Эчтәлеккә күчү

Гөлчәчәк

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Гөлчәчәк

(татар халык әкияте)


Борын-борын заманда, зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди, аның бер улы белән Гөлчәчәк атлы бер килене булган, ди. Карчык бик явыз икән, ди, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Карчыкның улы, анасының явызлыгына түзә алмыйча, дөнья гизәргә, бәхет эзләргә чыгып киткән.

Гөлчәчәк әниләрен бик сагына икән, тик аны каенанасы – убырлы карчык – бер җиргә дә чыгармый икән, үзе төннәрен яхшы кешеләрне аздырырга,батырларны юлдан яздырырга чыгып киткәндә дә киленен өендә бикләп калдыра икән, ди.

Төннәрдән бер төнне убырлы карчык, ниндидер явызлык эшләргә чыгып киткәндә, ишеккә йозак салырга оныткан, ди. Көлгә салган күмәчләрен дә калдырып киткән, ди.

Аның чыгып китүе булган, ишекнең ачык калуын белгәч тә, Гөлчәчәк әниләренә китәргә җыена башлаган, ди.

Урман эче бик якты,

Күктә айлар калыкты,

Көлдән күмәч аламын,

Әниләргә барамын,

Әниләргә барамын, –

дип җырлый-җырлый куенына төче күмәч кыстырган да, ди, әниләренә кунакка чыгып киткән, ди

Төн киткән, көн киткән, бара торгач, байтак җир киткән. Ул арада убырлы карчык кире әйләнеп кайткан да килене артыннан куа чыккан. Соры бүре төсенә кергән дә, ди, җирне исни-исни чабып киткән, ди; чаба торгач, киленен куып җиткән, ди. Гөлчәчәкнең каршысына төшкән дә, ди, калын тавыш белән улап җибәргән, ди:

Келтә-көлтә койрыгым

Болгый-болгый улаем.

Күмәчләремне бирмәсәң,

Калҗа-калҗа тураем,

Калҗа-калҗа тураем.

Гөлчәчәк бик курыккан, күмәч биреп кенә котылыр иде дә, ул вакытта инде аның күмәче калмаган. Ары каранган, ди, бире каранган, ди, якында гына тузгак башлы, куыш эчле зур бер карама күргән, ди, шул карамага ялына башлаган, ди:

Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәде карама,

Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә, карама,

Яшерсәнә, карама.

Әйләнмәле карама Гөлчәчәкне бик кызганган, ди, тиеннәр чикләвек җыеп, ярканатлар көн уздырып чыга торган кечкенә куышының ишеген ачып җибәргән иде, ди, Гөлчәчәк куышка кергән дә качкан, ди.

Соры бүре карама төбен тырный-тырный улаган да, ди, Гөлчәчәкне чыгара алмагач, таң алдыннан өенә кайтып киткән, ди.

Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, карамага рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып киткән. Бара торгач кич булган, Соры бүре, килененең эзеннән исни-исни барып, тагын куып җиткән. Гөлчәчәкнең алдына төшеп тагын улап җибәргән, ди:

Көлтә-көлтә койрыгым

Болгый-болгый улаем.

Күмәчләремне бирмәсәң,

Калҗа-калҗа тураем,

Калҗа-калҗа тураем.

Гөлчәчәк бик курыккан, ди. Ары караган, ди, бире караган, ди, түгәрәк аланда бик матур күл бар икән, Гөлчәчәк шул күлгә ялына башлаган, ди:

Түгәрәк алан, көмеш күл,

Көмеш күлнең суы мул.

Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә, көмеш күл,

Яшерсәнә, көмеш күл!

Көмеш күл Гөлчәчәкне бик кызганган, ди, тирән суын ай-калдырып, дулкыннарын чайкалдырып, Гөлчәчәк басып торган җирне тирән су белән урап алган, Соры бүре күл читендә бүленеп калган, ди. Соры бүре күл читен тырный-тырный төн буе улаган да, Гөлчәчәк янына керә алмагач, таң алдыннан тагын өенә кайтып киткән, ди.

