Киров исемендәге совхоз авылы тарихы

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Википедиядә? бу тема буенча мәкалә бар:

Беренче бүлек[үзгәртү]

Киров исемендәге совхоз авылының оештырылуы[үзгәртү]

Актаныш төбәгендә “Киров исемендәге совхоз” дип аталган авыл җирлеге бар. Торак пукт төре буенча, әлеге җирлек – бистә (поселек) статусына ия. Авыл тарихы, аның оештырылу кыйссасы ил сәясәтенә нигезләнә.

Тарихи сәхифәләрдән күренгәнчә, 1926нчы ел Совет иле тормышында яңа чор – социалистик үзгәртеп кору чоры буларак тарихка кереп калды. Социалистик икътисадка нигез салырга, социалистик җәмгыятьнең матди-техник базасын төзергә кирәк иде. Әмма, авыл шәһәрләрне азык-төлек белән, шәһәр авылны тормыш кирәк-яраклары белән тиешенчә тәэмин итә алмады. Ил сәясәте шул җитешсезлекләрне бетерү өчен колхозлар оештыруга юнәлтелде. Колхозлар оештыруда 1929нчы ел хәлиткеч булып санала. ВКП(б) ҮК пленумы карары нигезендә колхозларны оештыру кампаниясе тагын да көчәя. Колхоз төре генә түгел, авылларны кушып, “совхоз” дип атап, эреләндерү очраклары да күп була [4].

1931нче елның ноябрендә Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы карары белән Яңа Әлем авылы янында “201 номерлы Актаныш итчелек-сөтчелек совхозы” оештырыла. Берничә айдан, ул Иске Сәфәргә күчерелә. Бу чорда “Сәфәр совхозы” дип йөртелә. Тагын берничә айдан совхоз хәзерге урынына китерелә.

1935нче елда совхозга С.М.Киров исеме бирелә. 1934нче елда революционер, хөкүмәт эшлеклесе, Сталинның кул астында актив эшчәнлек алып баручы шәхес С.М.Кировны, тарихи чыганакларда бәяләнгәнчә, “халык дошманнары” вәкиле атып үтерә. Берничә атнадан аның исемен мәңгеләштерү башлана. СССРның төрле почмакларында С.М.Киров исемен йөрткән торак пунктлар, урамнар, шәһәрләр барлыкка килә [4.211.]. Бу эштә Татарстан АССР да актив була, чөнки С.М.Киров һөнәри белемне Казанда алган, аның яшүсмерлек, шәхес булып формалашкан яшьлек чоры Казанда үткән. Башта Актаныш, икенче вариантта Сәфәр авылы исеме белән бәйләнешле булган топонимга С.М.Киров исеме бирелгәч тә, халык телендә “Сәфәр совхозы” сүзтезмәсе еш кулланылган. Хәзер исә, бу фактны бик өлкән яшьтәгеләр генә телгә ала [2. 3]. 1931нче елда совхозга бер йөк машинасы, АКШтан кайтарылган “фардзан” маркалы 6 трактор бирелә. Совхозның оешу елларында сабан, тырма, чәчү эшләренең 50%ы гына техника ярдәмендә башкарыла. Атлар белән эшләү дәвам итә. Ә уру эше бөтен килеш атлы ургычлар – лабогрейкалар һәм кул урагы белән башкарыла. Эшкә тирә-як авыллардан киләләр. Илнең төрле почмакларыннан яшәргә күчеп килүчеләр күбәя. Алар өчен тулай тораклар булдыралар. Игенчелек тармагы сугыштан соңгы елларда ныгый. Ачлык чоры уза, халык икмәкле булып яши башлый. Совхозда пекарня оештырыла.

Совхозның терлекчелек тармагын торгызу өчен 50 баш сыер, 10 баш дуңгыз бирелә. Терлекчелек тармагы бик киңәя. Сөт комплекслары эшли башлый. 1945нче елдан соң фермалар күпләп төзелә [2. 4]. Совхоз тарихында куянчылык тармагы да булган, куян фермалары эшләгән. Итчелек тармагы алга киткән. Нәселле дуңгызлар, нәселле үгезләр комплекслары булдырылган. 1957нче елда атлар фермасы төзелә.“Киров исемендәге совхоз” дип аталган авыл кешеләренең тормышы эш-хезмәт белән үрелеп барган. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерү сәясәте йогынтысында махсус булдырылган авыл үз максатын аклый. Үрнәк хуҗалык буларак, биредә республика күләмендәге семинарлар үткән, социалистик ярыш мәйданнары оештырылган, тәҗрибә уртаклашу өчен илнең төрле почмакларыннан килгәннәр.

