Эчтәлеккә күчү

Камыр малай

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Камыр малай

(Татар халык әкияте)


Борын-борын заманда бер карт белән карчык торган. Аларнын балалары булмаган. Беркөнне карт келәттән он себереп алып керә. Карчыгы онны иләп, каймакка гына камыр баса. Камыр әзер булгач, аңардан бала башы, аннан аның аякларын, кулларын ясый да тәрәзә төбенә киптерергә куя.

Камыр-курчак кипкәч, тәрәзәдән сикереп төшә дә бала булып йөгереп китә. Йөгерә-йөгерә урманга җитә. Урманга керсә, аңа Куян очрый.

Куян әйтә:

— Мин сине ашыйм,— ди.

— Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлармын,— ди Камыр малай.

— Җырла! — ди Куян.

— Мин келәттән себерелгән, Каймакка басылган, Камырдан ясалган; Мин әбидән киттем, Мин бабайдан киттем, Синнән китәм дә китәм,— ди.

Куяннан качып китә. Бара-бара Аюга очрый. Аю әйтә:

— Мин сине ашыйм! —ди.

— Син мине ашама,— ди Камыр малай,— мин сиңа җыр җырлармын,— ди.

— Җырла!—ди Аю.

— Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Мин куяннан киттем,

Синнән китәм дә китәм,— дип, качып китә.

Бара-бара Төлкегә очрый.

— Мин сине ашыйм! —ди Төлке.

— Син мине ашама, мин сиңа җыр җырлармын,— ди Камыр малай.

— Җырла! — ди Төлке.

— Мин келәттән себерелгән,

Каймакка басылган,

Камырдан ясалган;

Мин әбидән киттем,

Мин бабайдан киттем,

Мин куяннан киттем,

Мин аюдан киттем,

Синнән китәм дә китәм,— дигән икән.

Төлке әйткән:

— Һай, матур да җырлыйсың икән. Яле, якынрак килеп, минем борын очыма утырып тагын бер җырлап бир әле,— дигән.

Камыр малай якынрак килеп, тагын бер җырлаган икән, Төлке аны капкан да йоткан.