Бәхәс:Яз хәбәре (Тукай)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Шактый ук язга галәмәт ушбу үткән мартта бар, Анда салкыннан бүтән юк, марттан азрак артка бар.

«Яз якын»ның шатлыгыннан йөзгә чыккан елмаю Инде яшьләрдә түгел, хәстә вә хәлсез картта бар.

«Яз җитә, бозлар китә!» — дип бирде инде март хәбәр; Инде яз булганга билге һәр урам, һәр чатта бар.

Җитмәгәндер яз диеп тотсаң әгәр күңлеңдә шик, Мин дә бер пальтомны илтәм, әйдә, дуст, ломбардка бар.