Кызыл партизан
Валит Ильясов | |
Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз | |
Һөнәре | язучы |
---|
Саратовның татар гемназиясеннән Радищев урамы белән аскарак төшсәң, әллә ни гемназиядән ерак төгел Кадича әбинең өе тора.
Бөгенге көнгә ул өйдә кем тора, минегенә төгел, авылдашларымны да кызыксындырмый.
Ә илленче еллар ахырында, алтмышынчы еллар башында, Кадича әбинең өе, безнең авыл халкы өчен кунак йорты гына төгел, сату—алу йорты диеп тә әйтергә була иде.
Авылдан нужа белән килгән халык фатирга Кадича әбигә генә төшә, чөнки кунып чыгу өчен хакы арзан, бер сум гына, (сары берлек), сәке киң, йокларга тыгыз төгел.
Нәрсә кирәгеңне, кием салыммы, әллә башка нужаң бармы, барсын әйтеп бирәләр.
Кая барырга, кемгә юлыгырга, ул, яисә бу, затның хакын, сыйфатын, аңгарталар.
Паспорт сорамылар—колхозчыда ул юкта.
Миңа Кадича әбигә фатирга керергә туры килмәде, Сарытауда кардәшләр булганга, аларга төшә идек, тик баре бер әби белән күрешеп сүләшергә юл чыкты.
Алтмышынчы елларның башында, авыл җитәкчеләре, авылда сау калган граҗданнар сугышы ветераннарының, баштан үткәннәрен, язып алып, яш үсмер буынга җиткерергә кирәк диеп санап, эшкә тотындылар.
Мин мәктәптә комсор булганга миңада эш табып, ветераннар белән очрашырга өлеш чыгардылар. Хөсәен бабайдан граҗданнар сугышы турында истәлекләрен язып алырга.
Уңай вахыт табып, бабай белән очраштым, акыллы, сабыр кеше иде бабай.
- Сүлим балам, сүлим, ядемдә калганнарын.
Тик безне 18-яш тулмаганнарны, Уральскины аклардан азат иткәч, өйләргә җибәрделәр.
Мин июннән январ ахтыгына тике генә сугышып өлгердем.
Ә безнең күршеләр, бер семьядан,*өчәү кызыл партизанга язылдылар, аталары һәм ике олы, аларның тохомы, морза тохомы диеп халык сүли иде, фамилияләре Юргенов, без юргыннар дия идек, алар сугышның башыннан ахрына тике сугыштылар.
Мин, безне Деркуль станциясендә, өйгә озатыр өчен, вагонга утыртканда Усманны күрдем, кочаклашып саубуллаштык, әнисе белән сеңеленә сәйлям әтергә кушты.
Шулай итеп мин өйгә кайттым, күрше юргыннар калдылар, авыл халкы белән полкта.
Ә, кызыл партизан булып язылуым болай булды,1918 елның июнь ае, печән өсте, көн саен булмасада, көн аша диярлек, авылга Урал казаклары килеп керә, халыкны талыйлар, кыйнылар, ир халкы, кем кая кача, качалмаганын үзләре белән барырга ак гвардиягә керергә чакыралар.
Берничә яш егетне, үзләре белән, мәҗбүри рәвештә, алып киткәннәр.
Кайчан бу талау кимсетү бетәр диеп, халык ни эшләргә белмий, авылда совет булсада, аклар авылга килгәч совет рәисе үзедә кача.
Исәпкә власт булсада - санга юк.
Ник урал казаклары безнең якларга һөҗүм иткәннәрен соңрак белдек.
Урал казакларының бай катламы җитәкчелегендә, 1918 елның 28 мартында, урал казаклары, Совет властена каршы, баш күтәрәләр.
Уральский төбәгенең губерня советын таркаталар һәм бөтен төбәкнең советларын юкка чыгаралар.
Саратов губернясенә бәреп керәләр, Новоузенскига тике җитәләр, полковник Бородин җитәкчелегендә, ак казаклар һәм Алаш—урданың бандитлары, Александер—Гайны басып алалар, коммунистларны, активистларны үтерәләр.
Ак казаклар һәм Алаш—урданың бандитлары белән каршы сугышыр өчен, Саратовның губерня советы, 1918 елның апрельенда, төбәктәге булган мөмкиннекләрдән чыгып, кызыл армия отрядлары оештыра, ул отрядлардан җыелган гаскәрне "Особая армия" диеп атылар, армиядә чама белән 4 мең гаскәри була.
