен генә,
Кар каплаган урам ташына
Басып йөрисең син...
Тәңкә карлар,
Төнге аксу карлар,
Маңгаеңа кунып үбәләр...
Еллар,
Матур еллар, шаулый-шаулый,
Урамнардан ашыгып үтәләр.
Мин дә урамнардан йөрим.
Болай
Эч пошканнан
Карап йөрим шәһәр кешеләрен,
Марҗалары этләр тагып йөри, —
Ә беләсең, иптәш милиционер, —
Яратмыйм мин шәһәр этләрен...
Ничек уйлыйсың син,
Ул этләрнең барсын, барсын да,
Таяк алып тотып, кычкырттырып,
Кыйнап йөрсәм синең каршыңда...
Ябып куярсың шул,
Ансын беләм, —
Син урамда тәртип саклыйсың,
Кыйнаучыны түгел,
Һәрбер кыйналганны яклыйсың...
Газетка да берәр милиционер кую кирәк иде,
Югыйсә,
Безне артыгырак сыйлыйлар,
Тәнкыйтьчеләр дигән сукбайлар бар,
Көн аралаш тотып кыйныйлар...


?