Бер кашык дегет

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Нияз Акмал

Тулы исеме Нияз Рәшит улы Акмалов
Һөнәре язучы, шагыйрь, журналист


— Ишеттеңме, әби?! Әби дим, ишеттеңме!.. Әбисе ишетмәгәч малай түр бүлмәгә атылып керде:
— Әби! Ишеттеңме?! Әбисе намазлык өстендә утыра иде. Малай, шуны күреп, әкрен генә ишекне япты. Бераздан соң әбисе үзе бу якка чыкты.
— Бер-бер хәл булганмы әллә дип торам. Ут чыккандай кычкырасың. Нәрсә әйтмәкче иең шул тиклем каударлап? Малай көлемсерәде:
— һы... Мин кергәч ишетмәгәнгә сабыштың үзең.
— Намазны өзәргә ярамый, балам. Ни әйтмәкче идең соң? Малайның күзләрендә очкыннар кабынып китте:
— Комета килә ди!.. Радиодан әйттеләр! Төнлә карасаң, сыңар күз белән дә күреп була ди! Койрыгы да бар ди! Әбисе малайга шикләнебрәк карап куйды:
— Үзең дә шул кәмитәдән ким кәмитләнмисең. Көне буена тыз да быз. Дәресләреңне әзерләдеңме соң әле? Кәмитәнең генә түгел, үзеңнең дә койрыгың бар бугай ләбаса!
— Нинди койрык?
— Син, бала, мине берни дә белми дип уйлама. Әбиең барысын да бик белеп тора. Иә, ходаем! Адәм хурлыкларына каласым бар икән әле бу бала белән. Ташлап киткән атасын, калдырып киткән анасын әйтерием!.. Малай сискәнде:
— Нинди койрык? Нинди хурлык? Үзе килдеме?
— Үзе түгел, ә укытучы апаң. Малайның ике бит уртасы кызарып чыкты. Хәзер ул йә елап җибәрер, йә кычкырып көләр сыман иде. Тик ул еламады да, көлмәде дә. Чөйдәге пәлтәсен үрелеп алды, бүреген башына салды:
— Ул үзе үчләшә! Юри шулай каныга ул миңа! Үзе!.. Каерылып ачылган ишектән өйгә салкынча һава кереп тулды.
— Кая олактың тагы?! Тотып чыбыклаучы юк сине, чыбыркылаучы юк!.. Әбисенең соңгы сүзләрен малай ишетмәде.

***[үзгәртү]

Печәнлектә рәхәт. Җәй исе килә. Күк йөзе чалт аяз. Әмма, күзгә яшь килеп тыгыла да, йолдызлар тоныкланып кала. Наять күзләрен җиң очы белән сөртеп ала, иреннәрен тешләп, яшь килүен тыярга тырыша, күккә карый. Кем чәчкән бу йолдызларны шул тиклем? Унә, уртада
— ике якты йолдыз. Әни йолдыз белән әти йолдыз. Яннарында
— бала йолдызлар. Йолдызлар шулкадәр күп, Наять кенә берьялгызы... Бервакыт әбисеннән сорады:
— Әби! Йолдызларны кем чәчкән!
— Үзләре чәчелгән,—диде әбисе.—Дөнья яралганда.
— Ә дөнья каян яралган?
— Ул кадәресен үк мин белмим, улым. Дөнья яралганда мин юк ием әле.
— Ә кем белә?
— Аптыратма әле шул юк-бар сорауларың белән! Әнә, сабагыңны кара. Мәктәптә бөтенесен дә өйрәтерләр. Гел шулай Наятьнең әбисе: «Дәресеңне укы»,
— дип бәйләнә, ә сораганыңа җавап бирми. Печәнлектә рәхәт. Монда Наятьнең үз куышы. Кышын ук ясап куйган иде. Менеп-төшеп йөрергә дә бик уңайлы: ындыр артына гына чыгасың да, койма башына үрмәлисең. Аннан инде туп-туры печән чүмәләсенә! Беркем күрми, беркем белми. Мондый урын булу әйбәт ул. Күккә дә якынрак. Теге комета да, күренсә, шушыннан гына күренә инде. Тик кайчан килер икән ул? Бүгенме? Иртәгәме? Әллә бөтенләй бүтән көннеме? Кайчан киләсен төгәл генә ишетми калды Наять...

