Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Гомер юлына керүчеләгә
Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер,
Аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер.
Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә, һәм шунда
Очып эзли иде фикрем азатлык анда да монда.
Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде.
Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде.
Ачылды юл, ирек алдым. Эчемнән нәрсәләр уйлыйм:
«Менә шатлык миңа, дим, мин хәзер тормыш белән уйныйм.
Шаярырмын, теләрсәм нишләрем, уйнар, көләрмен, дим,
Бөтен мәктәптә тоткынлыкларым бурчын түләрмен»,— дим.
Кереп киттем гомер юлына... Әллә мин йөри белмим?
Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим.
Барып булмый. Ирексез тукталамын юлда кайчакта,—
Каты сызлап, бу юлымда аяклар йөрмидер хәтта!
Йөреп мин, шатлык эзләп бу гомер юлында акрынлап,
«Гомер итмәк» димәкнең мәгънәсене аңладым чынлап:
Гомер итмәк—тырышмактыр ялыкмый, һич тә ял итми,
Гаталәт хурлыгын асла үзеңә ихтыяр итми.
Тиеш имеш үтәргә изге юлда бу гомер барсы
Түләү берлән бурычны тәңремә һәм халкыма каршы.
Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын.
Әгәр кайчак гомер сахраларында мин гизеп арсам,
Гомер юлында бер мәүкыйф ясап алмакны уйлансам,
Итәм дәрхаль тәвәкъкыф мин сабыйлык хатиратында,
Очам мәктәп таба нурлы тәхаттырлар канатында.
Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин,
«Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим.
Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?
Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»
?
|
|