Борма Ижау юллары

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Рабига Шамил кызы Газизуллина


1.Бормалы юлларга карыйм,

  • Ижауларга барганда.
  • Әткәемне искә алам ,
  • Юл буйлап уйлаганда.

2. Песәй авылы аша үтә,

  • Борма—борма юллары.
  • Шул юллардан үтеп йөргән,
  • Мин бар туганнарым.

3. Яшь вакытта әтәй--әнкәй

  • Бу якларда урман кискән
  • Авыр еллар, авыр юллар,
  • Урманнарга алып киткән.

4. Ямь-яшел урманлы җирдә,

  • Нылга Сартчигурында.
  • Райхана апам туган икән,
  • Табигать кочагында.

5. Апам бишеген тибрәтүче,

  • Назиф абыем булган.
  • Лама бәбәй, әтәй кайтыр,
  • Мәмәй апкайтыр дигән.

6. Җиде яшьлек Назиф абый ,

  • Салкын тиеп әрәм булган.
  • Райхана апам да авырган,
  • Ничек әле исән калган.

7. Иң зур апам Гөлфария,

  • Бары өч ай гомер иткән.
  • Шул кайгыдан әтәй-әнкәй,
  • Ижауларга барып җиткән.

8. Яңадан авылга кайтып,

  • Урнашкач та нигез корып.
  • Язмыш йөрткән шул юлларда,
  • Кузовларда өшеп--туңып.

9. Ижауларга барып йөргән,

  • Сарапуллар аркылы.
  • Гөлҗамал әбекәемне,
  • Искә алам еш кына.

10.

  • Тимер юл рельсларына,
  • Якын гына бер җирдә.
  • Иң зур улы Хәсән абый,
  • Печән чапкан малына.

11. Каникулда әби мине ,

  • Алып барды Ижауга.
  • Рифкать абыем кинода,
  • Алып бирде туңдырма.

12. Баллы туңдырмалар ашап,

  • Үсмәдек без авылда.
  • Иң беренче туңдырманың,
  • Тәмен белдем Ижауда.

13. Толып киеп , итек киеп,

  • Кыш та бардым Ижауга.
  • Хәйран калам әткәемә,
  • Кожан киеп барганга.

14. Шайхенур абыкаемның,

  • Гомере кыска булды.
  • Ижау юлларында йөреп,
  • Салкын тигәндер инде.

15. Тәмле сушкилар апкайтып,

  • Ашата иде безне.
  • Ижау сушкилары тәме,
  • Авызда гына калды.

16. Тойгузино дигән авыл,

  • Күренеп кала ерактан.
  • Әллә минем туган авылым,
  • Урман ягына күчкән.

17. Кайсы юллардан үтсәң дә,

  • Варзи Ятчи күренә.
  • Әткәм тәмам эшләп аргач,
  • Ял иткән бит биредә.

18. Хәтирәләрнең чиге юк,

  • Шушы юлдан үткәндә.
  • Кичке Таңга килеп җиткәч,
  • Фатыйма апа каршымда.

19. Әнкәй белән Фатыйма апа,

  • Бергә йөргән клубка.
  • Кичке Таң егетләре,
  • Гашыйк булган кунакта.

20. Авыл күчкәч авылдашлар,

  • Урнаштылар Ижауга.
  • Мөмкин булса теләр идем,
  • Һәммәсен дә күрергә.

21. Борма Ижау юлларында,

  • Бик күп йөрдем бу юлы.
  • Кайчан гына үтсәм дә,
  • Искә алам мин сезне.

22. Искә алам әбиемне,

  • Искә алам бабамны.
  • Ничек яшәделәр микән,
  • Ташлап киткәч авылны.

23. Сафа бабам сагынгандыр,

  • Нәфисә әби елагандыр.
  • Үзәкләре өзелгәндер,
  • Уйлап күчкән авылны.

24. Бик авыр булгандыр инде,

  • Картайгач күченүләр,
  • Кемгә кирәк булды микән,
  • Авылны күчерүләр.

25. Менә тагын юлга чыктык,

  • Кышкы Ижау юлына,
  • Уйлар диңгезенә чумам,
  • Гүя әткәм күренә.