Эчтәлеккә күчү

Иһтида (Тукай)

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Иһтида
АВТОР Габдулла Тукай

Иһтида


1

Әгәр булса «сөю» ләфзы кочаклау куллар арганчы,
Үбү булса әгәр чут-чут, ирен һәм бит кабарганчы,_

Гомер дә сөйгәнем юк һәм сөям дип әйтмәмен һич тә;
Сөюнең мәгънәсе, минчә, бигүк гали, бигүк нечкә.

Кешеләрчә сөюне белмәдем, хис итмәдем асла;
Сөю идеалдыр ул, ягъни, гарәпчә: максады әкъса.

Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында,
Өмид иттем вә куркътым да, кызардым һәм оялдым да.

Миңа ул бер вә бар, көчле вә һәйбәтле санәм булды;
Аңар хәмдем, салатымны ирештергән каләм булды.

Мәхәббәттән эреп шәмдәй үзем, күңлемдәге гөлләр
Янып җиргә сыгылдылар, һавага очтылар көлләр.

2

Гарәп халкы кабул итмәстән әүвәл дине исламны,
Илаһ урнында тотканнар агач, таш, төрле әснамны.

Бераздан сон килеп хак дин, тәмам батыйль булып ялган,
Гарәпләрнең күзеннән дине ислам пәрдәне алган.

Алар бар үткән эшләргә пәйгамбәрдән оялганнар:
«Ничек соң без табындык потка?» — дип хәйранга калганнар.

3

Килеп чыкты хәзер фикрем кояшы золмәт артыннан,
Түгел инде вакытлы, мәгънәсе юк хискә мин корбан.

Шөкер булсын, хәзер алдымда бер нурлы хәят инде,
Теге мәзкүр пот алдында табынганнан оят инде.

Җиңел уй, йөз кызарткыч төрле хисләр, сезгә мең ләгънәт!
Яшә, тугъры караш, төпле гакыл, меңнәр яшә, хезмәт!


?