Эчтәлеккә күчү

Алтын балта

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан

Алтын балта

(Сүрия халык әкияте)


Борын-борын заманда бер карт яшәгән, ди. Бик ярлы карт булган, ди, бу! Аның тимер балтадан башка бер әйбере дә булмаган, ди. Якын кешесе дә юк икән моның. Карт көн саен урманга бара, анда әзрәк утын кисә һәм шул утынны күтәреп өенә алып кайта торган булган.

Алып кайткан утынның бер өлешен кышка калдырган. Икенче өлешен кәҗә сөте белән арыш ипиенә алыштырган, ди, карт. Ул шулай ачлы-туклы көн күргән, ди.

— Әле дә балтам бар, югыйсә ачка үләр идем,— дип кабатлый икән бу.

Бер көнне иртә таңнан торып, карт урманга утынга киткән, ди. Әмма басманың уртасына җиткәч, көчле давыл чыккан да басманы чалшайткан һәм картның аркасындагы утыны белән балтасы суга төшеп киткән, ди.

Көч-хәл белән басмадан чыккач, карт:

— Харап булдым, харап булдым. Инде нишләрмен, каян балта алырмын, нәрсә ашап яшәрмен,— дип, ахылдап, бик озак җирдә елап яткан, ди. Аның елау тавышын елгада йөзеп йөрүче бер балык ишетеп, бик кызганган, ди.

Озак та үтмәгән, яр буенда елап ятучы картка ул алтын балта китергән дә:

— Мә, бабай, елама, сиңа алтын балта китердем,— дип әйткән, ди.

Карт балтаны тотып та карамаган:

— Бик матур балта икән дә, минеке түгел шул бу,— дигән ачынып.

Балык йөзеп киткән дә икенче балта алып килгән, ди. Монысы көмеш балта икән. Карт монысын тотып караган да тагын:

— Бик матур балта икән дә, минеке түгел шул бу,— дип бик каты офтанган, ди.

Балык өченче балта артыннан киткән. Монысы тимер балта икән. Карт үзенең балтасын шундук таныган, ди, һәм куанып:

— Менә монысы минем балтам! — дип кычкырып ук җибәргән һәм балыкка зур рәхмәтләр укыган.

Балык аңа:

— Син, бабай, бик тугры кеше икәнсең. Алдамадың,— дип картны мактаган, ди. Аннары:

— Бу балталарның өчесе дә сиңа булсын,— дип әйткән дә, суга чумып, юкка чыккан.

Карт исә өч балтаны күтәреп, шатлана-куана, авылына кайтып киткән, ди. Юлда үзе белән булган хәлне, елгадагы балыкның аңа өч балта бүләк итүен, очраган бер кешегә, һич тә яшермичә, сөйләп кайткан, ди.

Картның сүзләрен күршесе дә ишеткән, ди. Ул бик саран, бик көнче, бик алдакчы кеше булган. Картка аны-моны әйтмичә, иртәгесен, балтасын алып, басма янына киткән. Басмадан елга уртасына җиткәч, балтасын юри суга төшереп җибәргән, ди. Ә үзе кычкырып-кычкырып еларга тотынган, ди.

Балык моның тавышын ишетеп, аңа да алтын балта китергән, ди.

— Балтаң шушымы?—дип сораган, ди, балык әлеге алдакчыдан.

— Шушы, шушы. Нәкъ үзе,— дип калтыранып җавап биргән, ди, ул балыкка.

Балык шушы сүзләрне ишеткән дә алтын балтаны алдакчыга бирмичә суда югалган.

Яр буенда бик озак елап-үкереп ятса да, алдакчының янына килүче булмаган, ди. Әнә шулай ул, алтын балтадан гына түгел, үзенең балтасыннан да колак каккан, ди.