Отрядларның шактый өлеше Иделнең сул ягында, фронтка якын җирдә, оештырыла.
Безнең якларга ярдәмгә килгәне, Николаев шәһәрендә һәм өязендә оештырыла.
20 апрелда В. И. Чапаев җитәкчелегендә, Николаевск каласында, ывак отрядларны кушып, 600 кешедән торган ике зур отряд ясылар, берсен Чапаев уз кул астына ала, ә икенче отрядны, И. Н. Демиткин җитәкли һәм ул отряд 23 апрелда Алтата станциясенә килеп җитә. Аларның төп вәзифәсе тимер юлын һәм стациясен саклау, акларны Саратовка җибәрмәскә, ахыр чиктә, тимер юлы буйлап, акларга һөҗүм итеп, Уральскидан бәреп чыгарырга.
Беренче майда "Особая армия" Озинкадан, Симиглавый марга һөҗүм ясый һәм Симиглавый мар, Деркуь стансияләрен үз кулына ала, тик ул вахытта "Особый Армиядә" 4 мең гаскәри булса, урал казакларында, 12 мең атлы гаскәр, 5 мең җәяүле солдат була. Шуңа күрә "Особый армия" чигенә һәм фронт линиясе кире Александрово Гай - Новоузенск - Алтата - Николаевск тирәсенә кайта.
Менә шул "Особый армиянең" чигенүе, июнь аенда кызыл партизан отрядлары төзергә, җирле халыкны мәҗбур итә.
Алтатаның активисларын, коммунисларын ак казаклар үтергәннән соң, халыкны җәберләгәннән соң, халык күтәрелә, волостной идарә янына җыелып үзләреннән отряд төзергә булалар.
Дәргачта кызыллар торганын белеп, авылдан вәкил итеп, Биккулов Яхияне, берничә сайланган кеше белән, Дәргачка отряд командирына җибәрәләр.
Дәргачта И. Н. Демиткинны табып, Биккулов авыл хален сүли, Демиткин "Особый Армиянең" командующисына Ржевскига шалтырата, Алтаталарга корал бирергә рөхсәт сорый, рөхсәт алгач, Биккулов Яхияга мандат биреп, кызыл партизан отряды төзергә рөхсәт ителә һәм корал бирелә.
Алтаталар башта үзләрендә 300 дән артык кешедән торган кызыл партизан отряды төзиләр, шул хатле ук кеше Узиннанда кызыл партизанга языла, бу ике батальенга Дәргачтан корал алгач, Верхазовкага киләләр, халык аларны бик якшы каршы ала, Верхазовка да кызыл партизанга 350 кеше языла.
Халык язылгач миндә читтә калмадым ди Хөсәен бабай, миндә партизанга язылдым.
Бер ничә көн авылда тордык, батальенны роталарга бүлделәр, роталарны взодларга.
Бөтенебезгә винтовкалар, патроннар бирделәр. Алтаталар белән Узиннар Дәргач Янына киттеләр, алар киткәч, икенче көнне Серов бандасы авылга һөҗүм итте.
Авылны тупка тотты, кичкә тике атакаларын катярып тордык, ятып атарга окоплар казыдык, хазерда ул окопларның эзләре бар, мехток белән зиратлар арасында.
Кичен Дәргачтан атлы гаскәр килде, алар сырттан күренгәч үк, аклар Сафаркага чигенде, иртә иртюк Алтаталарда килеп җитте, ни булган гаскәр белән акларны куа киттек. Серов бандасы Сафарканың астын өскә китергән, бердә аепсыз кешләрне җазалаган, Епифан утарына алып китеп, кылыч белән чапкалап үтергән, мәетләрне алып җирләргә бирмәгән, кызыл партизаннардан ни кирәген алгач, каядыр качкан.
Беренче сугышулардан соң, өч батальеннан полк ясыйлар, аны Мусульманский диеп атылар һәм командир итеп тәҗрибәсе күбрәк булган хәрби кеше, Степанов В. Н. полк командиры итеп куялар, Биккулов Яхия полкның комисары итеп куела.
Мин июнь аенда полк белән авылдан китү белән, февраль башында үгә каттем.