Ә йолдызлар күп. Чалкан ятып санасаң да санап бетерерлек түгел. Әни йолдыз, әти йолдыз.... Яннарында
— бала йолдызлар... Наять күзләрен янә җиң очы белән сөртеп алды, еракка-еракка, тонык йолдызлар арасына төбәлде. Шул тонык йолдызлар арасыннан ниндидер бер комета атылып чыгар да аның күңелен сөендерер, җылы бирер, куандырыр, юатыр сыман иде...
— Наять! Наять улым! Әбисе тагын эзли чыкты. Хәзер ул урам буйлап эзләп кайтачак. Эзләсен. Эндәшмәячәк Наять. Кермәячәк ул бүген өйгә. Тыңламаячак Бикәнең әләген. Юри килгән ул бүген Наятьнең өенә, тагы да каныгырга дип килгән...

* * *[үзгәртү]

Сөембикә калада кала алмады. Хәер, кала мәктәбендә укытырга уе-теләге дә юк иде аның. Практика вакытында ук күңеле кайтты: урманда адашкан кебек, мең бала арасында буталып йөри анда укытучы. Кайдадыр якын-тирәдә, әти-әнисе янында калып, тыныч кына бер эшкә урнашу иде кызның исәбе. Бу турыда ул соңгы курста, эшкә билгеләнү көннәре якынлашкач кына ныклап уйлый башлады. Әле үзе дә тәгаен генә ныклап ышанып җитмәгән бер өмете дә бар иде: кияүгә чыкса, калада калу-калмау мәсьәләсе үзеннән-үзе хәл ителәчәк.

Кияү табылмаса да җае табылды: әтисенең якын танышлары ярдәм итеп, район җиренә эшкә билгеләнүдән котылып калды, кәгазь эше белән шөгыльләнүче кечкенә оешмаларның берсенә хезмәткәр булып урнашты. Хезмәт хакы аз булуга да әллә ни игътибар итмәде. Көндәлек эшнең эчпошыргыч мәшәкатьләренә күнегергә тырышты. Әмма тора-бара, инде тәмам күнегер вакыт җиткәч, күңелендә ниндидер бер сәер тойгы, ризасызлык, канәгатьсезлек тойгысы барлыкка килде, һәм бу ризасызлык, әкренләп үсә барып, үз-үзеңне өзмәс-куймас битәрләүгә, тормыштан, эштән, тирә-юньнән мәгънә таба алмауга әверелде. Кәгазь кыштырдатып, эшләгән атлы булып көн үткәрүләр, үз эшеңнең ныклы бер нәтиҗәсен күрмәү күңел кайтаргыч бер нәрсәгә әйләнде. Җитмәсә, әлеге оешмада хезмәткәрләр санын кыскарту турында имеш-мимешләр йөри башлады. Нәкъ менә шундый көннәрнең берсендә аның ышанып йөргән егете башка бер кызга өйләнеп куйды. Сөембикәне онытмавын белдереп, туйга чакыру кәгазе җибәрде. Болай да җанын кая куярга белми йөргән Сөембикә өчен бу хәл бер сылтау-сәбәп кенә булды. Эштән документларын алды да туп-туры министрлыкка барды. Үзенең әдәбият укытучысы икәнен, дипломлы белгеч булуын әйтеп сүз башлады:
— Эш бирегез! Кая булса да җибәрегез, ераккарак булсын...— диде.

Кинәт кузгалган йомгак, чыннан да, еракка тәгәри. Район җиренә килеп төшкән Сөембикәне кочак җәеп каршы алдылар да, үзәктән шактый читтә урнашкан авылларның берсенә, сигезьеллык мәктәпкә озаттылар. Бу мәктәптә әдәбият укыткан кыз көтмәгәндә эшен ташлап китеп барган, балалар кыш уртасында укытучысыз калган икән.

Әнә шулай итеп, Сөембикә авыл укытучысы булып китте. Әти-әнисе йортыннан, кем әйтмешли, бер төенчек киемен һәм үсмер чактан ук яратып-карап үстергән этен
— бәләкәй генә гәүдәле, йөнтәс йонлы «Шоколодка»сын гына алды. Эт ияртеп килгән бу кызны авыл халкы бик сәерсенеп каршылады. Ә Сөембикә исә авыл балаларының сурәтен күңеленә башта ук салып куйган иде. Аның күзаллавынча шулай: барысы да ягымлылар, самимиләр, эчкерсезләр. һәммәсе дә: “Апа! Апа!»—дип, җан атып, күзләреңә генә карап торалар. Сөембикә мондый карашка мохтаҗ иде.

