Йокы алдыннан (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Йокы алдыннан
АВТОР Габдулла Тукай

Йокы алдыннан


(Русчадан мокътәбәс)

Гафу әйлә, кичер мине, ходам җаным,
Бик еш була кәҗәләнеп җылауларым;
Кайсы чакта артык шаян булып китеп,
Берчак юктан гына ямансылауларым.

Кичрелсәче, тәңрем, бәгърем әти, әни,
Дәү әнием, апайларым, бабай, әби;
Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим,
Кабул әйлә, тәңрем, әле мин бик "нәни".

Йокымда да күрсәтмәгел яман төшләр
(Аннан куркып уянгалыйм һаман кичләр);
Иртә белән мин торганда, матур булып,
Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр.

Һәм бер эшне әнкәемнең иснә төшер,
Дисен аңар бер фәрештәң: "Коймак пешер!"
Иртә белән коймак ашап чәй эчкәчтән,
Тәңрем, сиңа кыйлырмын мин меңләп шөкер.

Иртәгә көн матур булсын һәм бик аяз,
Бакчабызда төрле кошлар бирсен аваз;
Шаян энем курчакларга тимәсен лә! —
Бигрәк монсын изге ләүхелмәхфузга яз!

Ләүхелмәхфуз — дини мифология буенча кешенең язмышы турында алдан язылып куелган такта, язмыш тактасы.


?