Эчтәлеккә күчү

Дару

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Муса Җәлил
Тулы исеме Муса Мостафа улы Җәлил
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Совет берлеге каһарманы

Кыз авырды, тәне ут шикелле,

Сулгып-сулгып тибә йөрәге.

Гаҗиз калды доктор, авыру кызга

Бер дару да файда бирмәде.


Яткан чакта авыру түшәгендә,

Авыр төшләр белән саташып,

Ачылды да ишек, юл киеменнән

Кайтып керде кызның атасы.


Маңгаенда батыр яра эзе

Кәм билендә поход каешы.

Еллар буе кызны зарыктырды

Шул атаның йөрәк сагышы.


Таныш йөзне күреп, кыз елмайды:

«Әти!» —диеп, аңа үрелде.

Шул төнне үк йөздән тире чыкты,

Кызу кайтты, тәне сүрелде.


Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның

Дару эчми кинәт савыгуын.

Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән

Иң куәтле дәва барлыгын!