Казан мулласы һәм булачак депутат (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Казан мулласы һәм булачак депутат
АВТОР Габдулла Тукай

Казан мулласы һәм булачак депутат


— Райта, райта, райта, райта, райтарам!
Шул көйгә бассаң, указың кайтарам.

— Яхшы, рәхмәт, мин басам, сүзсез басам;
Яхшы хәтта шатлыгымнан очмасам.

— Тимта, тимта, тимта, тимта, тимтатам!
Очсана, мин җөббә чабуыңнан тотам.

Әйдә, хәзрәт, ач канатың, юлда бул;
Мин вәкилмен, син указлы мулла бул.

Син яңа булсаң да, хәзрәт, искесең,
Син җәдит, ләкин ишансың, изгесең.

Ни гаҗәп, бирсә сиңа тәңре канат,
Ярлыга биргән кеби ул җиккән ат.

Бу икәү очты Петербурга таба,
Каргалар күктә сәламли: «Мәрхәба!..»

Очтылар хәзрәт, вәкил — күп очтылар,
Тик, тәэссеф, җиргә егълып төштеләр.


?