Беренче дәрескә кергәндә дә күңелендәге әнә шул якты сурәтне алып керде. Керде, танышты. Үзе белән таныштырды. Беренче дәресне кызыклырак итеп үткәрергә тырышты. Бу дәрестән бик күп нәрсә торганын ул белә иде.
— Иә, хәзер инде кемдә нинди сорау бар?—диде ул соңыннан. Исәбе
— дәресне ныклап аралашу, танышу белән төгәлләү иде. Класс шактый вакыт тын торды. Ниһаять, беренче кыюсыз кул күренде. Кызлар кулы.
— Апа, ә сез бездән тиз генә китмисезме? Әллә?.. Мондый сорауны Сөембикә көтмәгән иде. һәрхәлдә, бу сорауга җавабы әзер түгел иде. Шуңа күрә шаяртырга тырышты:
— Әгәр сез кумасагыз, тиз генә китәргә җыенмыйм әле! Класс җанланып китте:
— Ю-юк-к, апа! Кумыйбыз!.. Бездән гел китеп торалар, үзләре китә!..
— Калмыйлар безнең авылда, караңгы авыл диләр...
— Балалар, тагын нинди сораулар бар? Икенче кул күтәрелде. Малайлар кулы.
— Апа! Этеңнең исеме ничек? Сөембикә каушады. Кызарып чыкты. Бу сорауны көлүме, юкмы икәнен аңлау өчен малайның йөзенә туры карады. Яманлык тапмагач, әйтте:
— «Шоколадка» исемле. Класс гөр килде.
— Апа! Ә ул шиколат ашыймы? Шуны ашаганга шулай бәләкәй булып калганмы?
— Апа! Безнең авыл кибетенә шиколатның гомер кайтканы юк!.. Сөембикә чынлап каушады. Ул инде бу сорауларның кайсысы чын, кайсысы көлеп, юри төрттереп әйтелгәнен чамаларлык хәлдә түгел иде. һәм ул, ниндидер бер эчке сизенү белән, бүгенге дәреснең үз файдасына узмаячагын төшенде. Авыл балаларының бер төрле уртак сурәте юкка чыкты.
— Апа! Ә ул «Шиколатка» сезнең караватта йоклыймы? «Тәрәзәдән карап йөргәннәр...»
— бу уй мизгел эчендә сызылып үтте. Әйе, аның йомшак, иркә эте урын-җиргә, мендәр өстенә менеп ятарга ярата. Әйе, ул артык иркә, артык нәзберек җан. Әмма моның бу дәрескә ни катнашы бар, ни катнашы?!
— Балалар!
— Сөембикә, соңгы сабырлыгын җыеп, класска дәште.
— Әйдәгез, җитдирәк нәрсәләр турында сөйләшик. Кемдә нинди җитди сорау бар? Иң арттагы рәттән бер кул күтәрелде. Бу малайның моңарчы бер сүз дә дәшми утыруын шәйләгән иде Сөембикә. Нидер өмет итеп, яклау көтеп, ашыгып эндәште:
— Әйе, менә кем... Исемең ничек әле?
— Наять.
— Әйе, әйт, Наять соравыңны. Малай икеләнеп торды, аннан соң туры карады:
— Дөнья каян яралган?
— Нәрсә?!—Моңарчы тартылып торган кыл шартлап езелде, Сөембикә кычкырып җибәрүен сизми калды.
— Оятсыз! Чыгып кит класстан! Хәзер үк чыгып кит!.. Малайның күзләре зур булып ачылды. Аннан ул, башын түбән иеп, ишеккә таба ашыкты. Бу беренче дәрес вакыйгасы, нинди юл беләндер, мәктәп директорына да ишетелгән икән. Ике арада сүз булды.
— Беләсеңме, наныем...
— Директор сүзен ашыкмыйча, җөпләп кенә әйтте. Ул Корбанов... Исеме ничек әле?.. Ә, әйе, Наять... Бераз сәеррәк малай ул. Укуы да йомшак. Әти-әнисез үскән малай. Аңа инде таләпне бик зурдан кую кирәкмәс. Шул «өч»легә тартып бара алса, башкасына өмет иткән юк. Сигезенчене бетереп чыкса, колхозда менә дигән эшли андыйлар...
— Директор, авыр сулап, сүзен йомгаклады.
— Аңа «ике»ле кую белән мавыкма инде. Бер кашык дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, мәктәпнең өлгереш күрсәткечен түбәнәйтмик. Сиңа яңа кеше буларак әйтәм, башка укытучылар моны белә...