Туктаусыз сугыш, фронт сызыгы бер буйдан төгел, төп бәрелешләр тимер юл буенда, казаклар бөген бер яктан, иртәгә икенче яктан, килеп бәреләләр, ходаем сакласын, балам, граҗданнар сугышыннан, чит ил дошманың төгел, күршең белән бер береңне үтерешәсең, аепсыз кешләр җафа чигә, бер кем өчендә граҗданнар сугышы отышлы төгел, ул сугыш кайгы хасрәт кенә гади халыкка китерә.
Бу сүзләрдән соң бабай яңадан сүз башына кайтты, шул күршеләремне әйтәм, юргыннарның, сугыштан Усманы гына, 1922 елның октяберендә кайтты.
Аналары һәм кечкенә сеңелләре 21 елны кышын ачлыктан үлделәр, өйләре буш торды, Усман йортларын эрәтләде, кар яугач, кай вахыт булгандыр әтәлмим, Кынады Кадичасына үләнде.
Туйлар ясамый гына, мулла никах укыдыда, тора башладылар.
Яз башын безгә кушылып, аз гына булсада иген чәчием диеп, күмәкләшеп эшләде.
Каяндыр барып орлык табып китерде, безнең үгезләр өчен орлык белән түләнде.
Печән чабарга төшәр алдыннан ничектер икәү генә калгач, мин анардан, Усман, ничек атаң белән, агаңны югаттың дигәч, кыска гына ничек булганын сүләп бирде.
1919 елның 31 январында 4 армиянең командующисы итеп М. В. Фрунзены куйдылар.
Ул үзенең приказы белән, Урал елгасы буйлап көн якка табан, Лбищенскига һөҗүм итәргә бойрык бирде.
Билдән кар, көчле суыклар, 120 чакырымнык араны сугыша, сугыша Лбищенскины 15 марта гына казаклардан сугышып алдык.
1 апрелда, безнең Мосельман полкы, өченче бригаданың полкы буларак, 30 чакырым көн яккарак торган, Мергенев форпостында оборона тота.
Ак казаклар күп кавалерия гаскәре җиеп, өченче бригаданы атаковат иткәч, безнең 197 Мосельман полкы, Лбищенскины уң яктан флангыдан ябып чигенә.
Апрельның 17 дә генерал Толстов җитәкчелегендә, 10 кавалерия полкы, бер пехота полкы, Семеноскаяның добраволеслар дружинасы Лбищенскига һөҗүм итә Лбищенскины саклап ике полк фронт тота, Балашовский һәм Пензенский, аклар станицаны камап алалар, көчле сугыштан соң ике полктан 300 кеше чамасы гына боҗраны йөзеп чыга.
Ул чыкканнарныда казаклар эзерекләп бара, кемдә булса ул полклардан калырмы иде юкмы, әгәр без Мосельман полкы, Кожихаров форпостында аларга каршы булмасак.
Ике полк калдыклары безгә кушылды, ә без казаклар белән бәрелешә, бәрелешә Бударин форпостына чигендек.
Бударинга Балашов полкыннан йөздә утыз җиде солдат кына тере җитте.
Безнең полктада үлем туктамады, бер бәлясы, үлгәннәрнең берсендә күмәлмәдек, шулай яңгыр астында ятып калдылар.
Скворин форпостына җиткәч, 22 е девизия, икегә бүленде, бер өлеше Новоузенский, Малоузенский полклар бер батальен Нижне—Уралский полктан, артелерия, обоз белән, Уральскига чигенеп китте.
Ә, без берни кадәр акларны тоткарлагач, Мосельман полкы, Орлово—Куриловский кызыл партизан полкы, Нижне—Уралский полкының бер батальены, Балашовский, Пензенский полкларның калдыклары, ачык даладан, Деркуль станциясенә чигенергә тиеш булдык.
Төне—көне, дүрт ягыбызданда, казаклар атаковат итеп торды, өч көн чигенеп үткән иде инде, караңгы төшәр алдыннан, йөзгә якын казак елгадан чыгып, безнең ротага һөҗүм итте, залп белән каршы алсакта, бары бер рота эченә кылычлар беләнт керделәр.
