Калып:Баш бит/Мәгълүмат2

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Лобо
(Эрнест Сетон-Томпсон хикәясе (Т. Нурмөхәммәтов тәрҗемәсендә).

Ньо-Мексиканың терлекчелек белән шөгыльләнгән төньяк өлкәсе Куррумпо дип атала. Керсәң чыга алмаслык яшел печәнлекләр, биек-биек калкулыклар һәм чиксез зур көтүләр иле бу. Шушы илнең күкрәгеннән аз санлы булса да, ләкин саф көмеш сулы тармаклары белән Куррумпо елгасы ашкынып ага — өлкәнең исеме дә әнә шул елга исеменнән алынган иде. һәм менә шушы зур өлкәгә, беләсезме, шактый гына картайган бер соры бүре патшалык итә иде.
Лобо күп еллар буе Куррумпо үзәнлегенә зур зыян китерүче бүреләрнең гайрәтле башлыгы булды. Аны белмәгән бер генә көтүче дә, бер генә терлек асраучы да юк. Чөнки ул үзенең тугры өере белән бөтен тирә-якны дер калтыратып тота, терлек хуҗаларының котын ала иде. Карт Лобо гәүдәгә дә бик зур, барыннан бигрәк көчле һәм хәйләкәр иде. Җирле халык аны улавыннан ук танып ала. Бүтән бүре җәйләү тирәсендә сәгатьләр буе уласа да, көтүчеләрнең аңа исе китми, әмма тау араларында карт юлбашчының үкерүен ишетсәләр, эчләренә шундук суык йөгерә, һәм алар терлекләрне һәлакәт көтәсен алдан ук белеп торалар иде. (дәвамы)