Кол Шәриф шигырьләре

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Башың күтәр гафләтдин, гафил торма, һу тигел,

Күзең ачкыл уйкудин, гафил торма, һу тигел.

Һу-һу тийү һу кошы, акар күзендин йәше,

Көйеп эче һәм тышы, гафил торма, һу тигел.

Гашыйклары очарлар, гарше шахига кунарлар,

һу дип дидар куларлар, гафил торма, һу тигел.

Йите әкълим гизәрләр, андин күккә агарлар,

Бер кадәмдә нитәрләр, гафил торма, һу тигел.

Һу бәхригә чумарлар, гаувас булып батарлар,

Һу дөррләрин тирәрләр, гафил йөрмә, һу тигел.

Дәргяһ капуг очыкдыр, рәхмәтләри анукдыр,

Күзең ачып бакып тор, гафил йөрмә, һу тигел.

И Кол Шәриф, тынмагыл, төнләр йатып оймагыл,

Хак зекрени куймагыл, гафил йөрмә, һу тигел. Башың күтәр ваемсызлыктан, белми торма,

«Аллаһу» диген,

Күзең ач син йокыдан, белми торма, «Аллаһу» диген.

«Һу-һу» дияр һу кошы, агар күзеннән яше,

Көеп эче һәм тышы, белми торма, «Аллаһу» диген.

Гашыйк булганнар очарлар, гарше шахига кунарлар,

«Аллаһу» дип очрашу көтәрләр, белми торма,

«Аллаһу» диген.

Җиде материк гизәрләр, аннан күккә ашарлар,

Бер атлауда җитәрләр, белми торма, «Аллаһу» диген.

«Аллаһу» диңгезенә чумарлар, су асты

йөзүчесе булып батарлар,

«Аллаһу» энҗеләрен чүпләрләр, белми торма,

«Аллаһу» диген.

Оҗмах ишеге ачыктыр, рәхмәтләре билгеледер,

Күзең ачып карап тор, белми йөрмә, «Аллаһу» диген.

И Кол Шәриф, тынма син, төннәрен ятып йоклама,

Аллаһка зикер әйтүне ташлама, белми йөрмә, «Аллаһу» диген.

Һу кошы — Аллаһка бирелгән кеше.

Гарше шахи — дини тәгълимат буенча, күкнең иң югары катлавында (тугызынчы катында)

урнашкан Аллаһ тәхетен тотып торучы агач ботагы.

---

И күңел, бил баглама, күпне кичургән дөньядыр,

Бу үлүм ширбәтин халыкга ичургән дөньядыр.

Сән сагынма дөньяда мән бакый калгайтән тийү,

Күп йанар вакытта чирагларны. очурган дөньядыр.

Угылны атадин айуруб, кызны ападин тәкый,

Йыглатыб бер-бер ишекдә, зари кыйлган дөньядыр.

Әүвдлени кемсә билмәс, ахырыни һәм тәкый,

Әүвәле һич, ахыры һич, бер көһнәи дөньядыр.

Кол Шәриф, атаң-анаң сәндин борынгылар кани,

Барчани куйныга (алып), ашна кыйлган дөньядыр. И күңел, билеңне бума (дөнья дип), күпне кичергән

дөнья бу,

Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөнья бу.

Син уйлама, дөньяда мин мәңгегә калырмын дип,—

Күп янар вакытта утлар очырган дөнья бу.

Угылны атадан аерып, кызны да анадан шулай ук,

Елатып бер-бер ишектә, зар иттергән дөнья бу, Әүвәлен беркем белмәс, ахырын да шулай ук,

Әүвәле юк, ахыры юк, бер сәләмә дөнья бу,

Кол Шәриф, атаң-анаң синнән никадәр борынгылар иде,-

Барчаны куенына (алып), әшнә иткән дөнья бу.