Алма-ата авылы тарихы[үзгәртү]

Революциядән соң Актаныш ягына урта Азия кешеләре килеп туплана. Алма-Ата авылы революциядән соң оешкан авылларның берсе. Иң беренче бу авылга Казахстанның Алма-Ата шәһәреннән казахлар, үзбәкләр күчеп килә. Авыл шуңа күрә Алма-Ата исемен алган. Дүрбаев, Карабаев фамилияле казах гаиләләре авылга нигез салучылар булган. Акрынлап бирегә башкалар да күченә, татар гаиләләре дә килеп кушыла. Авыл шулай яңа тормыш корып яши башлый. Киров исемендәге совхоз төзелгәч, Алма-ата кешеләре шул совхозга эшкә йөриләр. Сугыштан соңгы елларда совхоз зурая, киңәя. Авылга латышлар, керәшеннәр күчеп килә.

1945 елны авылда фермалар, тулай тораклар төзелә. Шул елларда Киров совхозыннан да кешеләр күчеп киләләр. Бишкүмәчтән килгән Шәйгәрдән бабай иң беренче булып агачтан йорт сала. Авылның табигате бик матур: урманы җиләк-җимешкә, гөмбәгә бай, умарта асрарга, бакча үстеререгә уңайлы була. 1957 елда атлар фермасы төзелә.

1960 елда иске йортлардан мәктәп төзелә. Ул елларда мәктәптә Солтанов Нурулла абый укыта. Илһамия исемле яшь кыз, Мирсалихова Разия Касыймовна да укучыларга белем бирә. Ул чорда мәктәптә 25 укучы белем ала. 1967-1968 елларда мәктәп бетерелә. Балалар күрше авылларга барып укый башлый. Авылның мәдәният йорты була. Төрле-концерт кичәләр, спектакльләр куела. Атнага бер тапкыр тавышсыз кино күрсәтелә. Күчмә китапханә бик җанлы оешкан була. Җитәкчесе Шәйхелмәрдәнова Роза апа авыл халкын китаплар белән тәэмин итеп тора [2.5].

Сугыштан соңгы еларда авылда тормыш авыр була, ашарга булмый. Әмма 1948 елларда, Алма-аталы Җамал апа сүзләренә караганда, икмәк салып ашый башлаганнар. Тормыш җиңеләйде дигәндә, илдә кече авылларны берләштерү башлана. 60-70нче елларда Советлар иле торак пунктларны эреләндерү сәясәтен көчәйтә. Алма-атада 1965нче елда авылда 28 хуҗалыкта 146 кеше яшәгән була[2.5]. Шул чорда Алма-ата торак берәмлеге бетерелеп, совхозга кушалар. Әлеге хәлне авыл кешеләре бик авыр кабул итә. 1968 елларда авылны күчереп утырту вакытында читтән килгән казахлар, керәшеннәр күченеп китәләр.

Күпләр Киров совхозына күчеп, үзләре бер урам булып утыралар. Алма-ата авылы кешеләре бүгенге көнгә кадәр үз тарихларын саклый, алар туганнар кебек аралашалар. Казах милләтеннән булганнарның татарлашу процессы бик көчле бара. Топонимик атамаларда Алма-Ата, Казахстан дигән исемнәр саклана. Кировның яңа урамы бүгенге көндә дә Алма-Ата исемен йөртә.

Гүзәл табигатьле, матурлы, чисталыгы белән башка авыллардан аерылып торган Алма-Ата авылы шул рәвешчә юкка чыгарыла. Бу авыл Татарстанның юкка чыгарылган авыллар исемлегенә кертелгән.

Икенче бүлек[үзгәртү]

Җирле төбәк топонимикасы[үзгәртү]

