Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Галимҗан Гыйльманов[үзгәртү]

Галимҗан Гыйльманов

Тулы исеме Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы
Һөнәре язучы




Элекстричкадан төшкәч, Ленар станцияне уратып алган пыяла кибетләр янында озак юанмады, күршедәге Бүреле авылында яшәүче әбисенә күчтәнәчкә кипкән җимеш, ярты кило лимон һәм берничә кап чәй сатып алды да җәяүләп кенә олы юлга таба китте. Әбисе авылына автобус йөрмәгәнен белә ул. Кичә кич буе әнисе шул хакта колак итен тукыды:

- Бүрелегә илтә торган юлга чык та бара тор. Барыбер бер машина куып җитә ул. Үзең генә йөрмә. Берәрсе белән сөйләшеп-килешеп барыгыз. Юлны белмәссең хәзер... Соңгы елларда ул якта бүреләр дә ишәйде...

Ленар шулай итте дә. Скрипкасы салынган футлярын иңбашына җайлап элде дә юлга кузгалды. Юлдаш булырдай кеше эзләп тормады. Тукталышта да туктамады. Унынчы сыйныфта укучы егет өчен биш-алты чакрым нәрсә ул?! Бер сәгатьтә кайтып җитәчәк, билләһи! Ай күрде, кояш алды булыр!

Чынлап та, ярты сәгать дигәндә ярты юлны үткән иде инде ул. Ашыкмады. Юл өслегендә уелып калган машина эзе буйлап барды да барды. Көн салкынчарак булса да, күктәге нурлы кояш күңелләрне җылытып, дәртләндереп тора. Җем-җем килеп яткан февраль кары да, дөньяга ямь биреп, күзләрне камаштыра, язга күп калмаганлыгы хакында шулай хәбәр итәргә тели, ахры...

Өч ел кайтканы юк инде Ленарның. Элегрәк ел саен, хәтта елга берничә мәртәбә кайтып килә иде. Хәзер вакыты юк. Хәзер ул скрипкада уйный. Музыка мәктәбен тәмамлап, узган көздә консерватория каршындагы махсус училищега керде. Әле шушы көннәрдә генә Мәскәүдә булып кайтты. Яшь скрипкачылар конкурсында катнашты, лауреат булды. Соңгы ике елы шуңа әзерләнеп үтте дә инде. Ул анда Иоһанн Себастьян Бахның скрипка өчен язылган сонаталарын уйнады. Аны Мәскәү консерваториясенең зур залында аягүрә басып алкышладылар. Менә шул бәхетле музыканы әбисенә уйнап күрсәтәсе килде, шуңа күрә үзе белән скрипкасын да алды. Әнисе: “Салкында бозыла”, - дип каршы төшсә дә, Ленар үзенекен итте, әнисен тынычландырыр өчен, инструментын йоп-йомшак, ап-ак шәлъяулыкка төреп салды. Менә хәзер дә, биләүдәге сабый кебек, йомшак, җылы шәл эчендә рәхәтләнеп ятадыр...

Ничек дип игълан иттеләр әле? “Татарстаннан Ленар Самат улы Вәлиев Иоһанн Себастьян Бах сонаталарын башкарып беренче урынны алды”, - диделәр. Ленар сәхнә уртасына Татарстан флагы күтәреп чыкты. Кул чабарга керештеләр! Бу юлы зал Татарстанны, аның яшелле-аклы-кызыллы төсләрен алкышлады.

Ленар, микрофон янына килеп, рәхмәт әйтә башлады. Шунда алдагы рәтләрдә утырган берәү саф татар телендә:

- Татарча әйт, татарча! Син бит татар малае! – дип кычкырды. Аңа тагын берничә кеше кушылды. Ленар бераз каушап калды. Чөнки ул татарча белми иде. Элегрәк, авылга кайтып йөргәндә, әбисеннән бераз өйрәнгән иде өйрәнүен... Соңгы елларда кайтмый башлады шул. Ә элек белгәннәрен генә оештырып әйтә алмас, мөгаен. Шулай да, бөтенләй дәшми калырга теләмәде Ленар.