Үзенең сабырсызлыгы, югалып калуы өчен үкенергә өлгергән Сөембикә директорның бу сүзләрен башта бүтәнчәрәк итеп, үзенә күрә бер шелтә сыман кабул итте. Әмма соңыннан, өзелгән дәрес турында төн йокысын калдырып уйланганда, көтелмәгән бер ачыш ясады: Наять исемле шушы малайның киләчәгенә, мөмкинлекләренә алдан ук ниндидер тамга салып кую иллә дә зур хата
— Сөембикә аңлап, төшенеп өлгермәгән, әмма тоеп алган бер хата түгелме соң? Бу хакта уйлау Сөембикәнең күңелен кыйнады, җанын әрнетте, аның үзен төн йокысыз итте. Кешеләрдән сорашып белде: әтисе ташлап киткәч, әнисе башка берәү белән тора башлап, малайны үз янына сыйдыра алмыйча, әбисе янына кайтарган икән. Юк, малайны жәлләү хисе түгел, аңа ярдәм итү, аңа тагылган әлеге тамганы сөртеп ташлау, күрәләтә ясалган хатага каршы чыгу теләге уянды Сөембикәдә. Малайга карата игътибарлырак булырга, аның укуын, атлаган адымын күзәтеп барырга тырышты, һәм тагын ялгышты: беренче дәрестән соң ике арада әллә нинди, күзгә күренмәс, әмма үтеп чыкмаслык бер киртә барлыкка килгән иде. Әнә шул киртәне атлап чыгарга теләгән Сөембикәнең һәр адымы, һәр изге нияте кире кагыла килде. Ягымлылык белән барып чыкмагач, таләпчән дә булып карады Сөембикә: дәрестә юньләп җавап бирмәгән, юньләп эндәшмәгән малайга «ике»леләр тезеп карады. Тәэсире булмады. Кыен иде, бик кыен иде мондый хәл Сөембикә өчен.

Яз якынлашты. Мартның буранлы көне, дөресрәге, буранлы киче иде. Мәктәптән соңлап чыккан Сөембикә авыл китапханәсе ишегеннән пәйда булып та каядыр юкка чыккан шәүләне күреп калды. Күреп калды да, кинәт туктады: «Наять түгелме соң бу?» Китапханәгә таба ашыкканда әле үзенең нәрсәгә ашыкканын да, нәрсә теләгәнен, нәрсәгә өметләнгәнен дә төгәл генә белми иде. Әмма ниндидер бер эчке сизенү аны шул якты тәрәзәле йортка таба әйди, чакыра, ашыктыра башлады.