Аяк асты бәлчек, яңгыр туктамый, без ашамаган, эчмәгән, өсләр юеш, ә үләсе килми, яшәк кели, минем өскә ике атлы казак очып килгән көбек килгәнен күреп алып, берсенә трехлинейкадан аттым, минем алда әтием һәм Әхмәт агам, мин аткан казак, үзе ярдән ишелеп төшсәдә, аты туктамады, әтине баскалап китә язды, аз—аз гына читкә тайпылып өлгерде һәм шул ук вахытта икенче казакка трехлинейканың штыгы белән кадады, тик ул баребер, Әхмәт абыемның иңсәсенә кылыч белән сугып өлгерде, көтмәгәндә, әтигә сугар урынына, ул казак суңгаләй булган димәк, әти штыкны казакның гәүдәсеннән тартып чыгаргач, авып төште, ярдән салынды, суң кулында кылычы, Әхмәт абыем ат аяк астында тартышып, җан биреп ята, иңсә тамырларыннан, каны чаптыра, бу эш бер мизгел эчендә булды. Бу ахтык казаклар төгеллеген без бик якшы аңгардык, әти тая –тая яныма чабып килде, адя малай атына ышыкланып арткарак китиек, булмаса бөтенебез монда ятып калабыз, диеп, абыйны үтергән казакның атының тезгененән тотып, арткарак чигендек, тик котолабыз дигәндә генә, әтигә пуля килеп бәрдедә атам тезләнеп җан бирде. Мин аның башын күтәреп карасамда, күзләре сунгән, күз кабакларын яптым, бер минут эчендә, ике якыным һәляк булды, ни өче миңа мондый югалту.
Шул арада караңгы төшеп өлгерде, казаклар үзләренең үлгәннәрен, яраланганнарын, калдырып боролып китте, безнең командирлар, кычкыра, кычкыра тере калганнарны стройга тезә. Мин ни эшләргәдә белмим, әтиемнең гәүдәсе өстендә, чүгәләп торам, ярый күршебез, Якып абый, Дәйдәй Селәйманы белән яныма килеп, адя Усман балам, бас стройга, китиек, әле якыннарыңа ярдәм итәлмисең, яктырткач килеп җирләрбез үзләрен, диеп, мине стройга бастырып алып киттеләр.
Төн ката Деркуль станциясенә табан чигендек, анда да, адяша—адяша беркемдә юлны белми. Таң атты, аяз, яңгыр туктады, биш кунак бетте, биш кунакны Алтаталар белән Узиннар якшы белә, ул хәл шул ике авыл арасында булган, апрель уртасында буран чыгып, кунакка барырырга чыккан әби белән бабай, өч онокалары белән, далада адашып туңып үлгәннәр, белмим инде Узинныкылармы, Алтатаныкылармы тик Биш кунак бәйтенең ике юлы йөрәгемне яргалый.
Атым өстендә тотынмый ярем, Койтыдан яман бәгенге хәлем.
Миндә үземдә дә шондый хәл, нинди генә уйлар килеп китмәде башыма, күз йомганчы атамныда, агамныда югалттым, җирлидә алмадым үзләрен.
Деркуль станциясенә җиттек казаклар безне бердә тынычка калдырмый, Якып абый пешкән ат ите белән шурба китереп бирде, ирексез генә булсада капкаладым, ярый үземне бер яңгыз калдырмылар, кем булсада авылдашлардан янымда бар.
Июлнең 23 тике бер туктаусыз сугышлар полкны байтак киметте, безгә Чапай дивизиясе ярдәмгә килгәч, казакларны куып киттек. Тик безне фронттан алдыларда Ершов, Урбах, Красный Кут станцияләренә тынарга чыгардылар, кешләр өстәделәр, форма бирделәр, анарга кадәр һәрберебез үз киемендә сугышты.
10 августа Диникенга каршы сугышырга диеп поез белән Аткарскига тике бардык.
Атам белән агам казак далаларында үлеп калдылар, бәлки кайчанда табармын каберләрен, диеп, сүзен бетерде Усман ,тик баралмадыда, табалмадыда агай-эне беразгына хәлгә кергән генә иде сугыштан соң, колхозлар башланды, колхозларгада коногоп, үдәдә мал үрчетеп, яши башлаган иде халык, 1937ел килеп җитте, әлә ни күп булмасада, авылданда халык дошманнары таптылар, дүрт ел буена совет власте өчен граҗданнар сугышында, сугышып йөрегән, Усманда бердә бер көн, халык дошманы булдыда куйды, килделәрдә төнне алып киттеләр, урамга чыккач Усман, Кадичага кит моннан, күчеп кит, диеп кычкырды, авызына сугып, машинага бөкләп тыктылар милиционерлар.
