Ак байтал

Викикитап, ачык эчтәлекле китаплар җыентыгыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Ак байтал

(татар халык әкияте)


Борын-борын заманда булган, ди, бер урта хәлле крестьян. Булган, ди, моның өч улы. Шуларның кечесе тиле булган, ди.

Менә бер заман көз көне агайның ашлык кибәннәре югала башлаган. Төн үтүгә бер кибән юк була икән, ди.

– Болай булмый, игенне сакларга кирәк, оланнар, – ди карт.

Башта олы малайны җибәрә бу. Олы малай, аны-моны карамый, бер кибән төбенә ятып йоклый. Таң аткач торып бакса, тагын бер кибән юк. Кайткач әтисе тетмәсен тетә инде моның. Чират хәзер уртанчы малайга. Бусы да, алны-артны белешмичә, абыйсы кебек үк ятып йоклый. Шулай итеп, уртанчы малай да кибәнне урлата.

Өченче көнне киткән, ди, теге кече малай Тиле. «Ни булса, шул булыр» дип, кибән башына ук менеп яткан бу. Чыдаган бу, йокламаган, алай да таң алдыннан йокы баса башлаган. Бер заман малай ят тавыш ишетеп сискәнеп киткән; нидер шарт та шорт итеп салам ашый башлаган. Төптән бетереп килә, ди. Тиле күтәрелеп бакса, өч байтал икән. Өчесе дә тау хәтлеләр, зурлар, өчесе дә ап-ак, яңа яуган кар кебек. Курка бу. Курыкмас җиреңнән куркырсың: тегеләр капкан саен бер көлтәне йота бирәләр. Шарт та шорт! Кибән торган саен утыра бара. Малай аптырап тормый, сикерә дә иң зур байталның ялына ябыша. И китә чабып, байтал, и китә! Дөньяны тузан болыты каплый, җир дер селкенә. Тегеләй итенә, болай итенә байтал, малайны бәреп төшермәкче була – – төшерә алмый. Малай бик нык ябышкан тегеңә. Таң атканчы шулай йөриләр болар.

Ахырда ат телгә килә:

– Җитәр, булды инде, ди, ихтыярыңа буйсынам, батыр егет икәнсең, теләсәң кая илт, – ди.

– Өйгә алып кайтам мин сине, – ди Тиле.

Алып кайта атны өенә. Әтисе дә, ике абыйсы да шаккаталар бу эшкә: гомерләренә мондый байталны күргәннәре дә, ишеткәннәре дә юк. Тилене бөтен дөнья бетереп мактыйлар, тамагы туйганчы ашаталар. Атка дисәң, сокланмаган кеше юк инде. Бөтен авылга, бөтен губернага бер ат, дан тотардай. Тик ашарына бик күп кирәк, әкәмәт. Бер-ике айда боларның кышка дигән бар азыкларын ашап бетерде бит бу. Үзе, җитмәсә, бер Тилене генә тыңлый, Тилегә генә буйсына. Башка берәүне дә якын җибәрми.

– Болай эш чыкмас, хәерчегә калганчы сатыйк без моны, – ди әтиләре.

Олы малайлары да шуны ук әйтә:

– Булмаса сатыйк, ди.

Тиле риза түгел: «Аны сатып ни файда, сукага булса да җигәрбез әле», – ди, байталны ычкындырасы килми.

Тилене тыңлап тормыйлар, байталны сатарга булалар. Әмма ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, якын тирәдә мондый атны алырдай кеше чыкмый. Алырга байлыклары җитми -ат тегенди-мондый гына түгел бит, көненә бер бөтен кибәнеңне сыптыра да куя.

Ак байталны Петровскига да, Сарытауга да илтеп карадылар, ди, ия табылмады, ди. Уйлый, киңәшә торгач, аталары әйтә:

– Без аны патшага Петербурга илтеп багыйк, ди. Патшаның байлыгы җитәрлек аның, мондый байталга кызыгыр ул, – ди.

Ул заманда патша булып Миколай торган икән, ди. Шулай итеп көннәрдән бер көнне болар юлга җыена башлыйлар. Тиле мич башында ята, уйлап та бирми.

– Әйдә, Ак байталны алып чык, атлан да китәбез патша хәзрәтләре янына, – диләр моңа.