- Рәхмәт... Мин... әни... әти... Татарстан... яратам... – диде ул кыюсыз гына. Шунда ук бер як читтәрәк, олы, затлы урындыкларында чумып утырган әти-әнисенә карады. Ничектер бәләкәйләнеп, басынкыланып калганнар иде алар. Бая гына талантлы уллары белән горурланып, күкрәкләрен киереп, башларын чөеп утырган ата белән ана бу минутта бәхетсез, хәтта шомлы-сагышлы кыяфәткә төшкәннәр иде.

Ленар аларга ике төрле күз белән, дөресрәге, хис белән карады. Беренче караганда: “Берәр ничек ярдәм итегез инде, бөтен ышанычым сездә”, - дип караса, бераздан аның карашында: “Нәрсә инде бу? Нигә мине татарчага өйрәтмәдегез?” – дигән моңсу сорау пәйдә булды.

Шунда ук күңелендә аермачык, ныклы бер уй яралды: “Моннан чыгып, исән-сау Казаныма кайтып җитә алсам, икенче көнне үк авылга, әбекәй янына китәм. Бөтен дәресләрне, музыканы, кинәт ишелеп төшкән данны, котлауларны ташлыйм да... Кайтып киләм! Бер атнага, өч көнгә, бер көнгә булса да кайтам! Әбекәй белән гел татарча гына сөйләшәм, аңламасам, аңлаганчы сорашам... Ә өйдә... Өйдә берни барып чыкмаячак... Әти белән әни икесе генә калганда да русча сөйләшәләр, кая инде татарчага өйрәнү...”

2

Авылга ике чакрымлап ара калгач, олы юлдан, басуны кистереп, авылга табан тайпылып ат юлы төшеп китә. Ленар шул чатта туктап калды, икеләнеп уйланып торды. Олы юлдан китсә, юл катырак, әмма озынрак, ә чана юлына керсә, юл шактый кыскара, әмма кар измәсе аякларның буынын ала, атлауны кыенлаштыра...

Ленар авылга ат юлыннан төшәргә булды. Бу яклап кайтса, урамга кереп тормыйча, үзләренең ындыр артларына килеп чыгачак. Аннары... аны уң кулда кала торган әрәмәлек тә, магнит кебек, үзенә тартып, чакырып тора. Җәй көннәрендә малайлар белән шул әрәмәлеккә менәләр иде. Аннан арырак урман башлана. Шунда сугышлы уйныйлар иде, җиләк, чикләвек, шомырт җыялар... “Бүре чокыры” дигән уйсулыкка гына якын бармыйлар. Әбисенең сөйләгәне бар. Кайчандыр ул чокырда бүре өне булган. Кешеләр шул өнне пыр туздырганнар, ата бүрене, аның балаларын үтергәннәр... Ана бүре генә бик серле юкка чыккан. Ни үзе, ни мәете табылмаган... Шуннан башлап авыл кешеләре әрәмәнең ул төпкеленә якын бармаска тырышалар икән...

Алдагы калкулык артында яткан басу ягыннан эт өргән тавышлар ишетелә башлаган гына иде, Ленарның күңеленә ниндидер билгесез, хәтта шомлы тойгы килеп керде. Ул бер сәбәпсезгә борчыла башлады. Авылга якынайган саен, балачакның дулкынландыргыч хатирәләре шулай җанын тынгысызлыймы, әллә Мәскәүдән ияреп кайткан авыр тойгылар баш калкытырга азапланамы?

Юктыр. Бу бүтән тойгы. Тойгы гына түгел, тоем, сиземләү... Гел шулай – тоем барыбер бервакыт чынлыкка әверелә. Бу юлы да шулай булды. Ленар уң якта караеп торган әрәмәлек белән тигезләшүгә, куаклыкның аргы очыннан язгы су аккан кебек, караңгы тасма шуып төшә башлады. Ниндидер күк, хәтта чуар тасма... Әмма тере тасма!

