Борчак бөртеге

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Борчак бөртеге

(Рус халык әкияте, Айзинә Нурисламова тәрҗемәсе)


Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди әби белән бабай. Алар бик ярлы яшәгәннәр. Бабай алпавытта бакчачы булып эшләгән. Ә әби кешеләргә кер юарга йөргән.

Бервакыт бабай кесә тулы борчак алып кайткан һәм әбигә пешерергә кушкан.

Борчакны юганда бер борчак бөртеге әбинең кулыннан төшеп китеп, идән ярыгына кысылып калган. Әби аны эзли-эзли арып беткән, ләкин таба алмаган. Әби белән бабай борчакны пешереп ашаганнар да йокларга ятканнар. Ә теге борчак бөртеге турында бөтенләй онытканнар. Шулай итеп, өч көн үтеп тә киткән. Әби бер көнне караса, шаккаткан: идән астындагы борчак бөртеге шытып чыккан, ди. Әби моңа бик сөенгән, аңа су сибә башлаган.

Бабай кайткач, әби әйтә икән:

— Кара әле, картым, борчак бөртеге шытып чыккан бит, өстенә баса күрмә.

Әби борчакны бик тырышып тәрбияләгән, көн саен су сипкән. Шулай итеп, борчак ай үсәсен көн үсеп, көннәрнең берендә түшәмгә кадәр җиткән, ди. Әби бабайга әйтә икән:

— Картым, түшәмне сүт. Алайса, борчак үсә алмый.

— Син нәрсә, карчык, акылыңнан яздың мәллә? Болай да өй тузып беткән. Кыш көне нишләрбез?

Әби һаман үзенекен тукый икән:

— Картым, сиңа әйтәм, түшәмне сүт, ә аннары карарбыз.

“Бернәрсә эшләп булмый, әби тавыш чыгара, димәк, сүтәргә кирәк”, — дип уйлый бабай.

Шулай итеп, бабай түшәмне сүткән. Ә борчак бөртеге һаман югарыга үрмәли икән. Менә көннәрнең берендә ул инде түбәгә кадәр үсеп җиткән. Әби әйтә икән:

— Картым, түбәне сүт, алайса, борчак үсә алмый.

— Син нәрсә, карчык, акылыңны җуйдың мәллә, болай да каралты-кура тузган. Әби һаман үз сүзен кабатлый икән:

— Сиңа әйтәм бит, сүт түбәне, калганын аннары карарбыз.

Шуннан соң бабай түбәне сүткән, ди. Кояш карауга, борчак бөртеге чәчәкләр ата башлаган. Сабаклары җиргә кадәр җәелгән. Кузаклары да өлгерә башлаган, ди.

Әби кузакларның өлгерүен күргәч, бабайга әйтә икән:

— Картым, картым, әйдә, борчак җыярга менәбез.

Шулай итеп, алар бик күп борчак кузагы җыйганнар.

Менә алар җыйган борчакларын чистарта башлаганнар. Ә борчаклар гади түгел, алтын икән. Әби белән бабай бик сөенгәннәр, бай тормышта яши башлаганнар. Яңа өй төзегәннәр, тавыклар үрчеткәннәр, сыер сатып алганнар. Ә калган алтыннарны дәүләткә биреп, үзләре матур гына гомер кичергәннәр, ди.