Иртән мәктәпкә дә ашкынып барды. Алда төне буе уйлап чыккан, дәртләндереп, җилкендереп торган максаты бар. Кичә китапханәдә белде: Наять
— китапны иң күп укучылардан. Сөембикә ул алган китаплар исемлеген карап чыкты: шигырь китаплары да, фантастик эчтәлекле китаплар да, астрономия дәреслекләре дә барысы да бар иде анда. Аларны аңлап укыганмы малай, әллә болай гына алганмы монысы билгесез. Әмма шунысы хак дәрестә үтеләсе әсәрләрнең күбесен Наять инде укыган, былтыр ук укыган... Әле «Тын Дон»ны сорап килгән иде бер көн, диде китапханәче хатын. «Үсә төшкәч укырсың, хәзер син аны барыбер аңламыйсың әле»,— дидем. Соң, шулай димичә!.. Бишенче класс баласына ничек инде «Тын Дон»ны бирим ди?! Сөембикә игътибар итте, Наять, әле көз көне генә, «Корыч ничек чыныкты» әсәрен укыган. Исәбе шул иде: Островскийның әлеге әсәре буенча класста сөйләшү үткәрергә. Китапның кызык-кызык урыннарын бергәләп укырга. Наять катнашачак, катнашмый кала алмаячак мондый сөйләшүгә!.. Дәрескә кергәч тә әйтте:
— Балалар, без бүген программадан бераз читләшәбез,
— диде. Кулындагы китабын югары күтәреп, класска күз йөртеп чыкты.
— «Корыч ничек чыныкты»ны күпләрегез укыгандыр инде? Берничә кул югары күтәрелде. Әлеге куллар арасында Наять кулы юк иде.
— Йә, тыңлагыз, алайса, башта үзем укыйм... Сөембикә яратып, бирелеп, онытылып укыды. Бу гадәти дәрес түгел иде: укучылар да моны сизде, тын калып, йотылып тыңладылар. Беренче өзекне укыгач, сөйләшеп алу кирәк иде. - Павка Корчагинның язмышы меңләгән кешеләрне тетрәндергән,
— диде Сөембикә.
— Ә без менә аның балачагы турында укып үттек. Бу өзектә Павка Корчагинның батырлыгын сөйләүче нинди мисаллар бар? Сөембикә кинәт сискәнде: Наятьнең йөзендә үҗәт елмаю, мәсхәрәле көлемсерәү чагылып үтте. Алгы рәттән торып баскан кыз ашыгып һәм чатнатып җавап бирде:
— Павка Корчагин малай чактан ук батыр булып үскән. Ул хәтта поптан да курыкмаган. Аның өенә дәрес алырга баргач оннарына тәмәке салып киткән... Сөембикә күрде: Наятьнең иреннәрендәге сәер, мәсхәрәле елмаю тагын да сизелебрәк тора, күзгә керә иде. Ул түзмәде:
— Наять! Син нәрсәдер әйтергә телисең бугай?—диде.
— Тор әле! Малай торып басты. Йөзендәге кинаяле елмаю шунда ук юкка чыкты.
— Син нәрсәдер әйтмәкче идең бит?
— дип кабатлады Сөембикә һәм соңгысын юри төрттереп әйтте:
— Әллә әйтергә куркасыңмы? Әнә, Павка Корчагин хәтта поптан да курыкмаган! Малайның кашлары җыерылып куйды. Аннан сон, ул тәрәзәгә карады:
— Батырлык түгел ул.
— Нәрсә батырлык түгел? Малай карашын тәрәзәдән алды. Туп-туры Сөембикәгә карады:
— Попның онына тәмәке салу батырлыкмы? Ул бит аны өенә дәрес бирергә чакырган! Сөембикә бермәлгә аптырабрак калды. Бу көтелмәгән җавапны ишеткән класс та хәзер аңа
— укытучыга төбәлгән иде. һәм Сөембикә, сүзен бутабрак әйткәнен сизсә дә, җавап кайтарырга ашыкты:
— Син, Наять, бик үк аңлап бетермәгәнсең бугай. Ул бит
— поп... Дин сабагын укыткан кеше... Бу хәл бит революциягә кадәр булган... Малайның күзләре очкынланып китте:
— Булса соң! Революциянең монда ни катнашы бар?! Ул бит аны укытырга, сабак бирергә чакырган. Аннан соң... Он бит ул, ипи! Ипигә тәмәке салу батырлыкны? Сезнең ашка кара таракан салып китерсәләр, сез үзегез нишләр идегез? Класс ялт итеп Сөембикәгә борылды. «Әйе, сез нишләр идегез?» дип ачыктан-ачык кычкырып торган бу карашлардан Сөембикә тәмам кызарып чыкты. Нәкъ менә шушы мәлдә үзенең бу дәресне үткәрергә уйлавына үкенеп куйды. Хәер, ул бүген Наятьне кузгатты, аны бәхәскә кушылырга мәҗбүр итте. Әмма хәзер бу бәхәстән чыгарга, үзең дә оятка калмыйча, малайны да рәнҗетмичә чыгарга кирәк иде. Ләкин ничек?
— Син, Наять,
— диде ул, ниһаять,
— мине поп белән чагыштырма инде. Поп бит ул, барыбер, дин сабагы укыткан. Ә мин... Аннан соң, Павка ул эшен, мөгаен, малайлык шуклыгы белән эшләгәндер. Бу эш аның үзенә зур батырлык булып тоелгандыр. Әмма ул чыннан да батыр булган бит, моны аның киләчәк язмышы бик ачык күрсәтә... Сөембикә тагын нидер әйтмәкче иде, тик аны бүлдерделәр. Класс шаулашып-гөрләшеп Наятьне үчекли башлады:
— Апа! Нәрсә сөйләп торасың! Павка Корчагинның кем икәнен беләмени ул Наять!
— Аның әбисе намаз укый. Шуңа яклый ул попны!.. Малай кинәт җыерылып куйды. Як-ягына ачулы караш ташлап, талпынып алды. Әмма эндәшмәде, кулына букчасын эләктерде дә, ишеккә таба ташланды, аннан соң кинәт борылды:


