Кошчык (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Кошчык
АВТОР Габдулла Тукай

Кошчык


Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым,
Күнелсез тоткынымны киң яшел урманга кайтардым.

Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шул вакыт күрдем:
Тынычлап калды никтер һәм тәмам иркенләде күңлем.

Күзем берлән озаттым: кошчыгым урман таба очты,
Югалды күк йөзендә тиз вакытта, бер дә юк төсле.

Очып киткәндә ул шундый матурлап сайрады моңлы:
Миңа, санки, азат иткән өчен изге дога кылды.

Санки — гүяки.


?