Карак песи әкияте

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Тату гаилә. (Муса Җәлилнең “Карак песи” шигырен сәхнәләштерү)

Алсу Зиннурова бакай урта мәктәбенең укучысы) Җиңүнең 65 еллыгына әзерләнү көннәрендә сугышчы-язучылар иҗатына тукталу урынлы булыр. Герой шагыйребез Муса Җәлилнең балалар өчен иҗат иткән “Карак песи” шигыренә нигезләнеп язылган инценировканы сезгә тәкъдим итәм.

Катнашалар: әби, бабай, песи, песи балалары, күселәр.

Автор:

- Борын-борын  заманда бер авылда бер  карт белән  карчык торган. Аларның балалары булмаган.  Шушы йортта бик матур песи баласы яшәгән. Әби белән  бабай аны бик тә яратканнар.

Песи: - Мияу, мияу!

Автор: - Бу песи мамыктай йомшак тунлы, бик акыллы, тыйнак, сүз тыңлаучан булган икән.

Әби. Безнең песи гаҗәп хыянәтсез,

                          Мулла кебек тәүфикъ иясе.
 Каймак куясыңмы, ни  куйсаң да                                   
 Һич кенә юк инде тиясе.

Автор: - Бервакыт әби белән бабай кунакка барырга җыенганнар. Әби песине чакырып әйткән:

Әби җырлый. Чоландагы ак майга

                                     Ияләшкән күселәр.
                                     Мин чоланны сакларга
                                     Куштым ала песигә:

                                     Мияу, мияу пескәем!
                                     Барчы, зинһар, чоланга,
                                     Майны сакла күседән,
                                     Оясыннан чыгарма!

Бабай. Кара аны, пескәем,

                                     Тыңла әбиең сүзен.
                                     Тыңласаң аның сүзен
                                     Урының түрдә булыр.
                                     Мияу, мияу пескәем!
                                     Барчы, зинһар, чоланга.
                                     Майны сакла күседән,
                                     Оясыннан чыгарма!

Песи. Мияу, мияу, ярый әби, бабай,

                                     Күңелегез тыныч булсын, саклармын!
                                      

Әби. Мияу, мияу пескәем!

                                     Колак салдың сүземә!
                                     Каравылдан бушагач,
                                     Сөт бирермен үзеңә.

Автор: - Әби белән бабай киткәннәр. Песекәебез бик рәхәтләнеп чоланга кереп яткан. Кереп яткан да рәхәтләнеп йокыга киткән.

Хор. Песи күргәч күселәр,

                                     Койрыкларын кыстылар.
                                     Йөрмәделәр чабышып,
                                     Ярыкларга постылар.
                                     Мияу, мияу, пескәем,
                                     Рәхмәт яусын үзеңә.
                                     Монда чоланга килгәч,
                                     Тынлык бетте күсегә.

Бала. “Пескәем”. (Мәхмүт Хөсәен).

                                      Бар кечкенә пескәем,
                                      Бик акыллы дускаем.
                                      Ап-ак йонлач күлмәге
                                      Бизи безнең бүлмәне.
                                      Күзләре ялт-йолт итә,
                                      Мыегы җиргә җитә.
                                      Үзен бик яратам мин,
                                      Аннан алда ятам мин.
                                      Тик ул бик алда тора,
                                      Битен юып утыра.
                                      “Мияу,мияу,мияу!- ди,-
                                      Мин бик күптән уяу ,-ди.

Автор: Бер мәлне ди, күселәр

                                      Посканнар да идән астына,
                                      Зур җыелыш ачканнар.
                                        Җыелыш көчәйгәннән-көчәйгән.

Зур күсе. Ничек котылырга песидән!

                                        Әле бармагына элсенме,
                                        Әле тырнагына чәлсенме?
                                        Кыра бит ул безнең нәселне.
                                        ( “Эх, күңел ачабыз” көенә күселәр биюе)

Хор. Әйдә, әйдә катырак бас,

                                        Биегәнне күрсеннәр.
                                        Баскан җирдән ут чыгара
                                        Без, күселәр, дисеннәр.
                                              Эх, күңел ачабыз,
                                              Ничек шома басабыз!
                                       Мактаныгыз, әй, күселәр,   
                                       Песи йоклаган чакта.
                                       Онытырсыз биюләрне  
                                       Песи йокыдан торгач. 
                                              Эх, күңел ачабыз,
                                              Аннан ничек качарсыз?