Тиле әйтә:

– Барыгыз, миңа монда да әйбәт, – ди.

Белә ул Ак байталны тегеләр тыңлата алмаганны. Әтисе чыбыркысын билбавыннан гына тартып чыгара:

– Әле син шулаймыни? – ди, җикеренә.

– Ярый, алайса, барсам барырмын, сез чыга торыгыз, куып җитәрмен, – ди Тиле.

– Кара аны, алдашсаң, кирәгеңне алырсың, – ди ике абыйсы.

– Мин алдаша торганнардан түгел, курыкмагыз, – ди Тиле. Тегеләр пар алаша җигеп чыгып китәләр, Тиле мич башында

ятып кала. Бер атнадан бу да Ак байталга атланып чыгып китә. Ат шәп, аяклары җиргә тими, кош кебек оча. Егет шул сәгатьтә тегеләрне куып та җитә, узып та китә. Тегеләр Мәскәүгә дә җитмәгән әле. Шулай, Ак байтал белән чабып барганда, бер җирдә нидер җем-җем итә. «Ни хикмәт икән бу?» – ди егет. Атны туктата да төшеп әкрен генә хикмәтле нәрсә янына килә. Ни күрсен: Сәмруг кош! Үләксә ашап ята. Тиле җай гына килеп чыга да, шалт кына тегенең койрыгына ябыша. Сәмруг кош тилпенеп очып китә, моның кулында каурый йолкынып кала. Шуннан соң тагын алга китә малай. Озак та үтми, Петербурга барып керә бу. Үзегез дә беләсез, кала зур, патша каласы. Егетнең атына шаккатмаган кеше калмады. Чит патшалыклардан килүчеләрнең дә исе-акылы китте. Тиле аны-моны әйтмәде, әтисе килгәнне көтте. Бер-ике көннән, пар алашаларын куалап, тегеләр дә килеп җитте.

Ак байталга патша яман да кызыга бит. Чит илләрдән килүчеләр дә сорый. Агайның атны читкә җибәрәсе килми. Миколай патша да байталны ычкындырырга теләми. Шуннан сорый бу безнең крестьян агайдан:

– Атыңны сатасыңмы? – ди.

– Сатамын, патша хәзрәтләре.

– Ни хак сорыйсың?

– Өч мең алтын, – ди агай, уллары белән киңәшкәч.

Ул заманда өч мең алтын бөтен бер дәүләт бит инде. Алай да патша акчаны кызганмады, бирде. Кызганырга, аты бик шәп шул, дөньяда булмаган ат. Аннан соң патшага акча жәлмени, тир түккәнмени ул акча өчен.

Атны хәзер патша сараена алып китәләр. Үзгә атлар янына ябарлык түгел: Ак байтал бик усал. Патшаның ат караучылары якын да килә алмый, байтал китерми. Патша әйтә крестьянга:

– Инде атыңны саттың, хәзер аны карарга берәр улыңны да калдыр, – ди.

Агай нишләсен, патша сүзенә каршы килә алмый, Тиле улына әйтә:

– Патша хәзрәтләренә хезмәткә син калырсың, Ак байталны үзең карарсың, – ди.

– Патша миңа кызыл күлмәк белән оек-чабата алса, калам, – ди Тиле. Ак байталыннан бер дә аерыласы килми инде моның.

– Алырмын, алырмын, – ди патша.

Болар авылларына кайтып китәләр. Кече малай патша сараенда кала. Кала да атны бик шәпләп тәрбияли башлый. Теге Сәмруг кошның каурые белән бер генә сыпыра, ат ялт итә, саф көмеш төсле елкылдап тора. Үзгә ат караучылар шакката моңа. Аларныкы бөтенләй ямьсез күренә хәзер. Патша болар-ны орыша һаман:

– Әнә, Тиленеке нинди шәп, сезнеке карарлык түгел, әрәмтамаклар, ди. Карый белмәсәгез, аскакка астыртырмын әле, – ди.

Үзе, патша хәзрәтләре, зур бәйрәмнәрдә Ак байталны мәйданга чыгарып күрсәтә икән. Атланмыйча гына, атланырга курка икән.

Көннәрдән бер көнне ат караучылар Тиленең хәйләсен сорашалар:

– Син атыңны ни белән болай ялтыратасың? – диләр.

