Эчтәлеккә күчү

Гармунчы аю белән җырчы маймыл

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Гармунчы аю белән җырчы маймыл

(Фатих Кәрим әкияте)


Җыелып утырыгыз,

Бер әкият укыгыз,

Кызык булса, көләрсез,

Башкаларга сөйләрсез.

Моннан күп еллар элек

Бик еракта, Таулыда

(Таулы дигән авылда),

Бер кеше гомер иткән,

Хәйдәр исемле икән.

Хәйдәрнең аты булган,

Колагы каты булган,

Сызгырсаң ишетмәгән,

Сыптырсаң килешмәгән,

Рәттән тугыз мәртәбә

Тибә булган тәртәгә.

Җәй үткән дә, көз җиткән,

Кырда үләннәр кипкән.

Хәйдәр киткән урманга,

Утын кирәк булганга.

Иртән чыгып киткән ул,

Кичкә барып җиткән ул.

Баргач туарган атын,

Салдырмаган камытын.

Ат ачыгып кешнәгән,

Хәйдәр аңа дәшмәгән:

— Түзәр әле,— дигән дә

Бәйләп куйган имәнгә.

Хәйдәр тәмәке тарткан,

Аннан йокларга яткан.

Бертын изелеп йоклагач,

Төн буе кискән агач.

Кискән күңеле булганчы,

Балта сабы сынганчы.

Кояш чыгып җиткәндә,

Хәйдәр атын җиккән дә,

Күчәр сынар димәгән,

Бар кискәнен төягән.

— Ат бит ул, тартыр ла,— дип,

Кузгалган кайтырга дип.

Ат төн буе ач торгач,

Йөге дә авыр булгач,

Бер атлый да туктый, ди,

Хәйдәр аны тукмый, ди.

Тукмый, ди, егылганчы,

Чыбыркысы тузганчы.

Ат, мескен, хәле беткәч,

Аруы чиккә җиткәч,

Көянтәдәй сыгылган,

Аннан җиргә егылган.

Хәйдәрнең кыйланганын,

Малкайны кыйнаганын

Ак каенда утырган

Саескан күреп торган.

Тузгачтын чыбыркысы,

Хәйдәр тешләрен кысып,

Сыек чыбык алырга дип,

Тагын атны ярырга дип,

Урман эченә кергән

һәм коточкыч хәл күргән:

Икәү кочаклашканнар,

(Ничектер дуслашканнар)

Маймыл белән аю, ди.

Аю гармун уйный, ди.

Юл буйлап киләләр, ди,

Буылып көләләр, ди.

Маймыл бармак шартлатып,

Урманны яңгыратып,

«Их-ма!» — ди икән,

Кычкырып җырлый икән:

— Дошман аяк чала алмас,

Кичәрбез судан, уттан,

Дусыбыз аю бар чакта,

Безгә диңгез тубыктан.

— Әйттерәләр бит! — дип керпе

Төлкегә эндәшәләр...

— Безнең болай дус булуга

Бүре дә көнләшәдер...

«Их-ма!» — ди икән,

Кычкырып җырлый икән.

Хәйдәрнең төсе киткән,

Теле кабыктай кипкән,

Калтыраган тезләре,

Шардай булган күзләре,

Карамаган атына,

Качкан куак артына.

Озын койрык саескан

Каен төбенә поскан,

Курыккан, имеш, үзе дә,

Яшь аккан, ди, күзеннән.

(Аккан яшьнең тирәнлеге

Булган, имеш, тезеннән.)

Маймылның егетлеге:

Булмаса да күзлеге,

Саесканны тиз күргән

һәм аюга белдергән.

— Ни кайгысы бар моның? —

Дип, аю үз гармунын

Чын гармунчылар сыман

Култыгына кыстырган,

Саесканга килгәннәр:

— Ник елыйсың? — дигәннәр.

Торса да безнең илдә,

Әллә нинди бер телдә

Саескан сөйләп киткән,

Маймыл тәрҗемә иткән,

Аюның исе киткән.

Саескан, яшен сөртеп,

Киткән Хәйдәрне тетеп:

— Рәхимсез ул, таш күңел,

Башкалар алай түгел,

Киләләр утынга дип,

Шундый ук бер атлылар

Килгәч йоклап ятмыйлар,

Ашаталар туйганчы,

Атның күңеле булганчы.

Чама белән төйиләр,

Какмый-сукмый йөриләр.

Маймыл йодрыгын төйгән:

«Ай, ул Хәйдәрне!» — дигән.

Аю, аңлагач хәлне,

Тузып киткән бер мәлне,

Үрә торган йоннары.

Ачуыннан җиңнәрен

Сызганырга уйлаган,

Тик күлмәге булмаган.

Барса куак артына,

Анда Хәйдәр утыра.

— Сүс чыбыркың тузганчы,

Синме ул ат кыйнаучы,

Төн буе ач тотучы?