Автор. Бу тавышка песи башын әкрен генә күтәрде, киерелде, алга карады, артка карады.

Песи. Ә мин, әби җаным, син килгәнгә

                                      Менеп төшим чүлмәк янына.
                                      Песи өчен нәрсә, еракмыни
                                      Өстәл белән бүкән арасы.
                                      Азапланып бер дә менәсе юк,
                                      Тик бер генә сикереп аласы.
                                              Каймак тәмле әйбер, каймак эчеп
                                              Җанын җуя бик күп песиләр.
                                              Тик уңайсыз шунысы,  каймакларын 
                                              Тар чүлмәккә сала кешеләр.
                                                   (Чүлмәктән каймак эчә)
                                              Менә хәзер шәп булып китте.
                                                     (Песи бии)

Хор. Уйнат , уйнат гармуныңны,

                                     Биесеннәр песиләр.
                                     Безнең мәктәп песиләре
                                     Бигрәк уңган дисеннәр.
                                             Эх, күңел ачабыз,
                                              Биеп күңел ачасың.
                                     Каймак саклау җиңел түгел,
                                     Кирәк күп көч куярга.
                                     Күзне йомып өлгермисең –
                                     Күсе килә яларга. 
                                              Эх, күңел ачабыз,
                                               Биеп яшәп ятабыз!
Песи:

- Тагын бер тапкыр каймак эчеп алыйм әле. (Эчә) Шәп булып китте!

Автор. Менә әби белән бабай өйгә кайталар. Әби чоланга майга чыгып китә.

Әби: - Чәй эчик әле тәмләп, чоланнан май да алып керим. (Чыгып китә, куркып бик тиз әйләнеп керә)

                                          Әби җырлый.
                               Иртә белән майга дип
                               Керсәм, күзем акайды.
                               Явыз песи берүзе 
                               Ялт иттергән ак майны.
                                          Мияу, мияу пескәем,
                                           Хыянәтче икәнсең.
                                          Саклый торган маеңны,
                                          Үзең ашап киткәнсең.
                                 (Әби песине күреп ала)

Әби. Әһә, менә кем икән ул яваз карак,

                               Сөт-каймакның башына җитүче,
                               Менә кем икән ул ышандырып,
                               “Саклыем” дип алып калучы.
                                    (Әби песигә кул күтәрә башлый)

Әби. Менә сиңа, менә йөзең кара,

                               Менә сиңа, муеның сынгыры!
                               Югал күз алдымнан, оятсыз нәрсә,
                               Кит хәзер үк, үләк кыргыры!

Автор. И песием минем, җан кисәгем,

                                    Мулла кебек тәүфикъ иясе.
                                    Каймак куясыңмы, ни куйсаң да,
                                    Һич кенә юк инде тиясе.
                                    Бабайга да ул кызганыч булды,
                                    Ничек итеп аны кыйнасын.
                                    Һәрбер ялгыш эш эшләгән өчен,
                                    Ничек аны өйдән куасың.

Бабай. Мин сине бик ярата идем,

                                    Ничек болай килеп чыкты бу.
                                    Песикәем сиңа ышанамын, 
                                    Башка алай хыянәт итмәссең!

Песи. Ышаныгыз, әби һәм дә бабай,

                                     Һәм дә тагын башка дусларым.
                                     Гомеремдә башка хыянәт итмәм,
                                     Ышанычны сезнең аклармын.

Автор. Менә шулай, дуслар, бу булган хәл,

                                     Ялгышлыклар була тормышта.
                                     Әгәр ялгышлыкны аңласалар,
                                     Кирәк ,дуслар, гафу итәргә.

(Барысы да бергә чыгып басалар һәм “Матур булсын” җырын башкаралар)

                                     Син дә җырла, матур егет,
                                     Син дә җырла, матур кыз!
                                     Матур булсын, матур булсын,
                                     Матур булсын бу тормыш!
                                               Илебезнең халыклары 
                                               Тыныч тормыш коралар.