Баскыч (Тукай)
Күренеш
| Габдулла Тукай | |
| | |
| Тулы исеме | Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев |
|---|---|
| Һөнәре | шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист |
| Сайт | Тукай сайты |
Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,
Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч.
Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә,
Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә.
Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, ди,
Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?» — ди.
Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны:
Түбәнге басмалар менде, югаргысы түбән төште.
Аңлатмалар
[үзгәртү]Гали — бөек.