Кемне сөяргә кирәк (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Кемне сөяргә кирәк
АВТОР Габдулла Тукай

Кемне сөяргә кирәк


Белү мөшкил — кирәк кемне сөяргә?
Үзең аусаң да, аудармый сөяргә?

Син үлсәң (бет!), сине кем кызгана соң?
Синең зәхмеңгә кемнәр сызлана соң?

Бу дөньяда сине кем иркәли соң?
Бәлаләрдән сине кем киртәли соң?

Синең соң хәсрәтең кемнәргә хәсрәт?
Гамеңнең кәсрәте кемнәргә кәсрәт?*

Кеше сатмас кеше тапмак асатмы?
Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?

Синең якты көнең кемнәргә тансык?
Кирәксә, яшь җиренә кара кан сык!

Сине кемнәр генә туйдырмый бер дә?
Күңелсез хәлгә кем куйдырмый бер дә?

Кем үлчи барыйшын синең барыйшка?
Бөтен сүзен, эшен синең карышка?

Тырышма, эзләмә юкны әрәмгә,
Табылмас — юк! Әрәм җәһдең, әрәм лә.

Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем:
Үзеңне сөй! Ярат үзеңне-үзең!


?