Мин сине шуның өчен... —

Дип, аю күтәргән кул,

Ләкин шул чакны маймыл

Аюны тотып кала,

Читкә чакырып ала,

Учын куеп тын гына,

Пышылдый колагына:

— Ни булса шул булган,— ди,-

Калдырыйк бер юлга,— ди.

Аю бертын уйлый да,

Тирән итеп сулый да,

Уйнаклатып киң кашын:

— Риза,— дип селки башын.

Гармуннарын алалар,

Ат янына баралар,

Төрле план коралар,

Торгызмакчы булалар.

Бигрәк аю тырыша,

Торгызырга булыша.

Иңенә гармун аскан,

Үзе тәртәгә баскан.

Тарта атның койрыгын —

Үти маймыл боерыгын.

Саескан ара-тирә:

— Әйдә, һап! —дип көч бирә

Шулай бик нык тырышкач,

Саескан да булышкач,

Тирлиләр, кызалар, ди.

Атны торгызалар, ди.

Ат ашаган, ял иткән...

Хәйдәр кузгалып киткән,

Саубуллашкан чагында,

(Дөнья хәле тагын да!)

Аю белән маймылга

Бер үтенече булган:

— Алда бер текә тау бар,

Куркыныч андый таулар,

Атым тыела алмас,

Арбамда утын калмас,

Барысы коелып бетәр,

Хезмәтем бушка китәр.

Зинһар, төшерешегез,

Бәясен килешербез,—

Дип, Хәйдәр әйтеп салган

Тегеләр уйга калган,

— Нишлик икән? — дигәннәр,

Ахыр чиктә күнгәннәр.

Ярты юлны үткәч тә,

Текә тауга җиткәч тә,

Маймыл, аю — икесе,

Арканның очын кисеп

Арт күчәргә бәйлиләр:

— Рәтен таптык бит! — диләр.

Урап тоталар баудан,

Ат төшә башлый таудан.

Аю, бер кулын болгап:

— Нык тотын!—ди маймылга.

Икәүләп сөйрәләләр.

Дөберди бүрәнәләр.

Хәйдәр арба өстендә,

Тик курку бар төсендә.

Ул-бу булмасын өчен,

Аю сала бар көчен.

Маңгаеннан тир ага,

Йөрәге дөп-дөп кага.

Авыр була аюга:

Чөнки гаеп маймылда.

Ул шунда ук үз эшен,

Гадәтенчә оныткан —

Бауны буш кына тоткан.

Күчәрнең мыгырдавын,

Май сорап шыгырдавын

Бик кызык эш дип белеп,

Бара, ди, кет-кет көлеп.

Маймыл көлеп барганда,

Тауны яртылаганда,

Көтелмәгән эш чыккан:

Аюның йөрәге купкан,

(Ничек аңларга моны?)

Төшеп калган гармуны.

Белдермәгән маймылга,

Бауны җибәргән кулдан,

Киткән гармун артыннан

Арба кинәт тартылган,

Көлеп барган маймылның

Бау кисеп кергән кулын.

Арба һаман тартыла,

Маймыл карый артына,

Караса, исе китә,

Калтырый — хәле бетә. —

Аю мине утырткан.

Хәйлә белән котырткан...

Маймыл оныта тауны,

Кулдан җибәрә бауны,

Әй, йөгерә кычкырып,

Арба китә ычкынып.

Ычкынып китә дә ул,

Юллар аерылган чатта,

Кинәт борылган чакта,

Каралып торган ярга

Барып бәрелә арба.

Аю тауның башында.

Бу хәлне күреп шуннан,

Ул куркудан шашына,

Кулын бәрә башына.

Маймыл килеп тә җитми,

Аю сорамый-нитми

Чалт берне яңагына,

Екканчы аягыннан.

Маймыл торган да җирдән:

Бик тиз акылга килгән...

Барып атны тотканнар,

Арбаны утыртканнар.

Хәйдәре дә табылган —

Аның башы ярылган.

Алъяпкычын сүткәннәр,

Аккан канын сөрткәннәр.

Хәйдәр атка утырган

Үрәчәгә тотынган,

Рәхмәт әйткән илле кат.

Алдында — җигелгән ат,

— На! — дип атын кузгаткан.

Урман шаулап озаткан:

— Онытма, дустым, шуны:

Бөтен эштә бул зирәк,

Атның таза, тук булуы

Тау төшкәндә дә кирәк!

Аю белән маймылның

Хәзер кайда булуын

Теләсәгез белергә,

Барып-килеп йөрергә,

Исән-сау, тереләр, ди.

Урманда йөриләр, ди.

Аю һич тә туймый, ди.

Көн-төн гармун уйный, ди.

Маймыл бармак шартлатып,

Урманны яңгыратып:

«Их-ма!» — ди икән,

Кычкырып җырлый икән.