Тиле, ахмак нәрсә, әйтә дә сала боларга:

– Сәмруг кошның каурые белән, – ди.

Ат караучылар, көнләшеп, моны патшага җиткерәләр. Ми-колай шул ук минутта егетне чакыртып китерә:

– Син, Тиле, Сәмруг кошның каурыен кай төштән алдың? – ди.

Тиле сөйләп бирә: «Фәлән-фәлән төштә үләксә ашаган җирендә йолкып алдым», – ди. Миколай патша әйтә хәзер:

– Минем әмерем шул сиңа, ди, син Сәмруг кошны тотып китер, – ди.

Тиле әйтә:

– Юк инде, патша хәзрәтләре, теләсәң нишләт, тотып китермим, куркам, ди. Син әле миңа кызыл күлмәк белән яңа чабата да алмыйсың, – ди.

– Алырмын, – ди патша.

– Алсаң да бармыйм, миңа Сәмруг кош кирәкми, үзең бар, – ди бу.

– Син әле шулаймыни? – ди Миколай патша, бәбәкләрен агарта. – Хәзер солдат чакыртып аттырам үзеңне, – ди.

Тиле нишләсен? «Ярый алайса», – ди, күнә. Аннары чыга да Ак байталны кочып елый, аһ-зарын сөйли: «Ничек тотыйм мин аны?» – ди.

Ак байтал телгә килә дә әйтә моңа:

– Бер дә кайгырма, дускай, чүп эш ул, ди. Мин әйткәнне яхшылап тыңласаң, тота алырсың, ди. Син бер ат алып кит, ди, теге кырга җиткәч, атны чалып, тиресен туна, эчен бушат та кереп ят, ди. Сәмруг кош үләксә чукырга килгәч, шунда эләктерерсең, – ди.

Егеткә хәл керә инде. Бер алаша ала да чыгып китә. Көн бара, төн бара, өченче көнгә барып җитә әлеге җиргә. Алашаны чала, тиресен туный, эчен бушата да кереп ята. Тып-тын ята. Менә төн җитә.

Таң алдыннан дөнья селкенә, җир тетрәнә башлый. Җил-давыл куба, яшен яшьни. Сәмруг кош үләксәгә килеп куна да чукырга тотына. Шулчакны Тиле сикереп чыга да Сәмруг кошны аякларыннан эләктереп ала. Кош алай итенә, болай итенә, ычкына алмый.

Тиле Сәмруг кошны патшага алып кайта. Патшаның түбәсе түшәмгә тия, ят патшалар каршында мактана бу. Шунда бер көнне моңа уй төшә: «Бу тиле миңа җен байталларын да тотып бирә алмас микән, ди, боерып карарга кирәк», ди. Патша ауга йөргәндә, ерак болында җен байталларын күргән икән, шуңа кызыга икән.

Чакырта бу Тилене.

– Син, Тиле, миңа фәлән-фәлән җирдән кырык баш җен байталы тотып китер. Сиңа әмерем шул, – ди.

– Үзең кызыл күлмәк белән яңа чабата да алмадың, үзең йомыш кушасың, – ди Тиле.

– Кайгырма, бар да булыр, – ди патша.

– Булмаса ни, бармыйм, үзең бар, миңа бер байтал да җиткән, – ди Тиле.

– Әле син шулаймыни? – ди патша. – Хәзер солдат чакыртып аттырам үзеңне, – ди.

Тиле теләсә дә, теләмәсә дә риза була.

– Ак байтал белән бәхилләшергә рөхсәт ит алайса, – ди.

Патша рөхсәт итә.

Тиле чыга да байталның муенын кочып үкси – үкси елый:

– Харап булдым, патша хәзрәтләре үләргә җибәрә, – ди. Ак байтал әйтә:

– Ни булды, дускай, ни кайгы төште башыңа? – ди. Тиле сөйләп бирә патшаның ни кушканын.

– Кайгырма дус, – ди Ак байтал, – патша сиңа авыр эш кушкан, тик, мин дустың барында, алай ук авыр булмас, ди. Патшага әйт, кырык мичкә дегет әзерләтсен, кырыгар потлы дагалар койдырсын. Миңа атланып барырсың, – ди.