Гидронимнар. Авыл сулыкларга бай түгел. Эчәр сулар колонкага тоташтырылган. Аерым шәхес исеме белән йөртелгән чишмәләр юк. Терпеле елгасы да авылдан шактый ерак. Бу кечкенә генә елга урау юллар узып Сөн елгасына килеп кушыла.Терпеле елгасы атамасын З.Ф.Әхәтова башкорт диалектындагы “терпе” ( татарчасы – керпе) сүзенә нигезләнеп кулланышка кергән дип саный [1.14]. Терпеле елгасы белән бәйле топонимик берәмлек бар. Ул – Терпеле сызасы дип йөртелә. Агроонимнар – топонимикада тигез урыннар атамасы [3.62]. Киров исемендәге совхоз авылы агроонимнарга бай. Аларның үз тарихлары бар. "Куян яланы”. Ялан авылдан ерак түгел, урман эчендә урнашкан. Бу яланда элек куян фермасы урнашкан, куян асраганнар. Еллар уза. Заманалар үзгәрә. Куян фермасы бетерелә. Күбрәк табыш китерүче – дуңгызчылык тармагын ачып җибәрәләр. "Мурзин әрәмәсе”. Әрәмәлек Олыймән авылына барганда уң якта урнашкан. Аның атамасы Илик Мурзин исеме белән бәйле. Табигатьнең иң матур җиренә урнашкан бу әрәмәлектә сыерлар өчен җәйге лагерь булган. Бу җәйләүдәге эшнең торышын, сөт җитештерүнең күләмен тикшерә, өйрәнә торган булганнар. Авылга вәкил булып район газетасы хәбәрчесе Илик Мурзин җибәрелә. Ул һәрвакыт яратып шул җәйләүгә килгән, андагы булган хәбәрләрне район газетасында яктыртып бара. Авылда төпләнеп кала. Авыл халкы белән дус, тату яши. Ә бер көнне җәйләүдәге маллар басуга кереп, ямь-яшел уҗым ашап, күбенәләр. Күп мал һәлак була. Шушы хәлдән соң, Илик Мурзин бик борчыла, авырый башлый һәм әрәмәлеккә кереп асылынып үлә. Шуннан соң бу әрәмәлек – Мурзин әрәмәсе дип йөртелә башлый. "Терпеле сызасы”. Мурзин әрәмәсе яныннан Терпеле елгасы ага. Елга Кадермәт, Терпеле авыллары аша узганга, ул җирне – Терпеле сызасы дип атыйлар. Дәүләт чокыры. Бикчәнтәй, Апач авыллары белән чиктәш булган Түбәләс тавының бер чокырын Дәүләт чокыры дип атыйлар. Моның да үзенә күрә бер тарихы бар. Дәүләт исемле бер кешесе районга җыелышка бара. Юлда кайтканда моңа бер таныш түгел кеше дә иярә. Ул кеше – Мөслим районыныкы була. Болар нәрсәгәдер, бәхәсләшеп, кызып китәләр. Сугыш үлем белән төгәлләнә. Дәүләт бу вакыйгадан соң авылга кайтмый, шушы чокырга кереп яшеренә. Бер атнадан соң Дәүләтне эзләп табалар, кулга алалар. Мансур лапасы. Усы авылы белән чиктәш булган бер урынны “Мансур лапасы” дип атыйлар. Бу урында элек Мансур исемле бер бай яшәгән. Ул бик атлар яраткан, күп итеп атлар тоткан. Хәзер инде бу җирләрдә бер нәрсә дә сакланмаган, ә "Мансур лапасы” дигән исем генә сакланып калган.

Оронимнар – тау, калкулык атамалары [3.111]. Авыл янәшәсендәге калку җирләрне Түбәләс тавы дип йөртәләр. Тау яки калкулык башы башкорт һәм татар телләрендә “түбә” дип әйтелә. “Түбәле” сүзе башкорт әйтелеше белән “түбәләс” яңгырашын һәм язылышын алган [5.18]. Киров исемендәге совхоз авылы оронимикасы әлеге тау-калкулык урынчылыгы белән бәйле. "Таш тау” - Түбәләс тавының иң биек, иң матур тауларының берсе. Җәй көннәре бу тауда дару үләннәре, кып-кызыл сусыл җиләкләр бик күп була. Кыш көне Таш тау чаңгы шуучы балаларны, өлкәннәрне көтеп ала. Таш тауның бер серле ягы да бар әле. Җәйнең иң кызу көннәрендә дә аның итәкләрендә кар өемнәрен күрергә була. "Ыштан балагы”. Түбәләс тавының бер өлешендә "Ыштан балагы” исемле бер җир бар. Әгәр дә бу җирне ерактан җентекләп карасаң, борынгы әбиләребез киеп йөргән ыштанны хәтерләтә. Шуңа бу тирәгә Ыштан балагы дигән исем бирелгән.

“Киров исемендәге совхоз” авылының гореф-гадәтләре, милли йолалар[үзгәртү]

Киров исемендәге совхоз авылы – татар авылы. Биредә татарларга хас барлык гореф-гадәтләр, милли йолалар саклана. Казахлар һәм керәшеннәрнең, килеп урнашучы башка халыкларның йогынтысы бик тоемланмый. Авыл китапханәчесе Л.Х.Сабирова туплаган материаллардан күренгәнчә, электән иң популяр, иң күңелле бәйрәм балалар өчен үткәрелгән “Карга боткасы” булган. Кешеләре язны каргалар алып килә дип уйлаганнар. Һәр урам карга боткасын үзе оештырган. Балалар урам буйлап чиләк тотып йомырка җыя торган булганнар. Ул йомыркаларны суган суына манып, кызыл-сары төскә буяганнар. Бу эштә балаларга Хатимова Фәймә апа булыша торган булган. Балалар йомыркаларны, ярмаларны алып олы яланга чыгып урда ясап, казан асып карга боткасы пешергәннәр. Шул урамның әбиләре Нурия, Рәйсә, Хәнифә, Мәрдия чыгып ярдәм итә торган булганнар. Балалар сукыр тычкан, йөзек салыш, чума үрдәк-чума каз, лапта уеннары уйнаганнар [2.8].

