Иске вәсият

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Валит Ильясов

Сез бу авторның фотосүрәтен йөкләп проектка ярдәм итә аласыз
Тулы исеме Ильясов Валит Искәндәр улы
Һөнәре язучы, шагыйрь


Тирәдә көз, дөня саргайды.

Җил туктаусыз исә, салкын җил, җәен шул үк яктан искән җил куеннарга кереп иркәләгән көбек уйнап киткән булса, көзге җил андый төгел, өшетә, куеныңа бер ят кеше салкын кулын тыга кебек, чирканыч, моңсу, хисләрне бутап җибәргәндәй көңел өсте кәефсез.

Кемнедер юксынган кебек, үткән җәйдә нидер калган кебек, тик син беләсең, аны үзең белән алып китәлмисең, ул тик күңелеңдә генә, яшерен тыкрыгында, сүнәр-сүнмәс кечкенә учак булып куксый.

Ул синең туган якның табигатенә, язгы—җәйге табигатенә, булган мәхәббәтең.

Сиңа көңел җылылыгы биреп торучы туган ягыңның сихри көче .

Син ошанасың, бер заман ул учак зур ялкын булып яначак, синең көңлеңдә тәүге мәхәббәт, бердән бер сөйгән кешеңә генә була торган сөю хисен, китереп җиткерәчәк.

Бу уйлануымнан, табигатка багып хозурлануымнан, адашып китә язган хыялымнан, бөгенгесе көнгә барыбыз өчендә табиги булган, кесә телефоны шалтыравы , дөресерәге, Салаватның, айрылабыз җыры алып чыкты, Пугачевтан кода шалтрата.

Пугачуга барырга җиенганым юк иде, кода шалтыратып чакыргач, барырга булдым.

Фәрит күрше белән сүләдемдә, аның белән юлга чыктык, безнең ара әллә ни ерак төгел, йөз чакрымнар булыр, турыдан барсаң, тик бер тоткырлык булырга мөмкин, әгәр яз башы булса, Иргизне күчкәндә таш күчемдә буманың өстеннән су ага, яз башын күпкә күтәрелә, җиңел машиналар үтәлми.

Ә хәзер көз, җәйдә ифратта эссе иде, яңгырлар яумады, королык, су андый күп булмас диеп уйладым да, иртә—иртюк турыдан барырга булып юлга чыктык.

Сизмәдемдә таш күчемгә җиткәнбез, Фәрит бумага кермичә машинаны туктаттыда,

-Адя барып багыек, су баребер көчле ага диеп, машинадан чыгып Иргиз суын карарга киттек.

Бер багуга таш кичүдә су әллә ни күп төгел, үтәргә булдык, күрәсең шибкарак үттек, кичүне чыгыпта беттек, машинабыз пышкырырга, төскерергә тотынган кебек булды,

Фәрит машинаның капотын ачып, ярый бераз сүрксен, аннан кузгалырбыз диде.

Ә мин Иргиз суына якынлаштым, менә бит бөтен дөня йөзенә иң боролмалы елга булып танылган, Иделгә татлы су алып барышлый, безне янында туктатып ял алырга мәҗбур итте бу елга.

Бик азгына вахыт үтте, Фәрит кулын болгап мине чакырганын тиз генә күрмәдем ахры.

Нәрсәдер тауышлый башлады.

-Ни су күргәнең юкмы, әйдә Пугачевка, анда кодаңның өе яр читендә, хет кунда су ягалый. Мин Фәритнең ник ачуланганын төшендем, димәк тиздән төш җитә.

Ә ул режим ягыннан, алманнардан күпкә калмаган.

Вахытында ашарга коноккан, рызыкка ихтирам белән карарга кирәк диеп саный.

Киттек -шәһәргә кергәч син егет берәр кибеткә тукта, ары—бире алыек, буш кул кермиек, диеп, Фәриткә эндәштем, теләми генә башын селкте.

-Вата сиңа магазин, нәрсә аласыңмы, ал, миңа берзатта кирәкми ,диеп бер зур кибет янына туктады. Кердем, зургына магазин, сатучы ике кызчык, зәңгәр формалардан, ярысы ук чибәр кыяфәтләре белән, кибеткә күркле күренеш бирәләр.

Читтә, тәрәзә янында, урындыкка утырган бер ир кеше кызыксынып миңа карый.

Мин конфет, чәй алгач, яныма килдедә, я сау сәләмәтме үзең, исән торасыңмы диеп дәште.

Мин бераз каушабрак калсамда, баребер каяндыр ядемнең тирән катламнарыннан чыгып, бу ир Рәшит икәнен, Равылның әзәе булганын, исемә төште, бала чакта, авылда бергә каникулларны үткәрә идек.

Авырлык белән булсада, зиһенем, кирәкле фаелны ачалды, эзләгән мәглүмәтне вахытында дисплейга чыгарды диеп була, димәк архиватор системасы әлдә эшли, куркыныч юк.

Сүләве буенча бу аның магазины икән, энесе, кияве белән кумәкләшеп магазин ачканнар.

Мин бик сирәк киләм, урныма кече малаемны калдыргым кели, тик ул нефтянник булганга, сату алу белән кызыксынмый, бәлки тора –бара төшенер барышка.

Күпме карышсамда, Рәшит мине өенә алып китте, чәйләр—мәйләр эчкәч, миннән син гарәп харефләре белән укый беләсеңме диеп сорады, мин анарга әлә ни белемем зур булмасада әлефтән бине айрам, авыргына булсада укым дигәч, миңа дүрткә бөкләгән куш табак, гарәп хәрефләре белән татарча язган дәфтәр бите бирде.