Тиле патша янына килә дә әйтә:

– Патша хәзрәтләре, кырык мичкә дегет әзерләт, кырык потлы дүрт дага койдыр, мин Ак байталга атланып китәм, – ди.

Патша Тиле сораганны эшләргә куша. Хезмәтчеләр кирәк нәрсәне әзерлиләр, атны кырыгар потлы дагалар белән дагалыйлар. Тиле кырык мичкә дегетне Ак байталга төяп чыгып китә. Юлда Ак байтал әйтә егеткә:

– Дегетне өстемә ябыштыр, катлам-катлам булсын, – ди. Тиле дегетне Ак байталның бар җиренә сылап, ябыштырып чыга. Барып җитәләр. Урман читендәге агач янында Ак байтал әйтә егеткә:

– Син хәзер төш. Мине шунда көт, мин өч көннән кырык байталны куып китерермен, кайтмасам бәхил бул, ди. Патша янына барма, ул сине үтерер, – ди.

Ак байтал болын буйлап чабып китә. Җир дөбердәп, урман шаулап кала.

Тиле көтә. Бер көн үтә, ике көн үтә, Ак байтал күренми. Тиле кайтып китәм дигәндә, тавыш ишетә. Җир өсте доң-доң итә, күк йөзе ялтырап-ялтырап китә, ди. Тегендә Ак байтал җен атларын китерә икән. Үзе арттан килә. Ак байталга сыланган дегет умырылып-умырылып төшкән. Бик каты сугышкан теге, көчкә җиңгән.

Кырык баш җен байталын Тиле янына китереп бастыра бу. Китерә дә: «Утыр тизрәк, киттек», – ди. Болар тузан туздырып, дөнья җимереп китәләр хәзер. Барып керәләр Миколай патша каласына, Петербурга. Бөтен шәһәр ду килә. Мондый атларны беркемнең күргәне юк, хәйран калалар. Ябып куялар үзләрен патша абзарларына. Патша дөнья бетереп мактана инде: «Мондый байталлар үзгә бер патшада да юк», – ди.

Бер заман патшага уй төшә: «Бу егет җен атларын алып кайткач, ал арның хуҗасы җен патшасының кызын да алып кайтыр», – ди. Җен патшасының кызы дөньяда иң матур кызлардан була. Патша Тилене чакырта да:

– Сиңа, Тиле, әмерем шул, ди, җен патшасының кызын алып кил, ди. Атларын алып килгәч, анысын да булдырырсың, – ди.

– Юк инде, ди, Тиле. Кызыл күлмәк белән чабата да алмадың, бармыйм, үзең бар, миңа ул кыз кирәкми, – ди.

– Син әле шулаймыни? – ди патша. – Хәзер солдат чакырып аттырам үзеңне, – ди.

Тиле мескен нишләсен? Тагы риза була. Тагы аты янына чыга да моң-зарын сөйли, кайгысын уртаклаша. Аты әйтә:

– Монысы тагын да авыррак икән, – ди. Патша бик авыр эш кушкан, – ди. Алай да аптырама, эшләрбез без аны, – ди.

Китәләр болар диңгез буена. Җен патшасы диңгез төбендә тора икән. Кызы шунда. Теге кырык баш байтал җен патшасы кызыныкылар икән. Ак байтал әйтә:

– Син мине өч тәүлек көтәрсең, чыкмасам, беткән булырмын, кайтмасам, бәхил бул, патша янына барма, үтерер үзеңне, – ди.

Тиле яр читендә утырып кала, ат диңгезгә чума. Егет көтә моны. Үтә бер көн, ике көн, өч көн. Менә бер заман диңгездә давыл куба. Су таулары күтәрелә, күз ачкысыз җил-давыл өрә.-Диңгез төбеннән Ак байтал калкып чыга. Җен кызын чәченнән капкан. Артыннан җеннәр өере куа килә. Ак байтал әйтә Тилегә:

– Кочакла кызны, ычкындырма, атлан үземә, киттек тизрәк, тизрәк, – ди.