Яшьләр өчен элек авылларда клублар юк чагында аулак өйләр оештырыла торган булган. Анда кызлар, егетләр җыелганнар. Кызлар чигү җиккән, челтәр бәйләгәннәр, килен бирнәсе әзерләгәннәр. Аулак өй бәйрәмнәрендә төрле уеннар оештырылган. Йөзек салыш, аркага сугыш уеннары оештырылган. Егетләр, кызлар җыелып җырлар җырлаганнар, биегәннәр. Аулак өй егетләр белән кызларның бердәнбер күрешеп, очрашу урыны булган.

Һәр ел саен авылда каз өмәләре оештырылган. Латыйпова Шәмсия, Наҗарова Нурия, Хатимова Фәймә әбиләрнең казлары бик уңган булган. Апалар, кызлар каз чистарткан. Каз өмәсе үткәрүче хуҗа шул урамның балаларын җыеп, өмә бетүгә, каз мае белән каз тәбикмәге пешереп балаларны ашаткан. Балалар ашап бетерүгә, каз чистартучылар бәкедән казларны юып кайткач, каз тәбикмәге белән чәй эчеп таралышканнар [2.8]. Электән килгән йолалардан – егетләрне солдатка озату. Исән-имин йөреп кайтуларын теләп, истәлеккә кулъяулыклар бирү йоласы әле дә дәвам итә.

Һәр чор, һәр заманның үз йолалары. Сабантуйлар һәр елны заманча матур итеп үткәрелә. Сабантуйдан тыш, авылга хас тагын бер җәйге йола барлыкка килде. Киров исемендәге совхоз авылында Миргазиян Нургалиев исемен йөрткән урам бар. Миргазиян Нургалиев – совхоза озак еллар баш хисапчы булып эшләгән абруйлы кеше була. Хәзер бу урамда аның уллары яши. Авылга хас яңа барлыкка килгән гадәт әлеге урамда яшәүчеләр белән бәйле. Бу урамда яшәүчеләр инде биш ел рәттән зур итеп Урам бәйрәме үткәрәләр. Уеннар, җыр-биюләр белән барган бәйрәм урамдагы тату табын артында үтә. Бәйрәмгә зур эчтәлек салынган. Үткәннәрне искә алалар, киләчәккә планнар коралар.

Авыл халкы үз тарихын өйрәнә, кадерли. Китапханәдә тарихи информация туплана. Авылның Мәдәният йортында “Авылым – моң бишегем“ дип аталган бәйрәм авыл тарихы, аның кешеләренә багышлана.

Икенче бүлеккә нәтиҗә[үзгәртү]

Киров исемендәге совхоз авылы топонимикасы Терпеле елгасы гидронимыннан, "Куян яланы”, “Мурзин әрәмәсе”, “Терпеле сызасы”, “Дәүләт чокыры”, “Мансур лапасы” агроонимнарыннан, Түбәләс тавы, “Таш тау” , “Ыштан балагы” оронимнарыннан тора. Татар халкының милли йолалары һәм җирлектә үткәрелә торган милли фольклор бәйрәмнәре бүгенге көндә дә сакланып калган. Соңгы елларда Урам бәйрәме итеп оештыра торган яңа йола-бәйрәм барлыкка килгән.

Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

  1. Ахатова З.Ф. Топонимы нижнего Прикамья / З.Ф.Ахатова – Казань – 2000. 21 с.
  2. Сабирова Л.Х. Туган авылыма сәяхәт / Л.Х.Сабирова. – Актаныш. – 2013.
  3. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе / Саттаров Г.Ф. – Казан, 1998. – 278 б.\
  4. Татарстан Тарихы. XX гасыр - XXI гасыр башы : татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен уку ярдәмлеге / Б. Ф. Солтанбәков, А. А. Иванов, Ə. Г. Галләмова. - Казан:[Хәтер], 2006. – 318б.
  5. Тимирова Л.Ф. Гидронимия Актанышского района республики Татарстан / Л.Ф. Тимирова– Казань – 2004. – 23 с.

Искәрмәләр[үзгәртү]


Тышкы сылтамалар[үзгәртү]