Кышкы кич (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Кышкы кич
АВТОР Габдулла Тукай

Кышкы кич


Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;
Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,—
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.

Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.

Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,
Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,
Суыклыктан очар кошлар очалмасын,—
Сезнең урын җылы, әйбәт,— ни кайгы бар?

Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.

Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары
Аларның юк, өши бите, борыннары;
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,
Кайберсенең, шуннан була үлемнәре.

Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,
Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар,—
Яшь балалар! аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!


?