Ленар, әрәмәлектән каршына бормаланып төшеп килүче бу тасмага карап, дөресрәге, аның сихри-зәхмәти шаукымына юлыгып, баскан урынында катты да калды. Ышанасы гына килми, ул инде тоя, хәтта төгәл белә: ниндидер ерткычлар өере бу. Этләр... Кыргый этләр... Ә? Бүреләр? Бүреләр шул... Әнә алар, ак кыр өстеннән, рухи затлар кебек, тавыш-тынсыз гына “агып” килеп яталар. Алдагысы алдарак бара... Арттагылары бер-берсенә тагылган кебек баралар...

Ленарның күңеленә шом керсә дә, курку тиз генә кереп җитмәде әле. Ул гүя бу мәлдә бер хәтәр төш күреп ята. Хәтәр булса да, төш кенә бит ул. Әллә... берәр начар кино карыймы? Әнә ап-ак экран... Күкле-чуарлы тасма... Бүреләр өере... Кызык киләләр... Башларын аска иеп, карны сөзгән кебек, алга таба салулап киләләр... Күтәрелеп тә карамыйлар, ичмаса. Әллә... юлдагы кешене күрмиләрме? Алайса, нигә Ленарга таба киләләр соң алар? Өн шул бу, өн... Өн ләса бу?! “ Бүре өне”ннән чыккан өн! Бетте баш!.. Харап булды!..

Ленарның үз гомерендә бүре күргәне юк. Мондый хәтәр хәлдә калганы да юк. Шуңа күрә бу хәлдә нишләргә кирәген ул белми. Бүреләр дә белмиләр, ахры. Әнә алар туктап калдылар, борылып, авылга таба карап тордылар... Аннары, кабат үз юлларына төшеп, үз ниятләренә кайтып, Ленарга төбәп кузгалдылар.

Каккан казык кебек басып торучы Ленар ялт итеп артына борылып карады, таяныч эзләде.

Олы юлда беркем юк. Булса ни, йөгереп тә барып җитә алмаячак ул аңа. Нишләргә? Нишләсен инде? Көтәргә... Ходай Тәгаләгә ышанырга... Табигатьнең үз акылына ышанырга... Аз гына вөҗданы булса, ул Ленарны рәнҗетмәячәк, кыерсытырга да ирек бирмәячәк...

Кырык-илле адымнар кала, бүреләр тагын туктадылар, күтәрелеп карап тордылар. Бу юлы, Ленарга төбәп, бездән котыла алмассың, үлемеңә әзерлән, дигән кебек карадылар. Тагын кузгалдылар. Юлга җиттеләр. Алдан килүче ерткычларның эрерәге шул юл уртасында кинәт туктап калды, аның артыннан килүче дүрт бүре, парлап-парлап, юлның ике як читенә урнаштылар. Ленар аларны аермачык күрә, хәтта шул яктан һәлакәт шаукымы булып килүче сихри дулкыннарны да тоя... Шулай да ул бераз тынычланды, зиһенендә бәргәләнгән уйлар да, билгеле бер эзгә төшеп, салмак кына йөгерешә башладылар.

Бүреләр шул ук этләр кебек икән. Ләкин алар гәүдәгә эрерәк, йоннары төрле якка тәртипсез тырпаеп тора. Иң хәтәре – бу ерткычларның башлары зур, яңаклары киң... Аларның азау тешләре көчле. Колаклары да мулдан, йөнтәс, килбәтсез... Болай да иләмсез чырайларына зәңгәрсу-күмер күзләре тагын да хәтәр төс бирәләр. Ленар аларны күрми, әмма... күрә дә! Ул күзләр аның җанын-күңелен өтеп ала торган, бәгырен чокып керә торган караш булып килеп ирешәләр.

