Кышка бер сүз (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Кышка бер сүз
АВТОР Габдулла Тукай

Кышка бер сүз


Кит әле син, аксакал кыш! Күр, әнә таудан туры
Тәгәридер ул матур кыз — язның алтын фәйтуны.

Тиз югал, и кыш бабай, син ал да тиз кач карт башың,
Барыбер, күрсәң, качарсың, язны — гөлләр патшасын!

Бер дә юк ул патшаның мылтык-кылыч, алмаслары,
Һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәре.


?