Мактана төштем шул, типографиядә баскан китап төгел, кулдан язган кягаз, шулайда үз төшемә җыеп, кәгазгә яза бардым, аннары гына үзләренә укыдым.

Рәшитнең рөхсәтен алып, тулаем китерәм ни язганны.

Али олом, бу кәгаз битен сиңа калдырып сугышка китәм, минем истәлегем диеп тотарсың.

Аннан сау—сәләмәт кенә кайтып килерменме, юкмы, сау кайтуым чамалы, ник дисәң синең

Бабаң, Тимерчында, сугышка киттедә кайтмады, миңа ундүрт яш иде, мин өйдә иң ололары, миннән башка ике сеңелем һәм бер энем.

Әни белән, нинди авыр еллар булсада, ачлыкны ялангачлыкны кичердек, аллага шөкер, барыбызда сау сәләмәт үстек, шундый ук язмыш Али олым, сиңада тиде, синдә өйдә иң оло ир кеше, анаңа сеңелләреңне устерегә булыш.

Анаң үзедә тырыш, булдыклы кеше, татар хатны, үзедә бөтен авырлыкларны ерып чыгала торган, моселман хатын, тик шулайда берче янында бул, халеңнан килгән кадәр ярдәм ит. Ана дигән балаларыннан зур ихтирамга һәм мәхәббәткә лаек.

Бөгенгегә ул синең өчен атада, анада.

Син Али, алла бирсә, үсеп җитәрсең, үсеп җиткәч сиңа тормош иптәше турыда уйланырга кирәк булыр, бел, ул хәлгә килеп җиткәч, синең сердәшең тик анаң гына кала, анардан якын кеше дөня йөзендә сиңа юк.

Мин ул вахытта булмам инде.

Хәләл җефетеңне анаң милләтеннән ал, ул аның өчен зур бәхеттә, шатлыкта булыр.

Син шул дөрес атлаган адым, анаңның сине үстергәндә күргән авырлыкларын, йокламаган төннәрен, имгән сөтеңне, биргән тәрбиясен, урынга кую була.

Син анаң сүзеннән чыкмадың, анаң милләтеннән үзеңә хатын алдың икән, анаңа гына төгел бөтен милләтеңә булган ихтирам чагылыр.

Дөресендә дә нинди якшы кешене, сине, якты дөняга китергән хатын, татар хатны ул сине бишектә тирбәтсәдә, рызык ашатсада, ни эшләсәдә синең файдаңа гына эшләгән.

Аның синең өстеңдә хакы бар.

Алда әйтеп киткәнчә безнедә әбиең ялгыз үстерде, синең анаңада шул көн тиде.

Дөняныкын белеп булмый, нәселебез йөзелмәсен дисәң, үзеңә чын гомерлек юлдаш тапкың кели икән, һәрчак ошанычың булсын өчен, сөйгәнеңне үз халкыбызның кызлары арасыннан сайла, шул чактагына, тормошың мул, үзең анек һәм бәхетле булырсың.

Тагын бер сүзем, бердә вахыт табалмадым сиңа сүләргә без Иргизгә сембер якларыннан күчеп килгәнбез, исәйгәч кардәшләрдән сорашырсың.

Ярый балам хуш бәхил бул, атаң Тимерхан 1943ел апрель.

Мине болай тынычкына утырып, диккат белән күптән тыңлаганнары юк иде, ә бу очракта

Рәшитнең өе тулы кеше, берседә бер сүз әйтми тыңлады.

Мин кодаларга баргач кына бу дәфтәр битенә язган, иске вәсиятне, миңа нинди тәссир иткәнен аңладым, тик мин баребер чит ят кеше, ә аларга ул бабалары, кәгазе саргайган, карасының төсе чыгып бетә язган, вәсият, үзе сугышка киткәндә дә, үзе турында төгел балалары, балаларының киләчәге турында, ахыр чиктә халкының киләчәге турында уйлый һәм кайгырта.

Безнең халыкта гомердән- гомергә мондый кешләрнең булганныгы һәм барлыгы куандыра.

Икенче көнне иртән өйгә кайтырга кузгалдык, тик Фәрит башка юлдан барабыз диеп,

Кырт кисте.

-Ярый анякам, мәйлең, кайсы юлдан уңай шушынардан бар.

Иргизне башка күпер аша күчтек, боронда староверларның скитлары булган җиргә туктадык.

Шушы җирдә 1772 елның козендә Е. Пугачев скитның игумене булган Филареттан падишахка каршы баш күтәрүгә фатиха ала, Филарет аңа җәек казакларының баш күтәргәнен әйтә.

Бөтен тарихи чыганакларда Пугачев шәһәрен элек Мечетная слобода исме белән атаганнар, диеп күрсәтәләр, анарга староверлар нигез салганнар имеш, тик мин ялгышмасам провославиянең куш бармак белән чукынучыларыда, чеметем белән чукынучыларыда, мәчеткә йөреми, мәчет салмый, булган мәглүмәтләр очы- очка ялганмый, хата барлыгы күренә.

Тарихчылар нәрсәдер ялгышалар ахры.

Җирле ревиятләргә колак салсаң, татарлар Иргизгә расколникларга тике ук килеп утырганнар.

Башкортлар белән тыгыз элемтәдә булганнар.

Кызларын башкыртка кияүгә биргәннәр, үзләредә башкырттан кыз алганнар.

Тату яшәгәннәр диеп картлар сүли.