Тиле атлана да кош булып очалар болар. Җеннәр куып тота алмый. Кайтып керәләр Петербурга. Миколай патшаның түбәсе түшәмгә тия. Мондый чибәр кызны ул төшендә дә күрмәгән. Тик җен кызы ашыкмый, әйтә патшага:

– Кем дә кем кырык байталны савып, шул казанда кайнаганда өч тапкыр чумып исән калса, мин шуныкы, – ди.

Миколай патша аптырашта кала. Аптырамаслык та түгел, теге байталлар беркемне яннарына җибәрмиләр. Азыкны да койма аша гына салалар. Аларны ничек саварга кирәк? Ә патшаның кыз куенына керәсе бик килә. Чакыра бу Тилене:

– Шулай-шулай, син теге җен бияләрен савып чык, сөтен казанга салып кайнат та, шуңа өч тапкыр чумып чыгарсың, минем әмерем шул, – ди.

Патша уйлый инде: «Бу Тиле исән калса, үзем чумармын», – ди.

Тиле әйтә:

– Үзең кызыл күлмәк белән чабата да алмадың, һаман алдыйсың, әмереңне үтәмим, – ди.

– Бусын үтәсәң, кызыл күлмәк тә, яңа чабата да булыр, үтә генә, – ди патша.

Тиле әйтә:

– Булса булыр, булмаса юк, тереләтә үләсем килми минем, үзең эшлә, – ди.

– Әле син карышасыңмыни? – ди патша, аяк тибеп. – Хәзер солдат чакыртам... – ди.

Тиле елый башлый:

– Алайса Ак байталым белән генә бәхилләшәм, – ди.

– Бар, бәхилләш, – ди патша.

Тиле чыгып, күз яшьләрен түгә-түгә, Ак байталга сөйләп бирә: «Бәхил бул инде, патша тереләтә әҗәлгә кертә бит», – ди.

Ак байтал әйтә моңа:

– Мин барында син курыкма, әҗәлгә кермәссең, коткарырмын, ди. Моннан ары патша үзеңә йомыш куша алмас, – ди.

– Алайса нишлим инде? – ди, Тиле әйтә.

– Син, – ди Ак байтал, – бер дә курыкма. Җен байталлары янына кер, мин аларга күзләремне акайтып карап торырмын. Алар дер калтырап куркып торырлар. Син аларны бик әйбәт савып чыгарсың. Казанда сөт кайнагач, син: «Ак байталым минем әҗәлне карап торсын», – диярсең. Патша каршы килмәс. Шунда мин өч тапкыр өрермен, мин өргәндә син чумарсың.... Курыкмыйча чум, берни булмас, – ди.

– Ярый, – ди Тиле.

Чиләкләрен ала да иртәгесен тотына җен байталларын саварга. Ак байтал бәбәкләрен агартып карап тора бер читтә. Җен байталлары дер калтыраналар, куркалар. Тиле төшкә хәтле биш байталны сауды да чыкты. Моның сауган сөтен кырык чиләк сыешлы казанга тутыра баралар инде. Казан астын ягып җибәрәләр. Бер заман сөт кайнап та чыга. Шунда Тиле әйтә патшага:

– Хәзер мин чумам, минем әҗәлне Ак байталым карап торсын иде, ичмаса, алып чыгыймчы үзен,- – ди.

Патша әйтә:

– Бар, алып чык, тиз бул, – ди.

Тиле Ак байталны алып чыга. Алып чыга да тегене сыйпаштыра, кочаклый-нитә, янәсе саубуллаша. Халык бик күп җыелган була, бар да ни буласын карап торалар.

Тиле казан янына басуга, Ак байтал өреп куя, малай чума. Берни булмый моңа, ат тагын өрә, бу тагын чума. Бик матурланып, зиһенләнеп китә бу. Тиле өч кат чумып, берни булмагач, шунда җен кызы Миколай патшага әйтә:

– Менә кем икән ул минем киявем, – ди.

Патша әйтә:

– Сине Тилегә бирәсем юк. Хәзер үзем чумам, мин дә шундый ук адәм баласы ич, – ди.

Патша, шулай диюгә, казанга сикереп тә төшә! Тик кая ул чыгу! Бөтен җире пешә, сөякләре дә калмый. Шулай итеп, Тиле җен кызын алып, патша тәхетенә менеп утыра. Бу бик әйбәт патша булып, җәбер-золымны бетереп, гомер иткән, ди, имеш.