Бүреләр тагын кузгалдылар, каршыга килә башладылар. Бу юлы тезелешеп түгел, һәрберсе үз юлы белән килә иде. Димәк, алар Ленарны һәръяклап кысрыкламакчы, уратып алмакчы булалар...

Ленар, үзе дә сизмәстән, арткарак чигенде. Тик артка барып нишләсен ул?! Авылга да йөгереп кенә җитеп булмаячак. Шунда гомере өзелер микәнни? Кызганыч булачак... Яшь бит әле ул. Әле яши генә башлады. Өметле музыкант, диләр иде... Талантлы татар, диләр... Инде конкурста да җиңде... Жәл… Әбисе дә жәл... Үз ындыры артында оныгының бүреләрдән талануын белсә, аның йөрәге шундук меңгә ярылачак, билләһи, ярылачак... Юк, болай гына үләргә ярамый. Нидер эшләргә кирәк. Бүреләр нәрсәдән курка соң әле? Мылтыктан... Уттан... Уттан! Тик нәрсәне яндырырга? Скрипканы! Скрипканымы? Юк, үзе шушы урында җан бирсә бирә, әмма скрипкасына тимәячәк. Бу – изге скрипка. Унсигезенче гасырда ук эшләнгән уен коралы. Аннары... аның шырпысы да юк. Ленар, бу авыр хәлгә эләккәч, беренче мәртәбә сөенеп куйды: аның шырпысы юк!

Тагын нишләп була соң? Ни кылып була?

Шул вакыт Ленарның ерак күңел төпкелендә тыйнак кына бер хатирә калкынып куйды. Кайчандыр кемдер аңа кара урманда аюга очрап, гармун уйнап исән калуы хакында сөйләгән иде. Кыргый җәнлекләр музыка яратучан булалар икән; моңлы итеп җырлаган яисә уен коралында уйнаган кешегә тимиләр, имеш...

Ленар, тиз-тиз генә иңбашыннан салып, кулына футлярын алды. Җиргә чүгәләп, аны юл өстенә куйды, бигеннән бушатты, ачып җибәрде. Бияләйләрен салып, юл читенә атты. Күкрәк баласы кебек ак биләүдә яткан скрипкасын ипләп кенә кулына алгач, бераз уйланып торды. Бүреләргә таба күтәрелеп тә карамады, скрипкасыннан карашын җибәрмичә, смычогын үрелеп алды, аннары, аягүрә басып, акрын гына уйнарга кереште. Күңеленнән генә, юк-юк, пышылдап кына, үзалдына игълан итте: “Иоһанн Себастьян Бах. Сонаталар...”

Бераз уйнагач, ничек сез анда, дигән кебек, бүреләргә күтәрелеп карады. Әнә алар юл өстендә тезелешеп утыралар. Шактый якынайганнар. Көй, музыка тәэсир итте микән - өнсез булып, туктап калганнар. Бу яңгырашның чынлап да җан ияләренә шаукымы бар микән әллә? Бардыр. Ерткыч бүре булып та бу кадәр иләсләнеп, исәнгерәп утырмаслар иде...

Кулындагы скрипкада, алай гына да түгел, үзенең йөрәгендә ниндидер сихри көч тоеп, Ленар, тагын да дәртләнебрәк, ярсыбрак уйнарга кереште.

3

Ленар уйнады да уйнады. Бүреләр бүтән якынаймадылар. Ләкин юлдан да китмәделәр, беркетеп, кагып куйган кебек утыра бирделәр. Әлегә аңлау мөмкин түгел – Бахның дәртле-ярсулы, әмма бераз усалрак музыкасы бүреләрне шулай тынычландырганмы, әллә тәмам куркытып, шомландырып җибәргәнме? Юктыр. Куркытырсың аларны... Әнә бит озын йоннарын кабартып, очлы, күмерле кзләрен төбәп, йотардай булып утыралар... Берсе генә, кечерәге, яшьрәге, башын әле бер якка, әле икенче якка кыегайтып, үзенең кызыксынуын яшерә алмыйча гаҗизләнеп утыра... Ә икенчесе башын күккә чөеп, борынын күтәреп, улаган кебек тора. Тик тавышы гына чыкмый. Әллә чыгамы? Скрипканың көчле аһәңе генә ишеттермиме?

