Затон мәктәбе тарихы

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Википедиядә? бу тема буенча мәкалә бар:


Мәктәпкә 1850 елда нигез салынган. 1917 елда ул башлангыч мәктәп була, 1920 елда - тулы булмаган урта мәктәп, 1935 елда гына урта мәктәп булып оеша. Ул чорда мәктәп директоры Муравьев Василий Петрович (1934-1991 еллар) була, ә аның хатыны Муравьева Екатерина Федор кызы башлангыч сыйныфларда укыта. Әнә шулай, 35 ел кулга кул тотынып, Затон мәктәбендә эшли алар. Алар белән бергә мәктәптә озак еллар Астафьева Елизавета Степановна директор урынбасары вазифасын башкара.

1956 елда Куйбышев ГЭСын төзүгә бәйле рәвештә, заводны һәм эшчеләр бистәсен үзгәртеп кору зарурлыгы барлыкка килә, чөнки алар Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, « ... судно ремонтлау базасын – Куйбышев исемендәге затонны, базаның атамасын саклап, Идел елгасының уң ярына, Кама Тамагы районына күчерергә ... » (МКФ боерыгы №330, май, 1954 нче ел).

Бистәдә яшәүчеләр мәктәп бинасын бик сак тоталар һәм яңа урында төзиләр. Мәктәптә 36 сыйныф-комплект булдырыла, аларда 1200 укучы белем ала.

60 нчы еллар ахырында 536 урынга исәпләнгән яңа мәктәп бинасы төзелә башлый. Параллель рәвештә ерак авыллардан килеп укучылар өчен 120 урынга исәпләнгән интернат төзелә. Мәктәп яны участогы, спорт һәм уен мәйданчыгы да була. 1970 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә. 1972-1973 елларда мәктәпне Воробьев Николай Георгиевич җитәкли.

1973 елда директор урынын перспективалы һәм энергияле математика укытучысы Солягин Юрий Николаевич (1973-1988 ел) ала, аның алыштыргысыз ярдәмчеләре Сәгъдиева Ирания Шиһап кызы һәм Низаметдинова Софья Шаһи кызы була. Мәктәпнең девизы – «...Ныклы белем, Хезмәт һәм патриотик тәрбия бирү ... ».

1988 елдан 1992 елга кадәр Павлов Андрей Викторович, физика укытучысы, директор урынбасары Сорокина Ольга Андреевна белән бергә алдагы директорларның башлаган эшен уңышлы дәвам итә.

Авыр үзгәртеп кору елларында мәктәп белән Менгулова Роза Саяровна (1992-2000 еллар), директор урынбасары - Кулагина Марина Владиславовна җитәкчелек итә. 2000-2002 елларда мәктәпне Лаврухин Виктор Николаевич җитәкли.

2002-2011 елларда мәктәп директоры булып Колсанова Елена Валерьевна, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Җиһаншина Венера Сәфәргалеевна, Артемьева Елена Юрьевна сайлана.


2011 елдан мәктәп директоры итеп Сорокин Александр Иванович билгеләнә.