— Батырлык түгел шул менә! Түгел!..

Аңлап-аңышып өлгергән Сөембикә коридорга атылып чыкканда малайдан җилләр искән иде инде. Ә Наять артына борылып карамады. Тамак төбенә утырган авыр төерне, күзләренә тыгылган ачы яшьне йотып, өенә таба чапты.
— Юри каныга!..
— дип кабатлады ул, үртәлә-үртәлә. һәм үзенең, Бикә өенә барып, аның онына тәмәке салып китүен күзаллап куйды.
— Әйе, үзеңә шулай итсәләр, нишләр иең икән әле?!
— Әй, яшьти! Дәрестән качтың мәллә? Кая чабасың шулай?

Наять, сискәнеп, башын күтәрде. Әхми икән. Элек ул Наять өчен Әхмәтхан абый иде. Хәзер
— Әхми. Элек Наять аның трактор кабызганын карап торырга ярата, капка төпләрендәге мичкәләрдән дегет-май алып, йә ботинкасын, йә күнитеген ялтыратып китә торган иде. Хәзер алай итми: Бикә белән авызга-авыз килеп сөйләшеп торганнарын яратмый. Күрше булганнар, имеш!..

Әхми, майлы кулларын чүпрәккә сертә-сөртә, тагын авызын ерды. Өенә керешли борылып бармак янады:


— Кара аны, яшьти, подшипникларны суга күрмә!.. Наять, гарьләнеп, китәргә генә борылган иде, яман хәтәр тавыш кубарып, күршеләрнең капка астыннан «Шоколадка» килеп чыкты. Өрә-өрә ыргылып, малайнын чалбар балагыннан эләктерергә маташты.
— Ах, әле син дә кагынасыңмы миңа?!
— Наять этне сыртыннан эләктереп алды да дегет-май салынган мичкәгә тыгып чыгарды. Яман коты алынган эт, бар көченә чинап, капка астына элдерде.

Печәнлектә рәхәт. Моннан бөтен авыл уч төбендәге сыман күренә. Әнә, клуб йорты, китапханә... Мәктәптә дә ут сүнгән. Кайтып киткәннәр мәктәптән. Бикә инде җиденче төшен күрәдер. Шайтан кебек каралган «Шоколадка»сын кочаклап ятадыр. Ә юк, йокламый. Тәрәзәсендә ут бар. Йокламый, Наятькә ничегрәк каныгырга дип план кора. Этен юа микән әллә? Кер сабыны белән. Һе, алай гына бетми ул май! Әнә, Әхмиеңнән солярка сора. Солярка гына бетерсә әле!