Ленарның бармаклары өши башлады. Скрипка кылларында ничек кенә тиз йөгереп йөрсәләр дә, алар, әкренләп, берни тоймас хәлгә килделәр. Кемнеңдер: “Бармакларыңны сакла, аз гына өшеттеңме – син инде скрипач түгел”, - дигән сүзе исенә төште.

“Ник китмиләр инде болар, күпме уйнарга була?” – дип уйлады Ленар. Уйнап торган килеш, эченнән генә бүреләрне юлдан китәргә үгетләргә кереште: “ Барыгыз инде, китегез, үз урманыгызга кайтыгыз. Ә мине әбием көтә... Аннары... өшедем дә инде, бармакларым бик өшеде...”

Бүреләр аның уйларын аңламадылар, күрәсең, бер-берсенә каранып, кузгалышып куйдылар да, тагын тынып, баскан урыннарында катып калдылар.

Ленар уйнавын дәвам итте. Ул Бахның бишенчеме, алтынчымы сонатасын уйный иде, тау артыннан, әбисе йорты ягыннан төтен баганасы күтәрелде. “Әбекәй миченә якты, берәр тәмле әйбер пешерергә йөри, ахры”, - дип уйлап алды Ленар. Шунда гына ул үзенең иртәннән бирле авзына берни капмаганлыгын исенә төшерде. Аның эчендә дә бүреләр улый иде... Сәгать ничәләр бар икән? Соңдыр шул. Әнә бит карның җемелдәвеге беткән, күк йөзендәге кояш эреп юкка чыккан, таулар артындагы офыкка эңгер пәрдәсе тарала башлаган...

Ленар тәмам арыды. Уйнап түгел, басып торып арыды. Аяклары да шакыраеп каткан, күрәсең, кузгатырлык да түгел. Кузгатырга ярамый да. Кузгала башласаң, теге зәхмәтләр хәзер килеп җитәрләр...

Әллә сөйләшеп караргамы? “Сезнең алда минем бер гаебем да юк”, - дияргәме? Алай дип әйтергә татарча белми бит ул. Ә болар – татар бүреләре. Алар татарча гына аңлыйлар... Ә-ә?! Димәк, алар музыканың да татарчасын гына үз итәләр? Бәлки, әнә шул татар көен көтеп утыралардыр да? Кызганыч, Ленар бер татар көе дә белми... Халыкара конкурсларда классиканы гына уйнарга туры киләчәк, диделәр. Шулай да Ленар бер көйне белә... Белә иде... Хәзер ничектер... Икенчеме, өченчеме сыйныфта укыганда ниндидер бәйрәмдә ул татар көе уйнарга тиеш булды. Укытучылар аңа Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган музыканы бирделәр. Бу әсәр Ленарга бик ошаган иде. Ул аны, татар көе кирәк булганда, үскәчрәк тә уйнап йөрде. Күптән уйнаганы юк инде...

Ленар хәйләгә кереште. Үзе Бах сонатасын уйный, үзе, сиздермичә генә, Тукайның “Туган тел”ен кыстырып, ияртеп җибәрә. Шулай хәтерен яңарта. Әлегә әйбәт чыкмый, әллә хәтере томаланып киткән, әллә зиһене өшегән... Әллә туңган бармаклары тыңларга теләмиме?

