Эчтәлеккә күчү

Күләгәләр (Такташ)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Күләгәләр
АВТОР Һади Такташ
Һади Такташ
Тулы исеме Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев
Һөнәре шагыйрь, драматург


Күләгәләр


I

Йокы бирми һаман... һаман...
Төн буенча ишек кага, кем ул килгән?
Нигә шулай, тыныч бирми, газаплыйлар,
Ни кирәк хаиннәргә инде миннән?
Барып ачам, берәү керә. Кулын сузган.
Матур бер сын, кәфенле һәм озын, тузган
Чәче, каплап зифа буен, күкрәкләрен,
Кочаклап билләреннән, тезен узган.
Мин ашыгып барам да: син кем?!—дим.
Ул кинәт йөзен каплый,
Сөрлегеп, әкрен генә читкә атлый,
Башын тотып ике кулы белән, кинәт
Тиз-тиз генә минем яннан китә башлый.

II

— Буй кыз! Тукта, китмә! Аһ! Син нигә
Капладың да йөзләреңне, күзләреңне
Җиргә тегеп уйга талдың? Әллә сине
Рәнҗетте минем ачы сүзләремме?
Мин уйлаучан, шулай бик күп төннәр буе
Газаплый мине, буй кыз, тамуг уе;
Ә шунда, үч иткәндәй, чүмеч кагып,
Өй алдымнан җырлап үтә шайтан туе;
Уйларымны бүлдерәләр. Мин сине дә
Шуларның берсе диеп белгән идем;

Әмма синдә кайгы күрәм: син елыйсың?
Әй, гафиф кыз! Нигә миңа килгән идең?
Кайгың булса, күз яшьләрем белән юып,
Югалтырга тырышырмын күкрәгеңнән.
Чәчләреңнән сөя-сөя юатырмын,
Ач йөзеңне, зифа буй кыз! Качма миннән!—
Дим дә мин тезләнәм.

Ул тиз-тиз генә
Килеп минем кулларымнан кысып ала:
— «Абыем! — ди. — Синең зәңгәр күзләреңдә
Әле һаман шул ук шәфкать уты яна,
«Күзең ач!» ди миңа, амиранә:
— Тәрәзәңнән күрәсеңме: еракта, әнә
Ачлык патша,
Җансыз ирләр;
Минем дә, — ди, —
Җанымны ул тартып алды хаинанә;
Таныймсың, ди, мине менә?»
Кинәт —
Йөзеннән ак пәрдәсен ертып ала...
— Фәйрүзәм?!
Ул, кулын җәеп күкрәгемә,
Шыр сөяктән үле гәүдә, сынын сала.
Күкрәгемә кысам аның гәүдәсен... Чү!
Сөякләре кулларымнан коелып китә.
Фәйрүзәм!.. Фәйрүзәм!..
Ул ераклардан... Әллә кайдан:
«Мин үлдем бит, мин үлдем... »
Дип тәкрар итә.

III

Мин бишектә уяу ятам. Әнкәм минем
Ашгып-ашгып көйли миңа бәллү көен;
Әнә анда, тәсбих тартып, карт әбиләр
Сырып алган әткәемнең тирә-юнен.
Йоклый җаным-әткәм... Мин дә күзем йомам;
Еламыйм, дим, тынычсызлап, тынган булам,
Ләкин һаман йоклый алмыйм. Гүя минем
Баш астымда йоклап ята кара елан.
Сикреп торам: әнә анда әткәемә
Карт әбиләр ап-ак бүздән күлмәк тегә;
Әткәемнең йөзен ачып, тагын ябып,
Тагын ачып, нидер эшли әнкәем дә.
Менә мулла, тагын кемнәрдер керәләр;
Карт әбиләр аларга юл бирәләр;
Догалыклар укый-укый, әллә кемнәр
Әткәемә ап-ак күлмәк кидерәләр.
Кидерәләр,
Җөйлиләр.
Шуннан —
Нәрсә ишетәм?
Әткәй, әткәй, сине үлгән диләр...

IV

Төн җилләре, ерак илдә йоклап яткан
Фәйрүзәмнең чәчләреннән сөегез дә,
Абыең бүген өзлеп елый диегез дә...


V

Кулларымны болгый-болгый, бүлмәм буйлап
Ашгып-ашгып йөрим, белмим, нидер уйлап:
Ачлык патша сизгән минем уйларымны,
Әнә килгән, тәрәзәмнән карый туктап.
Кем ул аның күкрәгендә? Бер яшь бала.
Ул яшь бала тәрәзәдән күзен сала:
— Абыем!—ди. — Мине коткар, мин үләм, —ди;
Үзе суза ике кулын миңа таба.
— Ачлык патша! Хаин патша! Ник урладың
Минем сөйгән энемне син?..
Ул югала...
Ташланам мин тәрәзәгә. Тәрәзә уала,
Хыялда коточкыч бер шәүлә кала...

VI

Әнә тагын... Тагын ишек ачылып,
Берәү... икәү... Күләгәләр керә качынып.
Керәләр дә алар мине сырып ала,
Берсе килеп иңнәремә кулын сала.
Сала да,
Канлы яшен сөртә-сөртә:
— Оныттың, — ди, — безне син!
Әй, бала... бала...

VII

Бирегез ат миңа! Кем, әй?! Мин атланыйм!
Могҗиз көчләр бармы? Бирегез, канатланыйм!
Ташлап фәхеш, сатлык илен, канга баткан,
Каберлеккә әйләнгән үз илемә барыйм.

VIII

Уйганам мин... Кинәт таң алдында
Сөякләрдән сарай тора күз алдымда.
Сарае зур, нәкышләнгән, энҗеләнгән;
Кискен нурлар сибелеп тора энҗеләрдән.
Кемнәр монда? Берәү дарга менеп баскан,
Җепкә тезеп, күкрәгенә күзләр аскан.
Кем ул?— кара көч?
Чү!.. Әмер бирә —
Ауру ирләр тыңлап ята тирә-яктан.
Ә сарайның тыш ягында бертуктаусыз
Әллә кемнәр әрле-бирле йөренәләр;
Йөренәләр... Туктыйлар да илерәләр,
Шуннан: ап-ак кәфеннәргә төренәләр...
Кемнәр алар?

IX

— Тукта? Кем син? Синең кулда кискен хәнҗәр?
— Ташла!
— Бу ни бу?
— Ата... Ата...
— Син ни эшләдең, син ни эшләдең?
— Тик торасың?
— Бу кем, бу кем канга батып җирдә ята?!

Гафиф — саф, пакь.
Амираиә — әмер итеп, боерып.


?