Ул арада таң аткан, кояш чыккан, көн булган. Гөлчәчәк, көмеш күлгә рәхмәт әйтеп, тагын үз юлына чыгып киткән. Барган, ди, барган, ди, иртә киткән, кич киткән, китә торгач урманның кырыена ук чыгып җиткән. Инде әниләренең өй түбәләре дә күренә башлаган, ди. Тик шул урында Соры бүре тагын куып җиткән дә, бу юлы бигрәк тә каты ачуланып, улап җибәргән, ди:

Көлтә-көлтә койрыгым

Болгый-болгый улаем.

Күмәчеңне ашатмасаң,

Калҗа-калҗа тураем,

Калҗа-калҗа тураем.

Гөлчәчәк бик курыккан. Ары каранган, бире каранган да басу кырыенда үсеп утырган куш каенга менеп киткән, ди. Соры бүре куш каенның тамырларын казый башлаган, ди.

Гөлчәчәк бик курка икән, ди.

– Инде монда кайтып җиткәч тә, әниләрне күрмичә үләрмен микәнни соң? – дип әйтеп, бик елап утыра икән, шунда куш каен башына бер сыерчык килеп кунган, ди. Гөлчәчәк сыерчыкка ялына башлаган:

Ала муен сыерчык,

Кола муен сыерчык,

Чәч бөртегем – әманәтем,

Илтеп бирче, сыерчык,

Илтеп бирче, сыерчык.

Гөлчәчәк сыерчыкка бер-ике чәч бөртеген алып биргән, ди, сыерчык аны алып Гөлчәчәкләрнең әниләренә очып киткән дә, ди, чәч бөртеген аларның капкаларына элеп куйган, ди. Гөлчәчәкнең абыйсы капка төбенә чыккан икән, чәч бөртекләрен күргән.

– Әһә, кара юргам кашынып торганда ял бөртекләре калган икән, – дип әйтеп, чәч бөртеген алып кереп думбрага кыл итеп тарткан, ди.

Гөлчәчәкнең җиңгәсе думбраны аяк тибеп бии-бии уйный башлаган икән, думбра кылы Гөлчәчәк булып җырлап җибәргән:

Бии-бии уйнама,

Билгенәем авырта,

Тибә-тибә уйнама,

Түбәләрем авырта...

Моңар җиңгәсенең исе киткән:

– Әбәү, бу думбрага ни булган? – ди әйтеп, думбраны иренә биргән. Ире чиртеп-чиртеп уйный башлаган икән, думбра тагын җырларга тотынган:

Басма-басма, абыем,

Башкынаем авырта,

Чиртмә-чиртмә, абыем,

Чәчкенәем авырта.

Урман буе куш каен,

Куш каенда сеңлең бар.

Куш каенның төбендә

Каенанам – убыр бар.

Думбраңны куй, абый,

Куш каенга кил, абый!

Шуннан соң абыйсы:

– Карасана, Гөлчәчәк сеңлем харап була язган бит, – дип, чукмарын алган да, ди, бүре тибә торган атына атланып, урман буена чапкан, ди. Ул барып җиткәндә, Соры бүре куш каенның тамырларын актарып бетерә язган иде, ди, куш каен, менә авам, менә авам, дип кенә торадыр иде, ди.

Гөлчәчәкнең абыйсы Соры бүрене бәреп үтергән дә, ди, Гөлчәчәкне өйләренә алып кайткан, ди. Шуннан бирле Гөлчәчәк , бик әйбәт гомер итә башлаган, ди.

Бүген барып, кичә кайттым, мин дә булдым ал арда. Сый-хөрмәт бик дан булды, ашатканнары май, эчергәннәре бал булды. Ике мичкә, бер чүмеч, теләсәң күпме эч. Тик авызга эләкми, мыек кына чылана.