Таң аткач Кадича безгә керде, Хөсәен булыш инде, ничектә китәргә, мин анарга караңгы төшкәч кая кирәк итеп куям диеп шандырдым, бар аныклан диеп өенә катярдым, минем өйдәгеләр каршы булсада, атлар караучы Сөләйман белән сүләшеп, төнне Алтата станциясенә итеп поезга утыртып җибәрдем Кадичаны.
Ике көннән соң Кадича артыннан алырга килделәр, сорашып йөресәләрдә, бер кемдә бер затта сүләмәгән, кара машина буш китте.
Бер ничә ел Кадичаның һәм балаларының язмышы миңа билгесез иде, илленче елларның уртасында, (мыеклы каткач) Саратовта ниндидер Кадича фатир тота икәнлеге ишетелде.
Сәбәп табып, Саратовка барып күрештем, Кадичада бөтен балаларыда сау сәләмәт.
Тумаган әле дөняга, татар тамырын чабатын кеше, татарның Кадичалары булса тумаста.
Син егет ул әби белән үзең барып сүлә, анарга көңел булыр, сиңа үрнәк.
Хөсәен бабай тәкдим иткәнгә, мин Саратовка барып, Кадича әби белән очрашырга һәм Юргын Усманы, кызыл партизан турында, мәглүмәтләрне тулаем ясарга булдым.
Күршеләр автобус яллап Саратовка туйга бара икәннекләрен ишеткәч, алар белән барырга соралдым.
- Адя, арада бер айнык кеше булыр хет, диеп күрше Мәнсур абый алар белән барырга рөхсәт бирде.
Саратовка барганда тыныч булсада, өйгә кайтканда Мәнсур абый әткәнчә, яңгыз айнек идем, бөтенесе азгына булсада эчеп алган, туй ул туй, барысыда бердән сүли, тыңлаучы мин бер үзем.
Нишлисең түздем, әби белән очрашып сүләгән сүзләр тәссирендә ерак юл булсада сизелми вахыт үтте.
Кадича әбинең өен тиз таптым, шакап кердем, ишектә, кабакта, бастырмаган, кереп саулармысыз диюемә, Кадича әби бер ялгышсыз, син балам Илминнеке булырсың, сүләшең аларныкы диеп миңа сүз башларга җиңеллек ясады.
Эһе, мин әйтәм, Илминнеке, сезгә килдем, сезнең ирегез Усман бабай турында сорашырга.
Кадичә әби ачулана төшсәдә, йә ярый, ерак юлны якын итеп килдең, сүлим ядемдә калганнарын, әле заманалар үзгәрде, бәлки якшы атын мәрхумның катярырлар диеп сүләп китте.
Кар яуган иде, тик декабер кермәгән, ник дисәң беренче декабердә минем туган көнем.
Иртән уяндым, тышта яктырткан, үдә сывык, без икәү апалы сеңелле кашма өстендә, юрган астында, сәкедә ятып торабыз, әни казан астын әлдә кабызмаган, әти утынга дигән чилигәне керткән, мич янында вахытын көтеп ята.
Аның кипкән яфракларына, мич аралыгына бәләгән кысыр кәҗәбез сузыла, анарга әти әле печән бирмәгән. Кәҗәбез кысыр калды, тәкә табалмадык, искедән саулып бер стакан сөт бирә, буданга** салырга ярый.
Тамак ягы бик начар, ашарга юк диярлек. Ничек кыш чыгабыз диеп әти белән әни көндә уфтаналар.
Бу көңелсез уйларымны, ишек ачылган тавыш бүлде, ишек ачылып өйгә бер зур ир кеше керде, без сеңелем Мәйсәрә белән, күзләребезне текәп карыбыз, өй эче әлдә бик андый якты төгел, бу ир дигән кереп басып, ярты ызбаны алды, ак туннан, кара бүректән, таныдык бу Усман, күптән төгел генә гаскәрдән кайтты.