Наять, Бикәнең ничек итеп этен чистартканын күзаллап, эчтән генә көлеп куйды. Артыграк китте китүен. Эткә тимәскә иде... Үзе каныга бит, каһәр... Павка Корчагинны, имеш, Наять укымаган, имеш аңламый... Батырлыгын белми, имеш... Ике кат укыды ул китапны Наять, беләсегез килсә. Корчагин турында укып, курыкмаска өйрәнде. Менә бу печәнлектәге куышын да төнлә ялгыз калудан курыкмас өчен ясады... Иртәгә каныгачак инде Бикә. Сизгәндер, белгәндер этен кем майга батырганын. Өйгә дә шуның өчен килгән булгандыр. Наятькә бик күңелсез булып китте. Үзен бик ялгыз, бик тә ялгыз итеп тойды ул бу минутта. Кайгылы башын артка ташлап, янә күк йөзенә төбәлде. Баш очында ике якты йолдыз яна. Әни йолдыз белән әти йолдыз. Еракта... Яннарында
— бала йолдызлар... Кем чәчкән бу йолдызларны шулкадәр? Кем аларны шулай урнаштырган? Нигә йолдызлар шулай күп, Наять кенә берьялгызы?.. Ничек яралган бу дөнья, каян яралган?.. Малай калтыранып, туңып китте. Битенә агып төшкән яшь тамчылары аны җылыта алмый иде инде. Юк, кермәячәк ул, кермәячәк бүген өйгә. Туңса да кермәячәк. Менә шунда, печән арасында гына черем итеп алачак... Аз гына... Янәшәдә нидер кыштырдады. Малай, сискәнеп, печән эченәрәк елышты, күзләрен четердәтеп йомды.
— Наять!.. Синме бу?!
Малайның йөзенә кайнар сулыш белән бергә хушбуй исе килеп бәрелде. Ул күзләрен ачты. Янында укытучы Сөембикә иде.
— Комета көтәсеңме? Мин дә ишеттем. Радиодан әйттеләр!.. Наять моны башта төш күрәм дип уйлаган иде. «Эзләп тапкан, эте өчен үчләшергә килгән...» дигән уй аны йокыдан тәмам айнытып җибәрде һәм ул моның төш түгеллегенә ышанды. Каян белгән ул Наятьнең монда икәнен? Ничек эзләп тапкан?.. Сөембикә малайга елышыбрак утырды.
— Килергә тиеш, радиодан әйттеләр. Бүген булмаса
— иртәгә, иртәгә булмаса — якын көннәрдә. Ә, бәлки, бүген... Их, мәктәптә телескоп бар, телескоптан карыйсы иде аны!.. Аннан шәп күренә инде ул!..
— Телескоптан карасаңмы?! — малай үзенең кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Әмма, шунда ук суынып, башын читкә борды. Телескоп түгел, рәнҗү-каргыш эләгәчәк әле сиңа, эләгәчәк... Сөембикә малайга елышты:
— Туңдыңмы?
— Ю-ук,— дип сузды малай астан гына.
— Алдашма, туңгансың бит! — Сөембикә һаман читкә тартылган малайны кочаклап ук алды.
— Минем «Шоколадка» кебек үк кире беткән икәнсең син. Ул әле тагын да тыңлаусызрак. Бүген өйдән чыгып киткән дә, дегеткә батып, кап-кара булып кайтып кергән. Җитмәсә, мендәрем өстенә менеп яткан, җүнсез! Бетергән урын-җиремне... Наятьнең тыны кысылды: «Башлана башлады...» Әмма укытучы яңадан күккә, йолдызларга төбәлде, тынып калды.
— Каян яралган бу дөнья шулай, ә? — диде ул, шактый тын торгач.
— Бу йолдызларның санын белүче бар микән? Наять, гаҗәпләнеп, укытучыга карады: «Әллә юри кылана, әллә үзе дә белми?..»
— Наять, иртәгә телескоп алып менәбезме монда? Ә?! Малай башын читкә борды:
— Юк, үзе буялмагандыр ул...
— Нәрсәне әйтәсең? Кемне?
— «Шоколадка»ны әйтәм.
— Ничек инде? Үзе буялмыйча, кем буясын аны тагы?
— Берәрсе тыккандыр аны май мичкәсенә. Бүгенге көннең берәр Павка Корчагины.... Сөембикә башта гаҗәпләнде. Аннан соң, малайга карап-карап торды да, башын артка ташлап, рәхәтләнә-рәхәтләнә кычкырып көлде. Малайның башыннан бүреген бәреп төшерде. Кочаклап алып, башын күкрәгенә кысты:
— Әле син һаман үртәшәсеңме?! Җүнсез малай икәнсең син, җүнсүз, җүнсез, җүнсез!.. Малай читкә каерылмады. Башын укытучының куенына ныграк яшерде. Болай иткәч күздән бәреп чыккан яшь, тамак төбеннән, күкрәктән чыккан сулкылдау укытучыга күренми, ишетелми иде. Ә Сөембикә, малайны кочагыннан ычкындырмыйча, әкрен генә шигырь сөйләде:

« Күкнең кеме соң сез, сак йолдызлар,

Ерактагы ялтыр ташлармы? Әллә инде афәтләрдән куркып Артык биек менгән кошлармы?

»

Малай бу юлларны тынып, тын калып тыңлады... Ул көткән комета киләчәк, бүгенме, иртәгәме барыбер киләчәк иде...