Арба, чана, ат
Внешний вид
Габдулла Тукай | |
| |
Тулы исеме | Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев |
---|---|
Һөнәре | шагыйрь, тәнкыйтьче, публицист |
Сайт | Тукай сайты |
Бер заман бер төшкә килгән Ат белән Арба, Чана;
Бу өчәү һәрберсе дә үз тормышыннан зарлана.
Арба әйтә: «Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен:
Көн-төне эштә йөрим, һичбер җигелми тормыймын».
«Әмма соң бу кыш көне бигрәк уңайсыз!» — ди Чана.
Ат та, сүзгә кушылып, үз нәүбәтендә зарлана:
«Юк ла, и Арба, Чана! — ди,— сезгә тормыш бик уңай,
Эшләсәгез алты ай сез, ял итәсез алты ай.
Күпме зарлансам урын бар, мин каты мәзлум менә:
Хәл җыймыйм ел тәүлегендә, ичмасам, бер көн генә!»
Аңлатмалар
[үзгәртү]Мәзлум — кимсетелгән, рәнҗетелгән.