Буш өйгә килеп керде, әнисе, сеңелләре кышын ачлыктан үлделәр, атасы белән агасы, сугышта һәляк булганнар ди.
Ник безгә килде икән, ашарга гына утырмасын, үзебезгәдә юк.
Әти өйгә кергәч саулыклаштылар, өстәл артына утрдылар, Усман куйныннан чыгарып, сөлгегә чыргаган, нәрсәдер өстәлгә куйды, бер минутта үтмәде, өйнең эчен җылы арыш ипиенең исе басып алды.
Оятны, әдәпне онотып, сеңелем белән өстәл артына барып утырдык.
Усман әтигә, - Син агай кызларга кәҗә телеме тике генә булсада әпәй кисеп бир, тәм итсеннәр, дигәч әтием кабатлап әткәнен көтмәде, безгәдә, әнигәдә, үзенәдә кечерәк кенә кисәкләр ипидән кисеп куйды.
Мин сиңа әйтием, без елга якын ипи ашаганыбыз юк иде, төкерегемә тевелә—тевелә, ипине йотып җибәргәнемнедә тоймадым, Усман моны күреп туктагыз, хәзергә булыр, торарак ашарсыз диеп, калган ипине чыргап куйды.
- Я егет ни йөрүең, ни нужа төште башыңа дигәч, Усман әтиемә.
- Мин агай турысын әйткәндә, Кадичагызны кияүгә сорарга килдем.
Әтием ничек авызын ачкан иде, шулай туктап калды, әни мич янында еларга тотынды.
- Нинди кияү, чебеш кебеккенә үзе, тиредә, севәк ярый әлдә тере калды, 16 да әле тулмаган.
Әтием дулкынланганлыгын басалды ахры, тамагын кырып.
- Я була анасы, ике өч көндә, 16 була инде Кадичага, үзе әтсен, кияүгә баргысы келиме, юкмы.
Мин сәке читенә утырган, ни үле, ни тере, авызым кипте, минем өстемә кияргә күлмәгемдә юк, шул бер өстемдәге, аягымда солдат ботинкалары, ямау өстенә, ямау, мин алгы елларда кызлар ничек кияүгә чыкканнарын күргәнем бар, матур күлмәкләрдән, ялтыравык шәлләр ябынып, тик мин аларны уйладым гына, үземдә сизмәдем ни әйткәнемне.
- Ала икән мине хатынныкка, мин рыза, барам, диеп әйтептә куйдым.
Усманның шатлыгы эченә сыймый, авызы ерган, әтигә нидер сүли, әни елый, сеңелемне Али бабай артыннан ебәрделәр, ул озак көттермәде, килеп иҗат кабул укыдыда, садакасын алып чыгып китте.
Усман чәендә, шәкәрендә китергән, чәй эчкән булдык, саубуллашып Усманның өенә киттек. килгәч, икәү мунча яктык, мунчага икәү кердек, мин үз тәнемнән үзем оялам, күм күмгәк, ачлы - туклы торганга ир кешенең күз карашы туктарлык урын юк.
Ике ай бергә йокласакта, мунчага бергә керсәктә, тимәде, җәякләрем аллангач, тәнем кызныкына ошый башлагач кына, хатын булдым.
Унбиш ел бергә тордык, унбиш минут кебек үтеп китте, иң бәхетле чакларым Усман кочагында булды таем.
Хөсәен бабаң сине миңа җибәрде дисең, кемгәдә бу дөняда бурычым бар икән, ул кеше Хөсяен, ул 37 елның кара төнендә колхоздан ат урлап алып, балаларым белән Алтата тимер юл станциясенә китерде, китерде генә төгел, вагонгада утыртып җибәрде.
Мин дүрт балам белән, Кәримемә 14 яш, ул өч яшлек Нәйләне, кулыннан да төшермәде.
Марат белән Булат бер яш аралары, берсенә 12 берсенә 11 яш янымнан китми ни әйткәнемне тыңнадылар.
Шулай без 1937 елның август ахтыгында бер ниндидә булса докуменсыз, Саратов тимер юл вокзалына килеп төштек.
Кемгә генә ишек шакамадык, бер кемдә фатирга ебәрми, бер генә кичкә булсада ебәрегез диеп ялварып соралам, юк ебәрүче юк.
