Балачак чишмәсе

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Илдар Юзеев

Тулы исеме Илдар Гафур улы Юзеев
Һөнәре шагыйрь


Балачак чишмәсе - Илдар Юзеев шигыре. Сүзләргә Рәшит Абдуллин көй язган.


Челтер-челтер, челтер-челтер болында

Челтерәп,

Чишмә ага, матурлык турында

Җыр җырлап.


Җәйге көндә иелеп сулар эчкәндә

Без бергә,

Күрә идек икебезне рәсемдә

Чишмәдә.


Чишмә күзе бик тирәннән ургыла,

Тын гына

Әйткән кебек: «Ул гына юк яныңда,

Ул гына».


Чишмә күзе кебек иде күзләрең,

Аппагым;

Гомеремнең көзләрендә эзләдем,

Тапмадым.


Чишмә кебек акты-китте тиз генә

Балачак...

Их, тагын бер болындагы көзгегә

Карасак...


Күпме сулар акмаган ла, саф җилләр

Исмәгән;

Күзләреңнең чагылышын эзлимен

Чишмәдән.


Көзге җилләр, сискәндереп, исмәгез

Таллыктан

Челтер-челтер челтерәми чишмәбез, —

Саеккан.


Эзләребез табылмаслар: аңладым

Үзем дә...

Көзге җилләр кагылмаслар җандагы

Рәсемеңә.