Бергә уйнаганда Бах музыкасы белән татар көе кызык чыга икән... Атаклы немец композиторы скрипка өчен аз язган. Аның әсәрләрен скрипкачылар сирәк уйныйлар. Чөнки уйнау кыен. Бах көендә тавышлар күп. Аларны бөтен килеш алып бару өчен осталык кына җитми, күңел байлыгы да, җан тоемы да кирәк. Ә бит татарның үз көе дә - күптавышлы, бай төсмерле көй. Ленар шуңа да якын итте микән әллә ул Бахны? Ул бит татар малае. Ә татар кешесе Бахны әйбәт уйнарга тиеш, чөнки Бах та, татар да көйне бертөрле аңлыйлар... Кызык бу.

Ниһаять, Ленар “Туган тел”не исенә төшереп бетерде. Әлегә, Бах музыкасына кушып, кисәкләп кенә уйный иде, хәзер тулысынча уйнап-башкарып чыгачак. Шуннан беләчәк инде: бүреләр татар көен аңлыймы, юкмы?

Караңгылык иңә башлаган кышкы яланга моңлы татар көе тарала башлауга, бүреләр тагын кузгалышып куйдылар, хәтта тынгысызлана башладылар. Ленар, гаҗәпләнүеннән җылынып киткәндәй булды: әллә чынлап та тәэсир иттеме? Фан-тас-тика!

Көй, моң шундый серле, хәтта сихерле әйбер бит ул. Ялгыз гына яши алмый. Аңа сүз кирәк, мәгънә кирәк. Көйле, моңлы Кеше бу көй-моңның сүзен, мәгънәсен дә искә төшерергә, андый сүз булмаса, аны үзе уйлап чыгарырга тиеш була. Ә “Туган тел”нең сүзләре бар! Тукайның бу атаклы шигырен Ленар төгәл генә хәтерләми. Әмма матур, мәгънәле шигырь ул... Йомшак, ягымлы гына башланып китә. Шундук күңелләргә сарылып керә башлый...

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...

Бу моң, бу сихри моң ерткычларның да ерткычы, явызларның да явызы булып йөргән бүреләрнең күңеленә дә барып иреште бугай. Шулайдыр шул, аларның да күңеле бардыр. Алар да җан иясе. Ә җан иясенең күңеле булмый калмас. Әнә бит ничек мөкиббән китеп, башларын өскә чөеп, йотлыгып тыңлап утыралар... Нәрсә уйлыйлар икән, нәрсә кичерәләр икән алар бу минутта? Бу моң – алар өчен югалту сагышмы, әллә... Әллә киләсе язга якты өметме?

Ниһаять, Ходай Тәгаләнең сәгате сукты! Ходайның илаһи ишарәсе, ымы бүреләргә барып иреште. Менә алар, бердәм кубып, дүрт аякларына калкындылар, аннары Ленарга карап, дөресрәге, багып, хәтта багынып тордылар да килгән эләре буенча китеп бардылар... Күк-чуар тасма, шуышып, “агып”, әрәмә ышыгына кереп киткәнче уйнады әле Ленар. Аннары, буынсыз калып, гөрселдәп юл өстенә авып төште, скрипкасы бер якка, бүреге икенче якка очты...

Берникадәр вакыт хәрәкәтсез ятты. Күзләрен йомып, күңелендәге хис-тойгыларын берәмтекләп барларга кереште. Үләсе килде. Аннары кабат яшисе килде... Әбисе күз алдына килеп басты. Аның җылы миче... Җылы түшәге... Җылы карашы... Сүзе...

Ленар, аякларын яза-яза, көч-хәл белән торып басканда, җир өстенә караңгы төшеп беткән иде инде. Ул, туңган кул-бармакларына хәлсез, әмма җылы тынын өрә-өрә, тирә-якта чәчелеп яткан әйберләрен җыештыра башлады. Ул инде бүреләр хакында уйламый. Ул хәтта әбисе хакында да уйламый. Ул берни дә уйламый... Аның күңелендә бер генә хис, тойгы бар. Ул аның йөрәге, бәгыре кебек, җаны кебек... Үзе газапланып әрни, үзе сөенә:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Гыйнвар, 2003 ел.