Шонда үз үземә, сүз бирдем, әгәрдә кайчанда үземнең өем булса, соралган кешене урамда калдырмаска, ходай тәалә каршында ант иттем.
Ишетте ходаем, ахры ялваруымны, бер кечкенә генә тыкрыкка кергән идек, ары арба белән бер татар кәләпуштан килеп керде, урысчада юннәп белмим вет әлдә.
Малайлар белә, алар сүли күбесе, бу кешегә үзем татарча дәштем, фатир табалмый йөрим диеп.
- Сине аппагым бер көтү бала белән, белмим кем ебәрер фатирга, әйдә бөгенгә безгә, кунып чыгарсың, иртәгәсен күренер, алланың биргәне, бу кеше Сабир исемле, шул тыкрыкта аның үз өе. бардык аларга, балаларга идәнгә кашма җәйдектә яттылар, без аның хатыны Мөршидә апа белән, миңа нишләргә, кая барырга, кемгә юлыгырга, ничек эшкә урнашырга, сораулар күп, тик җавап юк.
Иртәстен Сабир абый миңа үдә торыга кушып, каядыр атсыз гына чыгып китте.
Берәр сәгат үткәч, килеп керде, бәхетең бар икән Кадича, Селәүнекеләр бер семья, кышкыга авылга китәләр, аларның үз өйләре, яз башына тике ебәрәләр фатирга, ерак төгел, эштә үзеңә таптым, яратсаң, тирмәндә ештыручы булып, хезмәт хакы юк диярлек, тик онон, ярмасын бирәләр. Мин Сабир абыга мондый хәбәрләр өчен мең мең рәхмәтләр укыдым.
Анарга ук, Сабир абый безгә документлар ясарга ничектә булыш дигәч, булышырга кеше Бар, тик түләргә кирәк.
Усман миңа өйләнешкәч, бик киммәтле яшел кашлы алтын йөзек, көмеш беләзекләр, чулпылар, бүләк иткән иде, шоларны төенчек белән чыгарып куйдым.
Алтын белән көмешне карагач, бу җитәргә тиеш диеп, яз фамиляңны, башта үзеңә ясыбыз.
Кыз фамильямны язып бирдем, шул ялган докуменлар белән гомер иттем.
Кәримне көзен ук, депога өрәнчеккә бирдем, яңа белешләрем булышты. Марат белән Булат җиденче сыныфны бетергинчә мәктәпкә йөределәр, аннан абылары икесендә янына алды. Сугышны тимер юл гаскәрендә сугышып уткәрделәр, өчеседә учасник.
Тора бара өйледә булдык, көйле дә булдык дигән шикелле.
Балаларым бөгенгә бөтенесе сау сәләмәт, һәр бересенең үз фатиры, үз семясы. онокаларымда үләнештеләр инде, тик Нәйләнең кече кызы әле мәктәптә укый.
Мәктәптән катешлый ул миңа берче кереп чыга, хәзер килер инде.
Чында бер ярты сәгаттан ишек ачылдыда, чибәргенә бер кыз килп керде.
Миңа кыз, таныш кебек тоелды, әмән мин аны каядыр күргән идем, кызга бик ихтибар белән караганымны күргәч, әби миңа син егет кирәкмәгәнгә күзеңне ялтыратма дигәч, аңгардым Кадича әбинең күзләре, күз карашлары, елмаюы, Нәйләсенең кызында, Сафурада, тик күпкә, бик күпкә яш, еллар газабы белән биртелмәгән, оногының ямле йөзе. Әбинең чәен эчеп ни кирәгемне сораштырып белгәч, Кадича әбигә, әле мин дөрескенә Юргенев Усман кызыл партизан диеп язам дигәч, юк балам, Усман ул корбан, кемнеңдер тиле хыялына ошанып эшләнгән, эшләрнең корбаны.
Ә, кызыл партизан, ул мин, Гафурова Кадича Абдрахман кызы, үз илемдә гомерем буе, яшеренеп яшәдем, бер айебым да булмый торып, һәр бер тәрәзә шакаганнан куркып, иртәгә чын фамилямны белерләрдә, балаларымнан аерырлар диеп, күз нурларымны саклап калалмам диеп, гомерем буе ут эчендә яндым.
Тик шул халык дәүләттән көчлерәк, ул үз тәртибе белән тора, бер бересен кыерсытырга бирми.