Кярханәдә (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Кярханәдә
АВТОР Габдулла Тукай

Кярханәдә


Көндез эш, кичен эш,
Бер минут юк тыныч,
Аждаһа-машина! —
Карарга куркыныч.

Җәһәннәмдәй эссе
Кайнаган җиз, бакыр.
Эшлидер, тик эшли
Эшче мискин, факыр.

Аргайгандыр үзе,
Саргайгандыр йөзе;
Бөкрәйгәндер биле,
Нурсызланган күзе.

Ул төтен, ул төтен! —
Алып та булмый тын!
Көпчәкләр дөберди,
Чыгарырлык котың.

Качасиде моннан,
Бу ямьсез тәмугтан!
Әллә кай җирләргә,
Ямь-яшел кырларга;

Шул җирләргә: кайда
Сайрый кошлар, анда
Арыш, богъдай үсә,
Җир җиләкләр пешә.

Кярханә — завод-фабрика, һөнәр йорты.
Качасиде — качасы иде.


?